Сабантуй-2017. Меңнән бер һәм бердәнбер
Нинди генә Сабантуй юк хәзер! Авыл, шәһәр Сабантуйлары, федераль Сабантуйлар, Германия, Франция, Төркия Сабан туе, артистлар, журналистлар Сабан туе... Бу бәйрәмнең асылда исеме генә калды кебек инде. Сабантуйлар чын шоу-тамашага әйләнде дә куйды. Әнә шул меңләгән Сабантуй-тамашалар арасында бер кечкенә авылныкы башкалардан, һичшиксез, аерылып тора. Саба районы Миңгәр авылында туып-...

Саба районы Миңгәр авылында туып- үскән Җәүдәт Миңнәхмәтов инде ничә ел якташларын галәмәт зур тамаша белән сөендерә. Бу авыл Сабан туе инде күптән сала, район чиген узды. Хәзер бәйрәмдә Казан кунакларын да, Теләче, Кукмара, Балтач, Арча һәм башка бик күп районнардан килгән егет-кызларны, апа-абыйларны күрергә була. Бу офыклар елдан-ел киңәя бара. Төп Сабантуй мәйданында узган кунаклар парады да шуны раслады. Быелгы тамашада Кыргызстан, Саха, Дагстан, Абхазия, Башкортстан кунаклары, артистлары шактый күп булды.
Миңгәр Сабан туеның көрәш келәменә ике дистә илдән 50 дән артык көрәшче җыелган иде. Көрәш буенча дөнья кубогы ярышларының бер этабы буларак тәкъдим ителде ул. Расизмда гаепли күрмәсеннәр, ләкин айсыз төн караңгылыгыннан да карарак Африка егетләренең бил алышуы сәер дә, кызык та күренә. Моны, әлбәттә, шоу элементы дип кабул итәргә дә булыр иде, ләкин ошбу кап-кара малайның туган ягына кайтып, ерак Татарстанда менә шулай сөлге белән көрәшәләр икән дип сөйләячәге эчке бер куаныч уята. Мәйданга чыккан батырларның күбесе татар көрәшенең төп кагыйдәләрен, үзенчәлекләрен шушы бер-ике көндә генә өйрәнсә дә, барыбер көрәшче булып калуларын раслап, келәмдә матур, оста алымнар күрсәтте. Ә Әзәрбайҗан, Таҗикстан кебек Урта Азия, Кавказ илләрендә көрәшнең безнекенә охшашрак икәне шул илләрдән килгән спортчыларның чыгышында ук чамаланды. Ләкин әллә кунаклар тыйнак булды, ә хуҗалар саранлык күрсәтте: көрәштәге өч үлчәмдә дә Россия вәкилләре җиңүче дип табылды. Сабантуй мәйданының бер тарафында корылган рингта исә "Кагыйдәләрсез сугышу" буларак билгеле дөмбәсләшү ярышлары узды. Анда да чит ил кунакларын күпләп очратырга була иде.
.jpg)
Чүлмәк вату, капчык сугышы, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек уеннарсыз Сабантуй булмый, әлбәттә. Ләкин хәзерге заманда халыкны моның белән генә шаккатыра алмыйсың. Шуңа күрә Миңгәрдә елдан-ел кызыклырак әкәмәтләр уйлап табыла. Квадроцикллар, баггилар узышы, егетләрнең саз, су ерып йөгерүе, яланкул балык тоту, кабартылган шарлар киеп этешү кебек ярышлар, уеннар исә замана яшьләрендә кызыксыну уятмый калмый инде. Мәскәүдән махсус чакырылган каскадерларның машина шартлатуы да тел шартлатырлык бит!
.jpg)
Шунысы куанычлы: Миңгәр Сабан туе никадәр генә шоу-тамаша булмасын, ул җаннарны өшеткән "праздник плуга" түгел. Бәйрәмнең бик күп мәйданчыкларында татар сүзе, татар җыры, татар рухы яңгырап тора. Ерак-ерак Африкалардан килгән негрлар катнашындагы бәйгеләр дә татарча алып барылса, аһ, шәп булыр иде. Келәмдә бил алышкан, рингта дөмбәсләшкән әзәрбайҗан, төрек, төркмән, кыргыз батырларына да төрки сүзләрне ишетү күңелгә якынрактыр... Үзеннән-үзе сорау туа: бу бәйрәмнән алар татарныкы дип искә алырлык нинди хатирә, ядкәр алып киткән икән?! Татар тарихы турында ни-нәрсә белде икән?
.jpg)
Җидешәр, сигезәр нульле акчалар тотып әзерләнгән бу бәйрәм, һичшиксез, һәркем күңеленә хуш килерлек иде. Ләкин Бөек Зат Үзеннән узып гамәл кылганны, исрафны сөйми кебек. Шул хакта кисәткәндәй, бәйрәмнең иң кызган мәлендә озын-озак яңгыр җибәрде ул. Күкләрдән килгән бу хәбәргә ни сер салынган икән? Әллә монысы да зур тамашаның бер өлеше булдымы?
Әлеге Сабантуйдан соң тагын бер фикер туды. Соңгы елларда Казан Сабантуйлары чит ил кунакларын күрсәтә торган бер "спектакль"гә әйләнде. Шуның өчен әлеге дә баягы миллионнар тотыла. Менә бит, татар авылында һичкемгә күрсәтергә оят булмаган, Сабантуй элементлары да булган зур тамаша уздырыла. Ул кунакларны шунда гына алып килү кулайрак булмасмы соң? Якында гына Сөембикә манарасы рәвешендә ясалган кунакханәсе дә бар. "Миңгәрле"ләр бер дә каршы килмәстер кебек...
Илгизәр ЗӘКИЕВ.
Э.МИРГАЗИЗОВ фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз