Мәдәни җомга

РУСИЯНЕ ДИН ДӘРЕСЛӘРЕ САВЫКТЫРЫРМЫ?

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә 4 нче сыйныфларга дин дәресләре укытыла башлаячак. Алар өчен Русиядә гамәлдә булган 4 (ислам, христиан, будда һәм яһүд) традицион дин һәм мәдәниятләр тарихын, этиканы үз эченә алган 6 төрле укыту программасы төзелде. Әлеге эксперимент алдыннан шушы программаларны, дәреслекләрне төзүдә актив катнашкан Тарих институтының милли мәгариф теориясе...

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә 4 нче сыйныфларга дин дәресләре укытыла башлаячак. Алар өчен Русиядә гамәлдә булган 4 (ислам, христиан, будда һәм яһүд) традицион дин һәм мәдәниятләр тарихын, этиканы үз эченә алган 6 төрле укыту программасы төзелде. Әлеге эксперимент алдыннан шушы программаларны, дәреслекләрне төзүдә актив катнашкан Тарих институтының милли мәгариф теориясе һәм тарихы үзәге җитәкчесе Марат Мингали улы Гыйбатдиновка үзебезне борчыган сорауларны бирдек.


- Марат әфәнде, сезнеңчә балага динне кайда өйрәтү яхшырак: мәктәптәме, өйдәме, мәчет-чиркәүдәме?

- Әлбәттә, динне гаиләдә өйрәтергә кирәк. Һәр дини тәгълиматта да ата-аналарга үзләре белгәннәрен, Аллаһы Тәгаләне балаларына аңлатып калдырырга кушыла. Гаиләдә кабул ителмәгән тәртипләргә кешене көчләп тә, куркытып та өйрәтеп булмый. Ләкин бүген дәүләтебез шундый карарга килгән икән, димәк, без хәзер бу мөмкинлекне ничек файдалану турында баш ватарга тиешбез.

Әлбәттә, мәктәп тә укучыларга диннәр турында мәгълүмат бирергә тиеш. Югыйсә, балалар ул мәгълүматны башка чыганаклардан алачак. Ә анда ялган мәгълүмат, төрле мифлар тулып ята. Бигрәк тә ислам дине турында гайрәт чигергеч мәгълүмат бик күп. Мәскәүдә чыккан тарих дәреслекләрендә дә ислам дине турында ялгыш мәгълүмат бирелә. Мәсәлән, дәреслектә, Аллаһы Тәгалә дөньяны яралтканда 6 көндә эшен бетергән дә 7 нче көнне ял иткән, шуңа күрә җомга көн - ял көне, дип язылган. Бу риваятьнең ислам диненә һич тә катнашы юк. Димәк, дәреслек авторы нәрсә язганын үзе дә аңламый. Бер үк кеше барлык диннәр турында да яза икән, ул инде белгеч түгел, дигән сүз. Шуңа күрә мәктәптә укучыларга дин турында дөрес мәгълүмат бирелсә, начар булмас иде.

Әмма монда бер авырлык бар. Бу фәнне 4 нче сыйныфтан башлап укытуны мин иртә, дип саныйм. 5нчеләрнең тарих дәреслекләрендә диннәргә багышланган темалар бар. 12 яше тулган бала балигълыкка җитеп килә. Кайсы дингә өстенлек биргәнен ул үзе дә чамалый төшәр иде. Димәк, бу фәнне 5 нче сыйныфтан башлап укыту файдалырак булачак.

- Татарстан мәктәпләрендә 6 юнәлешнең кайсылары өйрәтелер икән?

- Безнең республика күп конфессияле, һәм юнәлешләрнең дә күп булуы табигый, әлбәттә. Ләкин аларны бүлеп укыту бик кыенга туры килер, ахры. Заманында татар балалары үз ана телен өстәмә 7 нче дәрескә йөрисе килмәгәнгә генә өйрәнмәде. Шуңа күрә Татарстан укучыларының 60 проценты "Дөнья диннәре тарихы"н, 40 проценты "Дөньяви этика"ны сайлады. Күп конфессияле республикада яшәүче күрше милләтләрнең дә мәдәниятен, динен өйрәнергә кирәк. Бала үз динен өйдә дә, мәчеткә барып та өйрәнә. Ә менә яһүд дине турында ул каян мәгълүмат ала? Шуңа күрә толерантлык, бер-береңне аңлау өчен дә барлык диннәр тарихын өйрәнү мәслихәт булачак. Югыйсә, күршеләр турында дөрес мәгълүмат булмавы конфликтларга китерергә мөмкин. Шулай итеп, диннәрне укытканда да аларның бер-берсеннән аерымлыгына басым ясап түгел, ә уртак кыйммәтләргә зуррак әһәмият бирергә кирәк. Балалар берләштерә торган гомуми кыйммәтләрне белсә, аңласа, башкаларны да хөрмәт итәчәк.

- Ничек уйлыйсыз, дин дәресләрен укыту җәмгыятьне, балаларны үзгәртерме?

- Мәктәптә бер дәрес кертеп кенә җәмгыятьтәге зур мәсьәләләрне хәл итеп булмас, әлбәттә. Ләкин һәрбер дин дә кешене яхшылыкка өнди, гөнаһлар исемлеге һәммәсендә дә бер төрле. 10 яшьтән шуларны төшенеп үсү барыбер күпмедер уңай нәтиҗәләр бирер. Ләкин Көнбатыш илләрендә дин беркайчан да тыелмады, мәктәпләрдә укытылды, ә проблемалары шул ук: эчкечелек, наркомания, бозыклык...

- Русияне христиан дәүләте дип танытырга тырышалар. Әти-әниләр кайсына өстенлек биргән: дингәме, әллә дөньяви этикагамы?

- РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән саннарга караганда, укучыларның 47 проценты дөньяви этика нигезләрен өйрәнәчәк, 28,7 проценты православие мәдәнияте нигезләрен, 5,6сы - ислам мәдәнияте нигезләрен, 20,3е - дөнья диннәре мәдәниятләре нигезләрен, 1,2се - будда мәдәнияте нигезләрен, 0,1е яһүд мәдәнияте нигезләрен өйрәнәчәк. Болардан чыгып, Русиянең һич тә православие дәүләте түгел, ә киресенчә, диннән аерылыбрак торган дөньяви дәүләт икәнлеген чамаларга була.

- Дин дәресләрен укыту кайсы фән укытучыларына йөкләнәчәк?

- Минем фикеремчә, тарих укытучылары идеалга якынрак килә. Әдәбият укытучылары, филология белгечләренә берьюлы берничә дин турында бердәй аңлату кыенрак булыр, дип уйлыйм. Дин укытучысына бик сак һәм толерант булырга туры киләчәк. Чөнки ул үзе билгеле бер дин вәкиле буларак, үз диненә әз генә өстенлек бирсә дә, башка балаларның хисләрен рәнҗетәчәк, гайрәтен чигерәчәк.

- Шулай да мәктәптә дин дәресләре укыту безнең җәмгыятьтә диннең ролен арттырырмы?

- "Рухи-әхлакый тәрбия концепция"сенә карасак, анда мәктәп баланы дини рухта тәрбияләргә тиеш, дип язылмаган. Мәктәп - ул дөньяви оешма. Анда ниндидер динне яки идеологияне алга сөрү канун буенча тыела. Аннан соң динне көчләп укыту һәрвакыт кире нәтиҗәләргә китерә. Революциягә кадәр гимназияләрдә укучы шәкертләргә көчләп "Закон божий"ны укытканнар. Бу аларда нәфрәт кенә тудырган, хәтта баш күтәрүләр булган. Заманында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән дә күпме революционер, коммунист - атеистлар чыккан. Мәктәпләрдә яңа фән керә башлагач, ата-аналарның да аңа игътибары зур булачак. Кечкенә генә тайпылыш та зур гауга китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки дин - ул кеше күңеленең иң нәзек урыны.

- Укучының кайсы динне өйрәнергә теләвен әти-әни хәл итә. Әгәр алар катнаш гаиләдән икән, низаглар чыгуы да ихтимал. Ә нигә бу хакта баланың үзеннән сорамаска?

- Юк, 4 нче сыйныф баласы әле мондый җитди карар кабул итә алмый. Иң дөресе - Татарстан мәктәпләре сайлаган юл - барлык диннәр турында да бертигез мәгълүмат бирү. Ә балигълык яшенә җиткәч, укучы кайсы дин вәкиле буласын үзе хәл итәр.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: