Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Миңнеханов: Торак комплекслар төзеп, аннан кешеләр интегүе — кешеләрне алдау

Ул бүген Хөкүмәтнең Казан тирәсендә сәнәгый-индустриаль мәйданчыклар булдыру белән шөгыльләнгәнен әйтте. «Казанга иртә килү, кич кайтулар булмаска тиеш», — диде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак комплекслар төзеп, аннары кешеләрнең интегүен аларны алдауга тиңләде.

Дәүләт Советы утырышында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрне башка максатларга күчерү, Казан янында яңа торак микрорайоннары барлыкка килү турында сүз керде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, буш җирләрне алып, йортлар төзүчеләр «нигездә бизнес мәсьәләләрен генә хәл итә, ә сәламәтлек саклау, транспорт, мәгариф сораулары дәүләткә кала», ди ул. «Бу сорауларны игътибар белән карарга кирәк. Авыл хуҗалыгы җирләре күчерелсә дә, шактые бизнес мәнфәгатләренә күчерелгән», — диде ул.

«Без бизнеска каршы түгел, ләкин торак комлекслар төзеп, аннары кешеләр интегүе — ул кешеләрне алдау. Безнең төгәл программа булырга тиеш. Территорияләрне комплекслы төзү шуны күздә тота да инде. Җитештерү куәтләрен дөрес планлаштырырга кирәк», — дип белдерде Татарстан Президенты.

Ул бүген Хөкүмәтнең Казан тирәсендә сәнәгый-индустриаль мәйданчыклар булдыру белән шөгыльләнгәнен әйтте. «Казанга иртә килү, кич кайтулар булмаска тиеш», — диде.

 

Гөлнар Гарифуллина

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев