Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Саумы сез, генераллар?

"Мәдәни җомга"ның узган елгы 27 декабрь санында Рәис Зариповның "Онытылган генераллар" атлы язмасын укыгач, моннан 24 ел элек булган бер тантана хәтердә яңарды. Андый хәлнең бүтән кабатланганы юк, ә ул Мәскәүдәге байтак серле оешмаларны сагаерга мәҗбүр иткән бик зур гамәл иде. 1993 елның 20 февралендә Мәскәүнең бер күренекле залына 40...

"Мәдәни җомга"ның узган елгы 27 декабрь санында Рәис Зариповның "Онытылган генераллар" атлы язмасын укыгач, моннан 24 ел элек булган бер тантана хәтердә яңарды. Андый хәлнең бүтән кабатланганы юк, ә ул Мәскәүдәге байтак серле оешмаларны сагаерга мәҗбүр иткән бик зур гамәл иде.
1993 елның 20 февралендә Мәскәүнең бер күренекле залына 40 ка якын татар генералы җыелды. Безнең милләт элек тә үзенең хәрби сәрдәрләре белән танылган. Бөек Ватан сугышындагы Бөек Җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән Гани Сафиуллин, Фатыйх Булатов, Якуб Чанышев, Хәбиб Ганиев, Зәки Кутлин, Мәхмүт Гәрәев, Миңлегали Шәйморатов кебек генералларның исемнәре байтак зыялыларыбызга яхшы таныш. Алардан тыш, исем-фамилияләре "өлкән агайча" булганга бездән яшереп йөртелгән, әмма шулай ук искиткеч дан алган - Кызыл Армиянең Генштаб башлыгы, армия генералы Алексей Антонов, фашист конц­лагеренда газаплап үтерелгән Дмитрий Карбышев, Севастопольдәге героик оборонаның соңгы җитәкчесе булган Петр Новиков, шулар дәрәҗәсендә үк аталыр­га хаклы каһарман - Брест крепостеның тез чүкмәс командиры Петр Гаврилов һәм үзенең татар икәнлеген яшереп йөргән никадәр полководец! Нигезсез фикер түгел: 18-19 гасырлардан бирле Суворовның - асылда Сабыр яки Сувар атыннан үсеп чыкканын, Кутузовның - Котдусов, адмирал Нахимовның - Нәгыймов фамилиясеннән төрләнүен һәм өчесенең дә татар нәселеннән булуын бөтендөнья халкыннан яшереп киләләр бит! Аннары 1917 ел инкыйлабы алдыннан бер Казан хәрби округында гына да 5 меңнән артык төрки-татар офицеры хезмәт итүе турында да Мәскәү тарихчылары һич кычкырмый!..
24 ел элек үткәрелгән җыенда да берьюлы 40 татар генералын күреп, әлбәттә, таң калдык! Әти-әниләре Балык Бистәсе районыннан булган армия генералы Мәхмүт Гәрәев, ДОСААФ оешмасының җитәкчесе Гайнулла Шакиров, Балтыйк диңгезеннән килгән вице-адмирал Муса Искәндәров, инженерлык гаскәрләрендә танылган Рафаил Йосыпов, Марсель Әһлиуллин, тагын, тагын... Вице-адмирал Рәфкать Чеботаревны аерым рәвештә искә алмый булмый. ГКЧПны яклап чыкканы өчен, ахрысы, аны 1990 елларда Югославиядәге кан кою эченә кертеп җибәрделәр һәм татар улы шунда гаип булды...
Яшереп торасы юк: 1993 ел башы булса да, әле һаман мөстәкыйльлек уе белән янып йөргән көннәр бит, генераллар җыенында да Татарстан көрәшен хуплап сөйләүчеләр хисапсыз булды. Татарстанның яңа гербын күргәч, "бу погоннарга кую өчен дә бик килешле икән" дип, күңелләрендәге яшерен хыялларны ачып салудан да куркып калмадылар. Андый фикерне бүген кабатласалар, аларның башына "Яровой пакетын" (капчыгын) кидерергә дә бик күп сорап тормаслар иде...
Генераллар әңгәмә барышында татар милләтенең Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыкларын Мәскәү әдәбияты күләгәдә калдырган өчен дә бик гарьләнде. Кайсы гына киноны карама йә китапны ачма - һәммәсендә татар йә куркак, йә полицай, йә булмаса ат караучы сыйфатында гына сурәтләнгән. Югыйсә, хыянәтче Власовны әсирлеккә төшерүче кеше - "Мәскәү даһие" түгел, ә Европа илләрендә партизаннар бригадасы белән җитәкчелек иткән Даян Мурзин. Белоруссиядә партизан отряды командиры булып танылган һәм аның башы өчен фашистлар ун меңнәрчә марка вәгъдә иткән каһарман да Николай Орлов түгел, ә Актаныш егете Гатаулла Минаев лабаса! Рейхстагка да беренче Җиңү байрагын Гази Заһитов кадаган! Амбразурага Александр Матросов булып капланучы да - ятимнәр йортында нәкъ Гатаулла шикелле үк "чукындырылган" безнең татар улы Шакирҗан Мөхәммәтҗанов ул!..
Бүген дә Россия армиясенең атом су асты флоты, ракета гаскәрләре кебек иң җаваплы өлкәләрендә татар генерал һәм адмираллары хезмәт итә. Мәскәү әһелләре, күкрәк суккан чакта, Казан тарафына иелеп рәхмәт укырга да онытмасын иде.
Рашат НИЗАМИЕВ.
.Генераллар очрашуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев