Мәдәни җомга

Рөстәм Миңнеханов: "Сөтең булмаса, берни эшләп булмый"

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эш нәтиҗәсе район күрсәткечләренә турыдан-туры тәэсир итә. Ел саен әлеге тармактагы биш күрсәткеч буенча районнар рейтингы төзелә. Узган елны, традициягә кергәнчә, Әтнә, Тукай, Саба районнары лидерлык позицияләрен югалтмаган. Балтач, Арча, Минзәлә рейтингта күзгә күренеп күтәрелгән.

Ә менә Лаеш белән Питрәч позицияләрен югалта бара, мондый темплар белән аларга “кызыл зона”га керү куркынычы яный. Чирмешән, Спас, Баулы, Балык Бистәсе районнарына да тынычланырга кирәкми, чөнки үз резервларын тулысынча кулланмыйлар. Нурлат, Азнакай, Лениногорск, рейтингта беничә позицияне югалтып, “кызыл зона”га кергән. Соңгы баскычтагы Әгерҗе, Югары Ослан, Әлмәт, Яңа Чишмә вазгыятьне үзгәртерлек катгый адымнар ясамыйлар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында тармак министры Марат Җәббаров районнарга кыскача күзәтү ясап, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләренә проблемалы хуҗалыклар белән системалы эш алып барырга һәм инвесторларны активрак җәлеп итәргә кушты. 

Узган ел ничек кенә катлаулы булса да, авыл хезмәтчәннәре соңгы унике елда рекордлы күләмдә – 5,5 млн тонна икмәк җыеп алуга иреште. Быел исә министр аыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, үзкыйммәтен киметеп, игенчелек тармагында тулаем продукциянең күләмен биш процентка арттыру бурычын куя.
– 2021 ел уңышы өчен төп әзерлек эшләре башкарылды. Көзге бөртекле культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, шуның 435 мең гектарын – көзге бодай, 111,5 мең гектарын көзге арыш били. Бу мәйданнарның 42 проценты оригиналь һәм элиталы орлыклар белән чәчелгән. Туфракны төп эшкәртү 1,8 млн га мәйданда башкарылган, шул исәптән 885 мең га тирәнәйтелгән, бу кышкы явым-төшемнәрне уңыш формалаштыруга кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Туфракта дымны саклап калу һәм аны максималь рәвештә куллану мөһим, – дип сөйләде ул. 

Терлекчелек тармагына килгәндә, ит җитештерү планы да үтәлгән. Татарстан терлекчелек продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Иң күп сөт савыла торган районнар да аерым атап үтелде. Алар – Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнары. Республиканың 32 процент сөте шул районнарга туры килә. Аларның һәркайсы көн дә 8 млн сумга кадәр сөт сата. 

Якындагы ике елда 9700 баш сыерга исәпләнгән ун яңа сөт комплексын төзү планлаштырыла. Алар ярдәмендә сөт җитештерү күләме тагын өч процентка артыр дип көтелә.  

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сөтчелек тармагына игътибарны көчәйтергә кушты. 
– Сөтең булмаса, берни эшләп булмый. Ансыз хезмәт хакын ничек түлисең? Берничә районда тәүлегенә 200 тонна сөт савалар. Шул ук вакытта Чирмешән, Мөслим, Спас, Менделеевск, Кама Тамагында барысында бергә савылган сөт Кукмараның Вахитов хуҗалыгында җитештерелгән сөттән азрак. Узган елны 28 районда терлекләр саны кимегән. Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Түбән Кама, Лаеш, Әгерҗедә бигрәк тә. Завод-фабрикаларыгыз юк, төп керемегез – ит, сөт. Юлын табыгыз – инвесторлар җәлеп итәргә, системалы эш алып барырга кирәк, – диде ул.    

Тиздән кыр эшләре башланасын истә тотып, Президент алда торган төп бурычларның берсе итеп язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгуны атады. Моның өчен машина-трактор паркын әзерләргә һәм яңартырга, җирнең уңдырышлылыгын күтәрергә, авыл җитештерүчеләрен ташламалы бәядән ягулык белән тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.   

Рөстәм Миңнеханов районнар арасындагы күрсәткечләрнең дә аермасы зур булуына игътибар итте. Аның сүзләренчә, үсемчелек буенча бер үк һава-климат шартларында Балтачта, Зәйдә һәм Кукмарада уңыш гектарына 43-45 центнер, ә Әгерҗедә, Әлмәт, Югары Ослан һәм Яңа Чишмәдә уңыш ике тапкырга азрак. 
– Хезмәттәшләрегезнең тәҗрибәсен өйрәнеп, проблемаларны хәл итү өчен кирәкле чараларны күрегез, – дип мөрәҗәгать итте Президент район башлыкларына. 
Чыгышының ахырында авыл хеззмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга исәнлек-иминлек, эшләрендә уңышлар теләп, алда торган бурычларны бергәләп нәтиҗәле хәл итәрбез дип ышанам, диде.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: