Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Р.Миңнеханов экологик сыйныфлар тәҗрибәсен республика буенча таратырга кирәк дип саный

Казанның 3 нче гимназиясендә экология сыйныфын ачарга җыеналар. (Казан, 1 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның 3 нче гимназиясендә экология сыйныфын ачарга җыеналар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган экология дәресендә билгеле булды. Әлеге чара "Экология дәресе" республикакүләм акция кысаларында үткәрелде. Гимназия директорының экологияне тирәнтен өйрәтү буенча махсус...

Казанның 3 нче гимназиясендә экология сыйныфын ачарга җыеналар.
(Казан, 1 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның 3 нче гимназиясендә экология сыйныфын ачарга җыеналар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган экология дәресендә билгеле булды. Әлеге чара "Экология дәресе" республикакүләм акция кысаларында үткәрелде.
Гимназия директорының экологияне тирәнтен өйрәтү буенча махсус сыйныф ачу инициативасын Рөстәм Миңнеханов хуплады. Өстәвенә, бу гимназиянең 1991 елдан ук экологик белем бирү тарихы бар.
Президент чыгышында гимназиянең экология өлкәсендә алдынгы укыту тәҗрибәсен республиканың башка мәктәпләренә дә таратып булуын билгеләп үтте. "Техник, химик, физик лицеебыз бар. Экологик лицей да булырга тиеш", - дип белдерде ул.
Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та экология буенча Татарстан укучыларының көчле командасы булуын билгеләп үтте. Олимпиада нәтиҗәләре моның дәлиле. 2004 елдан Татарстанның экология буенча олимпиадада катнашучы укучылары Россиядә призлы урыннарны яулап килә. 2016 елда Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Казан федераль университетының Н. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Алексей Шнепп абсолют җиңүче була.
Белешмә өчен. Бүген Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 100 меңнән артык балага экологик тәрбия бирелә. Республиканың 7 мәктәбендә 517 укучы экология дәресендә белем ала. Монннан тыш, 1,5 меңнән артык укучыны колачлаган 100 дән артык электив курс һәм факультативлар гамәлдә. 307 мәктәп түгәрәгендә 5 меңгә якын укучы шөгыльләнә. Татарстанда 5 экологик-биологик үзәк бар. 14 меңнән артык укучы табигатьне саклау, экологик, биологик, фәнни лабораторияләрдә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев