Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособие алуны гадиләштерделәр

Финанс ярдәме алу хокукын раслый торган документлар исемлеге кыскартылды.

Быел ноябрь аеннан аз тәэмин ителгән гаиләләр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособиены гадиләштерелгән схема буенча алачак. Боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

«Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырырга туры килмәячәк», - диелә Министрлар Кабинеты сайтында.

Дәүләт органнары бу мәгълүматларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша алачак.

Ай саен бирелә торган пособиеләр Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 2020 ел башыннан кертелде, 1 июньнән аларны аз керемле гаиләләр ала башлады. Түләү күләме балалар өчен төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә - бу РФ субъектына карап, бер балага якынча 5,5 мең сум тирәсе туры килә.

Гаиләләр пособиене дәүләт хезмәтләре порталында яки күп функцияле үзәкләрдә шәхси кабинет аша рәсмиләштерә ала. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев