Мәдәни җомга

РЕЙХСТАГ ӨСТЕНДӘ – КАЗАН РӘССАМЫ

Фашизмның Совет Армиясенең утлар, сулар кичкән итеге астында соңгы сулыш алган көннәре. Җиңү хисеннән исереп, бөтенләй курку тойгысын югалткан совет солдатлары Берлин урамнарында ярсып, шашып дошман белән сугыша. Алар арасында Казан рәссамы Мәхмүт Усманов та бар. Менә ул ашыгып-кабаланып Рейхстаг башына үрмәли һәм Берлин күренешен, совет танкларын, сугыш сөремен сурәткә...

Фашизмның Совет Армиясенең утлар, сулар кичкән итеге астында соңгы сулыш алган көннәре. Җиңү хисеннән исереп, бөтенләй курку тойгысын югалткан совет солдатлары Берлин урамнарында ярсып, шашып дошман белән сугыша. Алар арасында Казан рәссамы Мәхмүт Усманов та бар. Менә ул ашыгып-кабаланып Рейхстаг башына үрмәли һәм Берлин күренешен, совет танкларын, сугыш сөремен сурәткә иңдерә башлый. Баш өстеннән генә пулялар сызгырып уза, снарядлар шартлый. Кинәт рәссамның кулын ике җирдән көйдереп алгандай була. Этюдка кан тамчылары тамгач кына, Мәхмүт үзенең яраланган икәнен аңлап ала. Бәхеткә, Казан рәссамы М.Усманов канлы мәхшәрдән исән-имин котыла. Ә Берлинда ясалган канлы этюдны ул орден-медальләреннән дә зуррак күреп, үлгәнче кадерләп саклый.

Рәссам Мәхмүт Усмановның Берлинга, Рейхстагка юлы Кукмара районының Адай авылыннан башлана. Ул үзе балачагын искә төшерергә бер дә яратмаган диләр. Хәерчелек һәм аның белән бәйле кимсенү хисе искә төшеп, кемнең генә күңелен җылытыр икән?! Алар гаиләдә унбер бала була. Мәхмүт 7-8 яшьләрендә үк рәсем белән мавыга башлый. Кибет тирәләрендә, яшьләр җыелышып кич утырган урыннарда шырпы тартмалары, этикетка ябыштырылган банкалар җыеп, шуларның рәсемнәрен игътибар белән өйрәнергә гадәтләнеп китә. Әтисе Усман ага аның бу гадәтен бер дә өнәмәгән, күрәсең, Мәхмүтне шул шөгыле өстендә тотса, колагыннан өйгә сөйрәп кайтып, "чүп-чар" җыюыңны кайчан ташлыйсың, ихатада булышыр идең, ичмаса, дип тукмый торган була. Шуңа күрәдер, бәлки, Мәхмүт әтисеннән шүрли, гомумән, йомык күңелле, кыргый табигатьле булып үсә. Аның бөтен күңел дөньясы шырпы тартмаларындагы рәсемнәрдән тора. Кышкы кичләрдә мич өстендә, җылыда тартмаларга карап хыяллану аеруча рәхәт булгандыр. Шул вакытта җиңелрәк рәсемнәрне сурәткә иңдерә башлый. Ә өченче сыйныфта укыганда укытучылары бөтен балаларга өйдә рәсем ясап килергә куша. Өйгә кайтышлый, нәрсә ясыйм икән, дип бик озак баш вата малай. Этикеткалардагы катлаулы рәсемнәрне күңеленә сеңдергәннән соң гап-гади өстәл, урындык ясыйсы килми инде аның, билгеле. Кайтса - өйдә бер кеше дә юк. Кулы белән аннан кабалап, тегеннән эзләп карый да, киштәдән кәгазь акчалар табып ала. 1,3,10 сумлык өч кәгазьне кулында әйләндереп торганнан соң, нидер ниятләгән кеше шикелле, як-ягына каранып эзләнә башлый. Күзе дивардагы Молотов портретына төшә. Аның бер читен кисеп алып, малай акча ясарга утыра. Икенче көнне бер иптәше аны мәктәпкә барырга алмага керә. Нәрсә ясадың, рәсемнәреңне күрсәт, дип кызыксына. Акчалар күргәч, шакката. Бер яшькә өлкәнрәк иптәше самими, тиз ышанучан Мәхмүтне кызык итәргә уйлый булса кирәк, аңа бер "этлек" өйрәтә. Мәктәптә укытучылары балаларның рәсемнәрен тикшерә башлагач, әни ваклатырга кушкан иде, дип Мәхмүт кесәсеннән ялган акчаларны тартып чыгара. Укытучылары да, балага ярдәм итәргә теләп, кесәсеннән акча чыгаргач, бөтен сыйныф тәгәри-егыла көлә башлый. Шуннан соң Мәхмүт тормышында кара көннәр башлана. Беренчедән, әтисе Усман агадан бик каты эләгә. Аннары район үзәгенә чакырталар, прокурор килеп, ялган акчаларны алып китә. "Акча ясап, тир түкмичә генә баеп булмый", дип үткән-сүткән көлә торган була. Аның каравы, мәктәптә малайның абруе арта, чөнки рәсемгә оста бала мәктәп өчен зур табыш ул. Мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Авыл советында кәгазь күчереп язарга булса да ярар иде, дип Усман ага 7 сыйныф тәмамлап, азмы-күпме грамотага өйрәнгән улын читкә җибәрәсе килми. Әмма ул вакытта Мәхмүтенә кагылган рәсем җене белән әтисе дә килешкән була инде. "Укы, аң-белем тупла, безгә тәтемәде, бәлки син бәхетле булырсын", дип теләкләр теләп, Усман ага улын Казандагы сәнгать училищесына укырга озата. Әнисе киндерне карага манып, костюм тегеп бирә. Аякта чабата. Аның каравы, күңел ялкын, дәрт белән тулы. Училищены тәмамлаганнан соң Мәхмүтне Ленинград сәнгать академиясенә җибәрәләр. Әмма рус теленнән имтихан бирә алмыйча ул кире Казанга әйләнеп кайта. Кукмарага кайтып мәдәният йортында эшли, бер үк вакытта мәктәптә рәсем, сызым дәресләре алып бара. Шул вакытта Зифа исемле чибәр кызга күзе төшә. Мәхмүтне Бөек Ватан сугышына озатып калучы туганнары арасында Зифа да була. М.Усманов 169 нчы дивизия составында фашистларга каршы Украинада сугыша, Сталинград сугышында катнаша. Сталинградтан соң аны хәрби корреспондентлар белән бергә Саратовка җибәрәләр. Анда ул рәссам-иллюстратор буларак "Ватан өчен сугыш" китабын, журнал, газеталар чыгаруда катнаша. Аннан соң яңадан дивизиясенә кайтып Орел өчен сугыша, Белоруссияне азат итә, бер үк вакытта хәрби плакатлар, листовкалар, сугыш батырларының портретларын ясый, күргәзмәләр оештыра. Көнчыгыш Пруссия, Германияне азат иткәндә М.Усманов армия газетасында рәссам була. Сугыштагы һәм пропаганда эшендәге батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" ордены, "Сугышчан батырлык", "Сталинградны яклаган өчен", "Кенингсбергны алу өчен", "Берлинны алу өчен", "Германияне җиңү өчен", медальләре белән бүләкләнә. Кайчандыр хәерчелектән гарьләнеп, әтисеннән куркып йомыкый тормыш алып барган малай миллионлаган совет солдаты өчен үз кешегә әйләнә. Аның газеталарда басылган плакатлары, сугыш каһарманнары портретлары бик күпләргә киләчәккә өмет белән карарга, җиңүгә ышанырга ярдәм иткәндер, беләкләренә көч-куәт, йөрәкләренә дәрт өстәгәндер. Ә портретлар арасында кемнәр генә юк! 241 дошманның башына җиткән снайпер А.Дыкань, 300 фашистны егып салган пулеметчы А.Мартынов, Советлар Союзы Геройлары казах егете Разумат Усманов, Феофан Качуренко, ниһаять, үзебезнең Газинур Гафиятуллин...

Сугыш тәмамлангач та оста куллы татар егетен тиз генә өенә кайтармыйлар әле - өлкән рәссам сыйфатында Минск шәһәренә Кызыл Армия йортына җибәрәләр. Шунда Мәхмүтнең туе була. Әмма язмыш аны Зифа белән түгел, Зоя исемле кыз белән гомерлеккә кавыштыра. М.Усмановның батырлыкларын искә алып, хәрби җитәкчелек аның кәләшен Зояны Минскига офицер хатыны сыйфатында чакырта. Кызыл Армия йортында шаулатып-гөрләтеп туй ясыйлар. Ә 1946 елда Казаныбызга әйләнеп кайткач, М.Усманов Татарстан китап нәшриятына эшкә керә, бик күп китаплар бизи. Бер үк вакытта Мәдәният министрлыгы белән килешенгәнчә, фронттан кайткан этюдларына нигезләнеп зур картиналар иҗат итә, соңрак алар төрледән-төрле күргәзмәләрдә бөтен ил буенча күрсәтелә.

Сугыш кырында һәрбер детальгә әһәмият биреп, шулардан дәһшәтле елларның сурәтен җыйган рәссам тыныч тормышта да көннең һәр яңалыгы, үзгәрешенә карата гаять сизгер була. 1950 елларда ул, мәсәлән, беренчеләрдән булып республикабызда нефть сәнәгатенең үсеп китүен тасвирлый башлый. Аның "Нефтьчеләр иртәсе", "Нефть промыселында", "Иделдә бораулау җайланмалары", "Бораулау остасы Гыймазов бригадасы", "Яңа Кама" һ.б. картиналары Бөтенсоюз күргәзмәләрдә югары бәяләнә, Үзәк матбугатта репродукцияләре бастырыла. Республикабызда яңа шәһәрләр барлыкка килүе, зур-зур төзелешләр шулай ук рәссамның игътибарыннан читтә калмый. Ә нечкә лиризм белән сугарылган пейзажларында корымлы хәтәр елларда рәссамның күңелен телгән туган якны сагыну хисе чагыла.

Инде, ниһаять, шырпы тартмаларына әйләнеп кайтыйк. Этикеткаларга сокланып үскән М.Усманов үзе дә графика өлкәсендә уңышлы иҗат итә. Татарстан заводларында аның иҗат эшчәнлеген бик югары бәялиләр. Ул елларда Бөтен Татарстан заводлары өчен этикеткаларны ул иҗат итә дисәк тә ялгыш булмас. Аның сәнәгать өлкәсендәге график эшләрен хәтта Венгрия, Чехословакия, Германиядә халыкара күргәзмәләрдә күрсәтәләр.

Сугыш батырлыклары өчен орден, медальләргә лаек булса, иҗат казанышлары өчен рәссам М.Усмановка Татарстанның халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәрен бирәләр.

Кечкенә генә шырпы тартмасыннан башланган мавыгу рәссам Мәхмүт Усмановны әнә шулай Ил, Ватан, Кешелек алдындагы батырлыкка китерә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.1944 елның 15 июнендә Белоруссиянең Рогачёв шәһәренә якынлашканда төшкән фотосурәте.

.Советлар Союзы Герое Г.А.Гәрәев портреты.

.Мәхмүт Усмановның фронт этюды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: