Мәдәни җомга

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН: ҖӘМГЫЯТЬТӘ ФИКЕР ТӨРЛЕЛЕГЕ ДӘ КИРӘК

Соңгы елларда телебезгә «экстремистлык» дигән бер ят сүз килеп керде. Аңа «террористлык» дигәне дә кушылып, Русиянең теге яки бу төбәгендә ату, шартлату кебек күңелсез, куркыныч хәлләр булуы турында ишетелгәләп торса да, Татарстанда әлегә чагыштырмача тыныч иде. Әмма июль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм ясалуы, машинасы...

Соңгы елларда телебезгә «экстремистлык» дигән бер ят сүз килеп керде. Аңа «террористлык» дигәне дә кушылып, Русиянең теге яки бу төбәгендә ату, шартлату кебек күңелсез, куркыныч хәлләр булуы турында ишетелгәләп торса да, Татарстанда әлегә чагыштырмача тыныч иде. Әмма июль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм ясалуы, машинасы шартлатылу, үзенең яралануы, шул ук вакытта нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның үзе яшәгән йорт янында атып үтерелүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Инде бу хәтәр хәлләр булганга 2 айлап вакыт узды. Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау, аны анализлау буенча шактый гамәлләр башкарылды. Без Татарстанда «террорчылык» дип тамгаланган хәлләрнең нилектән килеп чыгуын, гомумән, республикада бу мәсьәләдә эшнең ничек торышын ачыклау ниятеннән дин белгече, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшинга сораулар белән мөрәҗәгать иттек.


- Рәфыйк әфәнде, Татарстанда килеп чыккан террорчылык белән бәйле вакыйгаларга аңлатма бирсәгез иде.

- Бу хәлләр Русиядә дин өлкәсендә мөнәсәбәтләрнең шактый катлаулы икәнлеген күрсәтә. Шуңа да тәгаен итеп сәбәпләрен атау да мөмкин түгел. Вәлиулла хәзрәткә заказ буенча атуларында беркемнең дә шиге юк. Ә мондый җинаятьнең очына барып чыгу бик авыр. Әлбәттә, аның сәбәпләрен анализлап карау мөмкин. Иң әүвәл бу шартлату икътисади мәсьәләгә килеп тоташмыймы икән дип фаразладылар. Шуңа күрә «Идел-хаҗ» һәм башка акча белән бәйләнешле оешмаларның җитәкчеләрен кулга алдылар, аларны ныклап тикшерделәр. Әмма бу фараз расланмады. Ә инде Вәлиулла хәзрәткә килгәндә, аңа ясалган һөҗүмне икътисади сәбәпкә бәйләп тә булмый. Ул зур коммерсант та түгел. Дөрес, китаплар бастыра иде. Әмма моның белән хәзерге вакытта зур акчалар эшләп булмый. Ә менә идеологик сәбәпләрне күрсәтергә мөмкин. Вәлиулла хәзрәт «Иман» оешмасы җитәкчесе, аның 5-6 сайты бар иде. Ул аларда традицион дини кыйммәтләр турында күп язды, кискен әйткән фикерләре дә шактый иде. Әйтик, ваһһабчылыкны, идеологик агым буларак, Русиядә тыярга кирәк, дигән чакырулар яңгырады. Аннары инде ваһһабчылык, идеология буларак, дәүләт структураларына да үтеп керә башлады, дип борчылуын белдергән иде. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре дә искәртә инде. Төбәкләрдәге кайбер җитәкче структураларда салафизм (ваһһабчылык) идеологиясенә бирелгән чиновниклар да эшли. Бу дәүләт органнары тарафыннан исбатланган факт. Вәлиулла хәзрәт бу мәсьәләне дә күтәргән иде. Гомумән, аның кайбер кешеләргә ошамый торган фикерләре күп булды. Традицион кыйммәтләр, Хәнәфи мәзһәбен алга чыгару, ваһһабчылыкка каршы көрәш буенча иң кыю фикерләрне әйткән кеше иде ул. Әмма әйтү - бер нәрсә, эш күрсәтергә дә кирәк бит әле. Вәлиулла хәзрәт үзе булдырган «Иман» нәшрияте - татар һәм урыс телләрендә Урта Русиянең барлык мәчетләрен традицион Хәнәфи мәзһәбе буенча китаплар белән тәэмин иткән бердәнбер басмаханә. Ул дини әдәбиятне миллионлаган тиражлар белән чыгара иде. Билгеле, Интернетта теләсә нәрсә язарга, әйтергә мөмкин. Ә Вәлиулла хәзрәт фикерләрен үз эшчәнлеге белән ныгытты. Русиядә мондый китаплар бастырып чыгаруда аның кадәр эшләгән кеше юктыр. Моны танырга кирәк. Әлбәттә, әлеге басмаларны анализлап, тикшереп баручылар да күп булгандыр, тәнкыйтьләүчеләр дә шактый иде, алар кемнәрнеңдер ачуын да китергәндер.
Аннары бу канлы вакыйганың Русиягә каршы оештырылган акт булуы да ихтимал. Ил Олимпиадага әзерләнә. Татарстанда үтәчәк Универсиадага 1 елдан ким вакыт калды. Ә аны уңышлы уздыру исә Сочи Олимпиадасына әзерлекне күрсәтә. Русия позицияләрен какшатырга омтылу Pussy Riot мисалында да ачык күренде. Бу тәртипсез кызларны, дөнья күләменә чыгарып, Русияне начар яктан күрсәтү өчен файдаланырга тырыштылар. Монда фаразлар өчен җирлек зур.

- Ваһһабчылык, дип күп сөйлибез инде. Ә менә ул нинди идеология соң һәм ваһһабчылык каян килгән?

- Кызганыч ки, Татарстанда Ислам дине яңарышы бик катлаулы төстә барды. СССР таркалгач, дингә юллар ачылды. Әмма Русиядә дини белем алу өчен мөмкинлекләр юк иде. Мәдрәсәләр яңартылмаган, аларда укытырдай хәзрәтләр дә санаулы гына. Мәктәп тәмамлаган яшьләр чит илләргә белем эстәргә китте. Дин турында аз гына да гыйлеме булмаган егетләр үзенә кирәклесен дә, безгә кирәкмәгәнен дә сеңдереп, Татарстанга кайтты, яшьләрне укыта башлады. Билгеле, аны террорист бул дип өйрәтмәгәннәр. Әмма ул тегендәге традицияләрне бирегә кайтып аңлата башлады. Ә Согыд Гарәбстанында Ханбали мәзһәбе нигезендә яшиләр. Бу илдә гел мөселманнар гына булгач, алар Ислам диненә хас булмаган күп әйберләрне кискен рәвештә инкарь итә. Ә бездә җирлек башка. Синең тирәңдә икенче дин, башка милләт кешеләре дә яши. Аларның да дөньяга үз карашы бар. Шуңа күрә биредә Хәнәфи мәзһәбе тамырланган. Ә ваһһабчылыкның идеология буларак тискәре ягы - безгә яки биредә яшәүче халыкка хас булмаган, бу җирлектән аерылган традицияләрне тарату, халыкны мең еллык традицион тамырларыннан аеру. Ваһһабчылар, дип әйткәндә, алар бу җирлектән аерылган кешеләр, дип аңларга кирәк. Ә традицион җирлектән аерылу - радикальлек өчен иң беренче һәм куркыныч адымнарның берсе.

Ислам дигән төшенчә бер Аллаһыга инануны аңлата. Без Хәнәфи мәзһәбендәчеләр, шулай дибез. Ваһһабчылар исә, чиста Ислам - Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм чорына кайту, дип, бер Аллага инануны абсолютлаштыралар. Ә бу исә кайбер әйберләрне тыюга китерә. Әйтик, син әби-бабаң, ата-анаң каберенә йөрмәскә, Изгеләр җирләнгән урыннарга бармаска тиеш буласың. Бу тыюлар Согыд Гарәбстанында яшәгән, традицияләре чүл шартларында формалашкан халык өчен кыенлык тудырмый. Ул чүлдә сәфәр кыла, якыны вафат булса, шунда ук җирләп китә, соңыннан ул каберне таба да алмый. Шуңа да якыннарың күмелгән урынга мөнәсәбәт дигән төшенчә алар өчен гомумән юк. Ә бездә башкача. Күз алдына китерегез, авылда яшәгән, үзен чиста Ислам тарафдары санаган мөселман көн дә, зират яныннан узып, мәчеткә йөри, әмма зиярәт кылмый. Гыйлемле, 5 вакыт намаз укый торган бу мөселманның ата-бабасы кабере өстендә агачлар ауган, анда чүп-чар ауный икән, аның халык арасындагы абруе бер тиенлек тә булмаячак. Чынлыкта дингә инану гына түгел, әхлакый йөзең дә булырга тиеш. Аннары мәетнең 3се, 7се, 40ын үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен бик куерталар. Янәсе, мондый мәҗлесләргә йөрмә. Югыйсә, Ислам динендә рациональлек дигән әйбер бар. Мин бу уңайдан үзебезнең Балтач ягын күз алдыма китерәм. Бөтен туган-тумача җыела. Кешенең йөрәге ихлас сөйләшү өчен ачылган, ул якын әрвахлар рухына Коръән укыту өчен иң тәмле ризыклар тезелгән табын янына килеп утырган. Бу инде муллага вәгазь уку өчен әзер аудитория. Алай гына да түгел, алар бу дөньяның вакытлы гына булуы, Аллаһы каршына барырга туры киләчәге турында уйлана. Ә инде мондый мәҗлесләрне инкарь итү - җыелган халыкны, ягъни әзер аудиторияне инкарь итү дигән сүз. Башкача аларны ничек җыясың? Ваһһабчылыкның кайбер җирлектә, әйтик, әлеге дә баягы Согыд Гарәбстанында бер зыяны да юк. Ә бездә ул күп аңлашылмаучылык тудыра. Чит традицияләрне аңсыз рәвештә безнең җирлеккә күчерү - ваһһабчылыкның иң тискәре ягы. Вафат булган кешенең 3сен, 7сен, 40ын уздыру вакытындагы Коръән уку, вәгазь сөйләү, сәдака бирүдә Ислам диненә хилафлык китергән бер әйбер дә юк. Бу - авылда халык белән эшләү өчен нәтиҗәле алымнарның берсе.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Безнең Хәнәфи мәзһәбендә намаз укыганда куллар кендектән түбән куелырга тиеш, без кулларны күтәреп намаз укымыйбыз. Ул мәчеткә йөри, ничек укыса да, ярар инде, дип әйтәләр. Болай дию дә дөрес түгел. Дөрес, формаль килсәк, биредә дин кануннарын бозу юк. Ихлас күңелдән укылган намазны Аллаһы Тәгалә кабул итәр. Әмма дин - ул традиция. Кеше үзе шулай укыгач, мин хаклы, дип уйлый башлый. Ә инде тора-бара минем бабамнар намазны дөрес укымаган, аларның традицияләре миңа нәрсәгә, татар телен ник өйрәним, йола, гореф-гадәтләр нигә кирәк, миңа ничек өйрәттеләр, шулай яшим, дип ул бүтән традицияләрне үз итә башлый. Шуңа күрә 5 вакыт намазын калдырмаган, әмма шул ук вакытта үз телен, йола, гореф-гадәтләрен, үткәннәрен инкарь иткән яшьләр тәрбияләвебез мөмкин. Аның, әти-әни намаз укымый, дип, алар белән утырып ашамый башлавы да ихтимал. Бер гәзиттә намаз укучы, студент егет белән уздырылган интервью укыган идем. «Минем әти-әни намаз укымый, алар - кяферләр», - ди ул. Үз ата-анасын кяфер дип әйткән яшьләр белән нишләрбез? Ә үзе шулар акчасына яшәп белем ала икән. Без еш кына, Аллаһыга шөкер, балабыз эчми, тартмый, намаз укый, дип шатланабыз. Ә ул, «Сез намаз укымыйсыз, миңа сезнең белән утырып ашау харам», дисә... Әйе, алар ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләгә бирелгән яшьләр. Шуңа күрә яшьләрне биздерү дә бик ярамый. Алар белем алырга чит илгә барган һәм нинди остаз туры килгән, шуннан өйрәнгән. Әйткәнемчә, аның иң куркыныч ягы - безнең җирлектән аерылып, манкортка әверелү, радикальләшеп китү ихтималы булу.

- Рәфыйк әфәнде, гәзит укучыларыбызга традицион Ислам турында беркадәр сөйләп үтсәгез иде.

- Традицион Ислам, чиста Исламга каршы чыгып, XVIII-XIX гасырларда барлыкка килгән. Ваһһабчылык идеология буларак таралып, әйдәгез, Исламның чисталыгына кайтыйк, дию башлангач, бу безнең традициябезне инкяр итү, аларны юкка чыгару булачак, дигән фикер барлыкка килгән. Әлбәттә, XVIII гасырда моның сәбәпләре дә булган. Ислам динендә бидгать, мөселманнарга хас булмаган йола-гадәтләр күренгәли башлаган. Алар татарларда да булган. Бу хакта шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни дә яза. Шуңа күрә традицион Ислам төшенчәсе ул бик табигый. Галимнәр традицион Исламны Гашари һәм Матуриди гакыйдәсе, башкача әйтсәк, дин гыйлеме дип аңлаталар. 4 мәзһәб һәм суфичылык традицион Исламның нигезен тәшкил итә. Аңа төбәк үзенчәлекләрен дә кертергә мөмкин. Без исә Әбү Хәнифә мәзһәбендә. Аның буенча, әгәр йола, гореф-гадәт Ислам дине нигезләренә зыян китермәсә, аны тормышта файдаланырга мөмкин.

- Ислам дине милли үзенчәлекләргә каршы, дигән фикер дә йөри...

- Ислам дине милләтләрне инкарь итә, дип әйтәләр инде. Ислам - ул дөньякүләм дин, мөселман өммәтенең яшәү нигезе. Әмма Коръәндә «Мин сезне халыклар, кабиләләр итеп яралттым», - диелгән. Димәк, Аллаһы Тәгалә безне татар, кемнедер урыс, яки гарәп итеп яралткан, Ул үзе халыкларга милләт буларак нигез салган. Шуңа күрә Ислам дине милләтләрне инкарь итә дигән сүз дөреслеккә туры килми. Әлбәттә, безнең өчен мөселман булу беренчел. Шул ук вакытта мөселманлыгым татарлыгыма зыян китерергә тиеш түгел. Һәм безнең Хәнәфи мәзһәбе Ислам диненә зыян китермәгән йола-гореф-гадәтләргә, милли аңга мөмкинлек калдыра.

- Ваһһабчылык идеологиясе XVIII-XIX гасырларда барлыкка килә башлаган, дидек. Ә Муса Бигиев, Риза Фәхретдин, Зыя Камали кебек галимнәребезнең бу хакта фикерләре нинди булган?

- Ул заманнарда ваһһабчылык татар җәмгыятендә бүгенге кебек зур роль уйнамаган. XVI гасырның икенче яртысында бездә барлык мәчетләр җимерелгән. Шуннан соң, 1878 елда Диния нәзарәте оешканчы, мәчет-мәдрәсәсез яшәгәнбез, традицияләр өзелеп торган, әмма алар үз вакыты белән торгызылган. Традицияләр, совет хакимияте чорындагы дәрәҗәдә, юкка да чыгарылмаган булгандыр, бәлки. Шуңа күрә татар җәмгыятендә ваһһабчы дип Ислам реформаторларын әйткәннәр. Без Исламны күпкырлы бер бөтен дин, дибез. Аның догматик нигезләре язылган булса да, Исламда фикерләү өчен мөмкинлекләр дә бар. Ә җәмгыятьтә фикер төрлелеге булырга тиеш. Дин Аллаһы Тәгалә тарафыннан камил, мөстәкыйль, тәмамланган тәгълимат, өйрәтмә буларак иңдерелгән. Дин әһелләре, монда яңалык кертү кирәкми, дип үзләрен тынычландыра. Дөрес, XII- XIII гасырларда Тәхави традицияләре, Нәсафи язган шәрехләр бар, алар нигезендә укытырга һәм яшәргә мөмкин. Әмма җәмгыять алга барган саен, хәл ителәсе мәсьәләләр дә килеп туа тора. Шуңа күрә, әйткәнемчә, фикер төрлелеге дә кирәк. Ул - Ислам динендә илаһият гыйлемен алга җибәрүгә этәргеч. Әйтик, Муса Бигиев, Зыя Камали кебек галимнәрнең булуы татар җәмгыятен тәрәккый кылырга ярдәм иткән. Әлбәттә, Муса Бигиевнең барлык әйткәннәре белән дә килешеп булмый. Аның бәхәсле фикерләре дә бар. Хикмәт - ул язган һәр сүзгә инануда түгел, аның фикерен укып, аңа каршы дәлил табуда. Ә моның өчен чын мәгънәсендә фикер йөртә белергә кирәк. Син кабат Коръәнгә, аерым хезмәтләргә әйләнеп кайтасың, хәдисләрне карыйсың. Фикер үсә бара. Шуңа күрә югарыда аталган һәм аталмаган галимнәребезнең булуы татар җәмгыятен интеллектуаль яктан алга этәрүгә китергән.

- Җәмгыятьтә кадимчеләр һәм җәдитчеләрнең фикер көрәше дә туктаусыз барган...

- Аларның булуы да мөһим. Бериш кеше безнең татар җәмгыятендә җәдитчелекне кирәк, дип саный, икенчеләре исә кадимчеләр безнең традицияләребезне саклый, ди. Кадимчеләр чынлыкта барча ваклыкларга бәйләнгән, кешенең читек-кәвешенә дә, кәләпүшенә дә игътибар иткән, традицияләрне югалтмаска, саклап калырга тырышкан. Ә болар җәмгыять өчен кирәк. Ләкин шул ук вакытта җәмгыятьне алга җибәрү юлларын күрсәтүчеләр дә булырга тиеш. Җәдитчеләр нәкъ менә алга карап фикер йөрткән, традицияләренә таянып, җәмгыятьне үстерү, мәгариф системасына үзгәрешләр кертү турында кайгырткан. Алар, татар җәмгыятенең ике ягы буларак, бер-берсен тулыландырып, бер-берсе белән көрәшеп, фикер алышып, илаһият гыйлемен үстерүгә нигез салганнар. Ә инде кадимчеләр генә булса, дөнья җыен вак-төяккә генә бәйләнүгә кайтып калыр иде. Җәдитчелекнең дә, догматик принциплардан чыгып, сектантлыкка юл ачып җибәрүе дә ихтимал иде. Биредә кайсысы хаклы дигән сорау да урынлы түгел. Алар икесе дә хаклы, татар халкы өчен тырышкан.

- Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советы утырышында, яшьләрне чит илдә укытмаска кирәк, дигән фикер яңгырап китте. Бу кеше хокукларын кысу түгелме?

- Әйе, күптән түгел генә депутатлар Дин иреге турындагы законга үзгәрешләр кертте. Әмма аларны принципиаль үзгәрешләр дип әйтмәс идем, законнарны ачыклау булды ул. Чит илгә чыгарып укыту ике яклы: белем алуга һәм идеологик тәрбиягә аерып карарга кирәк. Чөнки дин гыйлем генә түгел, ул - дөньяга караш системасы, идеология. Аны аерып карап булмый. Без 80-90 нчы еллар мисалында күрдек инде - студентларга гыйлем белән бергә чит идеология дә ияреп кайтты. Шуңа күрә җитәкчеләребез беренчел дини белемне үзебездә бирү ягында. Мин дә аны дөрес, дип саныйм. Ә бүген Русиядә дини белем алу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә урта дини белем бик әйбәт бирелә, үзебездә Ислам университеты эшләп тора. Шулай ук Уфада, Дагыстанда, Чечен Республикасында, Мәскәүдә югары дини белем алырга була.

Үзебездәге югары уку йортларын тәмамлагач, теләгән кеше гыйлемен чит илдә дә камилләштерә ала. Безнең университетны тәмамлаучылар арасында укуларын Индонезиядә, Малайзиядә дәвам итүчеләр бар. Революциягә кадәр дә шулай булган. Үзенең авылында башлангыч белемне алган бала берәр яхшы мәдрәсәгә шәкерт булып кабул ителгән. Анда яхшы өлгереш күрсәтсә, каядыр барып тагын укыган. Шиһаб Мәрҗани, Зыя Камали кебек галимнәребез дә шулай эшләгән. Әмма мәктәп тәмамлаган, әле аңы җитлекмәгән үсмерләрне чит илгә җибәрергә ярамый. Аның әүвәл фикерләү рәвеше формалашырга, ул акны карадан аерырга өйрәнергә, чагыштырып карап, дөрес нәтиҗә ясарлык дәрәҗәгә җиткән булырга тиеш.

- Фәйзрахманчылар быел гына барлыкка килмәде. Алар Казанның Торф бистәсендә дистә еллар дәвамында аерым бер «дәүләт» булып яшәде. Әмма аны быел гына, кинәт һәм кискен рәвештә таркаттылар. Балаларны аналарыннан аердылар...

- Әйе, Фәйзрахманчылык 80 нче елларда ук башланган иде. Аның башында торган зат заманында зур әзерлекле, гыйлемле хәзрәт, мөфти булырлык кеше дәрәҗәсендә булган, Ростов-на-Дону, Ленинград мәчетләрендә эшләгән. Бәлки, карьерасы шулай килеп чыгып, мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмавы аны сектантлыкка китергәндер. Мин үзем дә 90 нчы еллар тирәсендә аңардан интервью алган идем. Аның үзе кулдан язган китаплары да хәтсез иде, мәдрәсәсе бар иде.

Әйе, дәүләт органнары 10-15 ел элек үк, аны нишләтергә инде, дип кызыксына башлаган иде. Бер яктан аларның беркемгә дә зыяны юк кебек. Икенчедән, кеше хокуклары чикләнә: 7 сутый җирдә урнашкан бер йорт эчендә 60 кеше яши, балалары мәктәпкә йөрми. Бу Мәгариф министрлыгын да, прокуратураны да борчый иде. Билгеле инде, биредә экстремизм яисә радикализм юк. Әмма берочтан фәйзрахманчыларны да әлеге яшәеш калыбыннан чыгару кирәк, дип таптылар. Мин, галим буларак, аларның илаһият нигезләрен тикшереп карадым. Анда суфичылык, традицион Хәнәфи мәзһәбе, ваһһабчылык барысы бергә буталып беткән. Ул система да түгел, ә фикерләү рәвеше дип әйтимме. Балаларны да андый шартларда яшәтергә ярамый иде. Күз алдына китерегез: ул бала мөстәкыйль тормышка аяк баскач, яшәештәге чынбарлык белән очрашкач, ничек яшәргә тиеш? Бу проблеманы һичшиксез хәл итәргә кирәк иде. Билгеле, балаларын кайтарырлар. Әмма кая?

- Укучыларыбызны кызыксындырган тагын бер сорау: дин әһелләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсе. Әүвәлге заманнардан ук килә. Бу хакта Габдулла Тукай да үзенең «Муллалар» дигән мәкаләсендә болай дип язган: «Мулла да, ахрысы, фәрештә түгел, аның да остабикәсе бар, бала-чагасы бар, фатир түлисе бар - ни эшләсен, ачка үлсенме?.. Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була... Зиратка да бара. Йә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрес булмасын? Әүвәл бер кешегә шул кадәр эш бирү дөрес түгел, инде бирелгәч, аңар жалование бирмичә теләндереп йөртү дөрес түгел».

- Хөрмәтле Тукаебыз шулай дип язса да, революциягә кадәр имамнарның матди хәле ул кадәр үк начар булмаган. Чөнки бу заманда мәхәлләләр гөрләп эшләгән, аларга байлар ярдәм иткән. Мин радиодан тапшырулар алып барам, нәкъ менә мәхәлләләр турында сөйлим. Бу уңайдан күп кенә тарихи документлар сакланып калган. Әйтик, бер мәхәлләгә 60 гаилә карый, анда 400 ир-ат, 250 хатын-кыз бар. Ягъни мәхәллә система буларак яшәп килгән. Аларның һәркайсының мәчете булган, имам исә мәхәллә хисабына яшәгән. Шуңа да хезмәткә түләү мәсьәләсен мәхәллә кайгырткан. Хәзер татарларда бу система бетерелгән, мәчетләр бар, ә имамга эш хакы түләнми. Бүген бу проблема бар. Әмма аны җиңел генә хәл итеп булмый. Әйтик, дәүләт муллаларга хезмәт хакы түли башлады, ди. Ә дин дәүләттән аерылган бит. Икенче ягы да бар, акча түләгәч, ул аңа тегене, моны эшләргә куша. Биредә диннең дәүләттән аерылу принцыбы юкка чыга. Димәк ки, Диния нәзарәте муллаларга эш хакы түләү мәсьәләсендә эчке ресурсларны күбрәк файдаланырга тиеш. Әйтик, зәкят, гошер сәдакасен бирү бар. Мөселманнар белән эшләргә, аларны җыярга кирәк. Һәр йорт, гошер сәдакасе итеп, 1-2 капчык бәрәңге бирә. Авылда бәрәңге җыю хәл ителмәслек мәсьәлә түгел. Сәдака бирүләрне гадәткә кертергә, системага салу мәслихәт. Эчке мөмкинлекләрне даим барларга кирәк. Ислам - ул үзенең эчке мөмкинлекләрен файдаланып яшәүгә корылган дин. Әлбәттә, дәүләт өчен лояль булу мөһим. Әмма муллаларга эш хакы түләү кирәкмәгән зур проблема китереп чыгарачак. Бүгенге көндә республикада мәхәлләләр булдыру, эчке ресурсларны барлап, халыкны сәдака бирүгә күнектерү, зәкят системасын үстерү мөһимрәк.

- Татарстанда килеп чыккан теракт вакыйгасын артык куерттылар сыман. Моның белән татар халкының, республиканың абруен төшерү максаты куелмыймы икән?

- Бу мәсьәләдә милли як ул кадәр әһәмияткә ия түгелдер. Ә менә, бәлки, Татарстанга эчләре пошучылар бардыр, дип уйлыйм. Республика икътисади яктан алга китте, халык үзара тыныч яши, моңарчы бернинди шау-шу булганы юк иде. Әйе, мондый акт Татарстанның абруена зыян китерү өчен эшләнмәде микән, дигән фараз да булды. Әмма мин үзем аны төп сәбәп, дип санамыйм.

- Соңгы дистә елда Ислам дине тирәсендә ыгы-зыгы аеруча көчәйде. Биредә динебезнең кризис кичерүе түгел, киресенчә, алга баруы, үсү, камилләшүе чагылыш тапмыймы?

- Әлбәттә, мөселман илләрендә барган процесслар Ислам дөньясының ниндидер зур үргәрешләр алдында торуын күрсәтә. Бер яктан мөселман илләрендә эчке мөнәсәбәтләр катлауланса, икенчедән, тышкы сәясәт Америка, Аурупаның мөселман илләре белән эшләү системасына корылган иде. Хәзер алар искерде. Әйтик, Мисырда бер президент 30-40 ел буе идарә иткән. Хәзер яңача эшләү рәвешен булдыру сорала. Мөселман илләре үзләре дә яңа юллар эзли. Ләкин заманча идарә итү ысуллары әле табылмаган. Шуңа күрә биредә шатланырлык әйбер күренми. Мөселман илләрендә радикальләшү бара. Ул нәрсә белән тәмамланыр? Әлеге күренеш Ислам дөньясын артка өстерәү булмасмы, дигән шикләрем дә бар.

Билгеле, гел алай булмас. Су да бер болганып алгач, отыры тына. Мөселман дөньясы да бу болгавырлыктан чыгар, мөкәммәл үсеш юлына басар, иншалла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: