Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы вакцинацияне иң беренче кемнәр узачагын әйтте

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләре һәм эшендә халык белән элемтәгә керүче затлар узачак. Бу хакта традицион шимбә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

“Вакцинаны, беренче чиратта, медицина, мәгариф, социаль һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләре, Covid-19 белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче волонтерлар ясатачак. Без бу җиңел булмаган эшне регламент буенча башкарырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

11 декабрьдә Татарстанга яңа коронавирус инфекциясенә каршы “Спутник V” вакцинасы кайтарылды. 15 декабрьдә республикага тагын 1900 доза бирелде. 

 

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев