Мәдәни җомга

Сөембикәгә Казан урын тапмый

Әйе, Казанда Сөембикә-ханбикәнең үзенә дә, исеменә дә урын юк икән! 1551 елны аны татар түрәләре әле Казан алынганчы ук Мәскәүгә әсирлеккә биреп җибәрсә, бүген шундый ук аксөяк­ләр Сөембикә-ханбикәнең исемен Казан урамнарына кертмәс өчен барысын да эшли. Соңгы айларда татар җәмәгатьчелеге, милли оешмалар, аерым зыялылар Казанның Бауман урамын Сөембикә-ханбикә исеменә алыштыру...

Әйе, Казанда Сөембикә-ханбикәнең үзенә дә, исеменә дә урын юк икән! 1551 елны аны татар түрәләре әле Казан алынганчы ук Мәскәүгә әсирлеккә биреп җибәрсә, бүген шундый ук аксөяк­ләр Сөембикә-ханбикәнең исемен Казан урамнарына кертмәс өчен барысын да эшли. Соңгы айларда татар җәмәгатьчелеге, милли оешмалар, аерым зыялылар Казанның Бауман урамын Сөембикә-ханбикә исеменә алыштыру турында республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән иде. Әмма татар Президенты урынына марҗа түтәй җавап бирде, Бауман урамын Сөембикә исеменә алыштыруның мәгънәсен күрмәвен әйтте. Имеш, мәшәкате күп, анда яшәүчеләр дә риза булмаячак икән. Шул ук вакытта безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Казанның үзәк урамын Татарстанның беренче Президентына дип саклыйлар.
Ярар, урам исеме белән барып чыкмады, инде мөслимәләр оешмасы Казанның үзәгендә Сөембикә-ханбикә исемендәге мәчет салдыру артыннан йөри башлады. Әмма аларга да, мәчет салырга җир юк, дип җавап биргәннәр. Шулай, юк нәрсәне бар итеп, теге вакытларда икона таптылар, дигән булып, Казанның уртасында дәүләт акчасына Мәрьям-Ана чиркәү-комплексы төзергә җай таптылар, ә Сөембикә-ханбикә мәчетенә җир юк! Казанга Фишманнар һәм Андреевалар хуҗа булгач, татар түрәләренә шулар кубызына биергә туры киләдер шул. Югыйсә, Бауман урамын ханбикәбез исеменә үзгәртеп, аның уртасында Сөембикә мәчетен төзеп кую бу татар ирләренә берни тормый иде! Юк шул, Бауман урамында тәреле чиркәү кукраеп тора, аның каршында Шаляпин, биредә Әби патша арбасын да, симез мәче сынын да очратасың, бары тик - монда татар рухы гына юк...
Сөембикә-ханбикә, һичшиксез, Казан урамнарында гына түгел, татар тарихында да үз лаеклы урынын алырга тиеш шәхес. Аның язмышында әсирлек фаҗигасе генә түгел, Казан өчен ана арыслан кебек сугышкан вакытлары да булган бит! Бу факт тарихта аз яктыртылган, нигәдер Сөембикә-ханбикәнең шәхси фаҗигасе алга чыккан, милләт өчен кылган батырлыклары онытылган. Тарихтан билгеле булганча, Явыз Иван Казанны алырга берничә тапкыр килә, әмма Сафагәрәй хан моңа ирек бирми, ул үлгәч, аның тол калган хатыны ире урынына баса. 1549 елның ноябрендә урыс гаскәре Казан өстенә зур яу белән килә, Казанны чорнап ала, 1550 елның 25 февраленә кадәр канкойгыч сугышлар бара. Бу сугышта урыслар хурлыклы рәвештә җиңелә, бик күп кешеләре кырыла, исән калганнары качып котылырга мәҗбүр була. Казан өчен, татар дәүләте өчен изге сугыш белән Сөембикә-ханбикә идарә итә, һәм урысларның бу сугышта хурлыклы рәвештә җиңелүләрендә аның роле искиткеч зур була!
Шул вакыйганың тере шаһиты булган Кол Шәриф хәзрәтләре үзенең "Зафәрнамә-и вилаяте Казан" әсәрендә Казан өчен сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм каты булганлыгын тасвирларга онытмый. Ул урысларның Сафагәрәй хан үлеменә чиксез шатланып, Казан өстенә ябырылуларын тасвирлый, Явыз Иванны "...ул денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе иде", дип бәяли, "...имансыз Иван, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәкнәре, чама белән йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып-чолгап алдылар. Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар, Яҗүҗ һәм Мәҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде", ди. (Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время. - Казан, 2005, 17 бит.)
Әлбәттә, урыс гаскәре монда бик күп итеп күрсәтелгән, әмма аларның иксез-чиксез санда булуын тарихчылар да танырга мәҗбүр. Моның өстенә урыслар кулындагы утлы корал, алманнар идарә иткән туплар, аларның Казан өстенә көне-төне утлар чәчеп гөрселдәп атып торулары... Казан кирмәне чолганышта, урыс гаскәре инде Болак һәм Черек күл буенда... Ә Сөембикә-ханбикә үзенең гаскәре белән шушы чирүгә каршы торган, ул халкын дошманга каршы көрәшкә оештыра һәм күтәрә алган. Казанның һәр капкасын татарның батыр угланнары саклаган, урамнарда дошманнар бугазга-бугаз килгән, "кыскасы, ике гаскәр, тимергә чолганып, бер-берсенә каршы торып, сугыш һәм көрәш белән мәшгуль булды", дип яза бу турыда Кол Шәриф хәзрәтләре.
Кол Шәриф Казан өчен бу сугыш "уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә дәвам итте", дип яза, ахырда "рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп чигенде", ди. Әлбәттә, сугыш булгач, ике яктан да югалтулар була, әмма Кол Шәриф язганча, урыс гаскәре тулысынча кырып салына. "Бәхете кара һәм җиңелгән дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, "аларның барлык эзләре җир йөзеннән агып китте", - дип, Кол Шәриф изге Коръән аятьләрен китерә. - "Тәңре явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык булып ятыр­лар иде. Аяк басарлык та җир калмады." (Күрсәтелгән хезмәт, 20 бит.)
Урыс тарихында кара канлы тап булган бу сугышка, бигрәк тә Сөембикә-ханбикәнең батырлыгына урыс язу­чылары да игътибар итә. Әйтик, 1779 елны Мәскәүдә М.М. Херасковның "Россияда" дип аталган тарихи поэмасы басылып чыга, ул тулысы белән Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләренә, урыс-татар сугышларына, Явыз Иван һәм Сөембикә-ханбикә каршылыгына багышланган. Әлбәттә, поэмада уйдырма да шактый, шул ук вакытта автор Сөембикә-ханбикә образын иле, милләте, дине өчен утка да керергә әзер булган батыр хатын итеп сурәтли. М.Херасковның бу әсәрен махсус өйрәнгән татар галиме Фатих Урманче да моңа игътибар иткән: "Ил куркыныч бер хәлгә калганда Сөембикә казанлыларга махсус нотык белән мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк: Сөембикәнең патетик-трагик рухта яңгыраган нотыгы - поэманың иң көчле урыннарыннан." (Фатих Урманче. М.М.Херасковның "Россияда" поэмасында - Сөембикә // Сөембикә ханбикә. - Казан, 2001, 94 бит.)
Менә ул, Сөембикә-ханбикәнең Казан өчен хәлиткеч сугышта үз халкына, яугирләренә мөрәҗәгате, моны урыс авторы аның исеменнән әйттерә, димәк, ул ханбикә сүзенең шулай булганына ышанган:
"Безнең илаһи ата-бабаларыбыз булган Чыңгыз белән Атилла алдында бөтен дөнья калтырап торадыр иде, - ди ханбикә. - Безне Җиһан скифлар дип белә иде. Җиһандагы барлык халыклар алдында шөһрәт вә дан казанган шушы халыкның варисларымы сез? Кайчандыр тик безнең рөхсәт белән генә тәхеткә утырып, һәрвакыт тугърылык сакларга ант итеп, ясак түләп торган коллар хәзер безгә каршы баш күтәрмәкче була. Хәзер инде Казанның көче бетүгә йөз тоткан. Тау ягы безнең ихтыярга буйсынмый. Дошманнар безне үзләренә буйсындырырга тырыша! Кем соң безгә яный, безне куркытмакчы була? Безгә әле күптән түгел генә ясак түләп торган халыклар! Әгәр сез алардан куркасыз икән, барыгыз көтү көтәргә! Онытыгыз данлыклы ата-бабаларыгызны! Онытыгыз ватаныгызны! Яисә уяныгыз, булыгыз скифлар кебек!" (Фатих Урманче, күрсәтелгән хезмәт, 94 бит.)
Әйе, 1550 елда Сөембикә-ханбикә Казанны урысларга бирмәгән, саклап калган. Рус тарихчысы Михаил Худяков та "Походы 1549 и 1550 годов потерпели полную неудачу, и русское правительство занялось пересмот­ром своей военной программы", дип яза. (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. - Москва, 1991, стр.129.) Ягъни, алга таба руслар Казанда хан алыштыру белән мавыкмыйча, Казан ханлыгын тулысынча яулап алу һәм дәүләт буларак юк итү максатын куя. Һәм 1552 елда шуңа ирешәләр дә. Әмма моның өчен башта юлдан ана арыслан кебек ханбикәне - Сөембикәне алып ташларга кирәк була, алар моңа татарларның үз куллары белән ирешә. Бу хакта Атласи менә ничек яза:
"Сөен-бикә Иванның дошманы булдыгы кеби, Иван да Сөен-бикәнең дошманы иде. Сафагәрәй ханның Русия өстенә еш-еш баскынлык итүендә вә шуның илә бәрабәр Русия кул астына кереп бармакта булган Казан ханлыгын ирекле бер ханлык итүендә Сөен-бикәнең бик зур катнашы булганлыгын Иван ачык беләдер иде. Сөен-бикәне яратмаучы Иван гына булмаенча, аны русларның барысы да яратмыйлар иде. Казанлылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф мирза ушандык нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булынсалар иде, Казанның беренче ханлык булып калачагы вә бинаән галәйһи русларны тетрәтеп торачагы билгеле иде. Ләкин эш Сөен-бикә теләгәнчә булмады." (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, 203 бит.)
Әйе, эшләр Сөембикә-ханбикә теләгәнчә бармый, 1551 елның маенда, Зөя елгасының Иделгә коя торган тамагында урысларның хәрби кәлгәсе - Свияжски үсеп чыккач, Казанның хәле кискен рәвештә начарая. Башкала су юлыннан киселә, сәүдә туктала, шәһәргә ризык керми башлый, Тау ягы тулысынча дошман кулында кала, халык Казан ягында калган болынлыкларына, көтүлекләренә чыга алмый башлый. Сөембикә-ханбикә урыслар кереп оялаган Зөя-Свияжск кальгасының Казан өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы бөтен йөрәге белән тоя, сарай халкына да шуны аңлата, гаскәрен Зөягә сугыш белән барырга өндәп карый, әмма татар түрәләре бу адымга барырга курка. "Казанлылар, Сөен-бикәнең сүзен тыңламаенча, руслар илә орыштан баш тарталар, - дип яза Һади Атласи. - "Без рус гаскәренә каршы тора алмыйбыз", - дип, сугышка бармаячакларын белдерәләр." (Күрсәтелгән хезмәт, 208 бит.)
Ул гына да түгел, Казан түрәләре, Сөембикә-ханбикәгә әйтмичә генә, аның артында урыслар белән сөйләшүләр алып бара башлый, ханбикәне һәм улын Мәскәүгә әсир итеп биреп җибәрергә җыена. 1551 елның 6 июлендә Свияжскида урыс-Казан килешүе төзелә, аңа Мәскәү дәүләте ягыннан Касыйм ханы Шаһгали кул куя, Казан ханлыгы ягыннан - мөфти Кол Шәриф һәм морза Бибарс Растов имзалый. Шушында Сөембикә-ханбикәнең һәм улы Үтәмешгәрәйнең дә язмышы хәл ителә, аларны Мәскәүгә биреп җибәрергә килешәләр. 1551 елның августында Мәскәүдә тагын бер килешү төзелә, монысында инде ике як та Казан ханы итеп Шаһгалине танырга, ә Сөембикә-ханбикә белән Үтәмешгәрәйне Мәскәү хөкүмәтенә тапшырырга имзаларын куя. Шулай итеп, Казан ханлыгы икегә бүленә, Тау ягы урыс хөкүмәте карамагына күчә, Казан ханлыгы тулысынча басып алынырга һәм юк ителергә бер ел вакыт кала...
11 август көнне Свияжскидан Казанга Сөембикә-ханбикә белән улын алып китәргә көймә килә, Сөембикә шул чагында гына үзенең әсирлеккә төшүен аңлый, әмма инде соң була. Сарай халкы, татар түрәләре аны үз куллары белән урысларга коллыкка биреп җибәрә, моның өчен аклану да табарга тырыша, имеш, шулай итеп, дәүләтне саклап калалар, әмма нәтиҗәдә дәүләтне генә түгел, хәтта үзләрен дә саклап кала алмыйлар. Бер елдан соң барысына да Сөембикә язмышы килә, барысын да коллык һәм үлем көтә, ханбикә артыннан милләт үзе дә гасырларга сузыл­ган фаҗигале тарихына аяк баса... Сөембикә-ханбикә, су юлы буйлап коллыкка китеп барганда, Казаны өстенә карап, соңгы бәхилләшү сүзләрен әйтә. Ханбикә Казанның көчле, мәгърур, бәхетле чакларын искә төшерә, кат-кат әрнеп, "кайда хәзер ул бәйрәмнәр, ул шатлык­лар, кайда синдәге угланнарың, мирзаларың, матур кызларың" дип сорый да, "Барысы да югалды, бетте", дип нәтиҗә чыгара. "Хәзер синең ул урыныңда халыкның ыңгырашуы, уфылдавы, еглавы, үксүе генә калды, хәзерендә анда синең кешеләреңнең каннары агадыр, ачы яшьләре коеладыр, рус кылычы аларны бетергәнчегә чаклы кипмидер", дип өзгәләнә. Сөембикә бу хәлләр өчен Шаһгалине һәм казанлыларны гаепли, үзенә килгән кайгылар алар башына да килсен, дип тели. Әлбәттә, тормышта бәлки алай ук та булмагандыр, мөселман хатыны кеше каргап утырмас, әмма урыс елъязмалары артыннан Атласи да шуларны кабатлаган. Сөембикә Казанда кечкенә генә җирдә яшәргә дә риза булуын әйтә, атасы йортына, нугай далаларына кайтып китәсе килүен дә сөйли. Әмма аның иң көчле теләге - "Мәскәүгә баруга, Рус йортында мыскылланып, көлке ителеп яшәүгә караганда, ире янында булу артыграк, ачы үлемне тату яхшырак булыр иде", ягъни, Сөембикә әсир булуга караганда, Казанында үлүне артыграк күрә.
"Кызганыч син, канлы, кайгылы шәһәр! - ди ул, Казан белән бәхилләшеп. - Синең башыңнан таҗың төште. Син хәзерендә тол хатын кебек булып калдың. Син хуҗа түгел инде - кол булдың. Синең атак­лылыгың барысы да китте. Син, башсыз арыслан кебек, хәлсез калып беттең. Һәрбер падишаһлык гакыллы падишаһ илә идарә ителә, көчле гаскәр илә сакланыла. Шулар булмагач, кем синең падишаһлыгыңны алмас? Синең көчле ханың үлде, башлыкларың көчсезләнде, кешеләрең боекты, башка падишаһлыклар сине якламады, аз булса да сиңа ярдәм бирмәде, шуңа күрә син җиңелдең. " (Һади Атласи, күрсәтелгән хезмәт, 219 бит.)
Зөя-Свияжскида Сөембикә-ханбикә бер кич куна, аны әсирлектән килеп коткаручы булмый, киресенчә, урыс яугирләре утлы корал белән саклыйлар. 12 август көнне көймәләр кәрваны Идел буйлап озын юлга кузгала, далаларда тәгәрәп үскән татар-нугай ханбикәсен билгесез язмышы каршына алып китә... Бу вакытта аңа 35 яшьләр тирәсе була. Аның өчен Казан капкалары ябыла, тәкъдирнең кара капкалары ачыла... Сөембикә-ханбикәнең алдагы язмышы билгесез, улын анасыннан аерып алып чукындыралар, үзен дә монастырьга ябып куйган булулары мөмкин, ул вакытта тәртип шундый булган. Кайда, ничек үлгәнлеге дә билгесез, кабере дә юк. Ул бары тик халык күңелендә генә саклана. Инде бу дөньяда күргән газаплары өчен ахирәт көнендә җәннәт капкалары да ачылсын иде!
Сөембикә-ханбикәнең үзе идарә иткән Казан ханлыгында соңгы аяк баскан урыны - Зөя-Свияжск каласы. Туган илендә соңгы намазлары да шунда укылгандыр. Димәк, аның милләткә яңадан кайтуы да шул Зөя каласыннан башланырга тиеш, Казан үз ханбикәсе өчен капкаларын япкан икән, ул биредә үз урынын табарга тиеш. Һәм Сөембикә-ханбикә исемендәге мәчет тә нәкъ менә Свияжскида булырга тиеш! Татарның мөселманлык һәм дәүләтчелек билгесе булып, Свияжскиның уртасында мәгърур Сөембикә мәчете басып торырга тиеш! Зөя каласы урынында элек-электән, әле болгар чорларыннан ук мөселманнар яшәгәнлеге билгеле, археологлар анда Алтын Урда чоры мәчет нигезен дә тапты. Сталин заманында биредә сәяси тоткыннарның төрмәсе булды, аларда мөселманнар да күп иде. Минем әтием Бәйрәмов Әухади дә Сталин чорында Свияжск төрмәсендә утырды, анда тоткын татарларның бик күп үлүләрен, аларны күмеп тә тормыйча, чокырларга ыргытуларын сөйли иде. Димәк, алар да бездән дога көтеп ята. Патша заманында, бигрәк тә XVIII-XIX гасырларда Свияжски чиркәүләрендә һәм монастырьларында күпме татарларны көчләп чукындырганнар, буйсынмаганнарны юк иткәннәр, аларның да рухлары бездән дога өмет итә. Свияжскига бүген бик күп татар туристлары да килә, аларга да кереп намаз укырга мәчет кирәк. Татар ирләренә, татар түрәләренә дә инде бу тарихи фаҗига өчен тәүбә итеп, аларны башка кабатламыйча, милләт өчен яши башларга вакыт.
Бу язмамны шагыйрь Зөлфәтнең "Сөембикәнең хушлашу догасы" дигән шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Алар җиңде... Безнең
Кулдан кылыч төште.
Миңа - әсирәгә -
әзерләнде бөят.
Алып китә алар мине түгел,
халкым,
Китә алар синең шөһрәтеңне
төяп.
Хуш, бәхетсез халкым!
Мин калдырам сине
Алларыңда торган
мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш
мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш,
җәрәхәтле килеш.
Кичерә күр, халкым!
Сау гына бул, халкым!
Тәхетең дә китте,
бәхетең дә бетте -
Хагын-нахакларын чорлар
үзе әйтер -
Күк гөмбәзен тишеп
безнең уклар үтте...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы, тарих фәннәре кандидаты.
.Ильяс Фәйзуллин. "Илчеләр Казан ханбикәсе Сөембикә янында".
.Фиринат Халиков. "Казанны яклаучыларга багышлана".
.Фиринат Халиков. "Казан белән хушлашу".
.Рада Нигъмәтуллина. "Сөембикә".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: