Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Разил ВӘЛИЕВ: КИЛӘЧӘГЕБЕЗ МИЛЛИ ХОКУКЛАРГА БӘЙЛЕ

Бүгенге әңгәмәдәшебез ТРДәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил ВӘЛИЕВ. - Разил әфәнде, соңгы вакытларда Русия Дәүләт Думасы кабул иткән законнар, норматив хокукый актлар нигәдер төбәкләрнең мәнфәгатьләрен бөтенләй якламый кебек. - Белгәнегезчә, безнең комитет Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты дип атала. Безне иң нык...

Бүгенге әңгәмәдәшебез ТРДәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил ВӘЛИЕВ.


- Разил әфәнде, соңгы вакытларда Русия Дәүләт Думасы кабул иткән законнар, норматив хокукый актлар нигәдер төбәкләрнең мәнфәгатьләрен бөтенләй якламый кебек.

- Белгәнегезчә, безнең комитет Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты дип атала. Безне иң нык кызыксындырган һәм борчыган мәсьәләләр дә нәкъ менә комитетның исеменә сыеп бетә кебек. Русия - күпмилләтле дәүләт. Күрәсең шунлыктандыр, бүген депутатларны гына түгел, бөтен халыкны, төрле милләт вәкилләрен иң нык борчыган нәрсә - ул, һичшиксез, милли мәсьәлә. Милли мәсьәлә ничек хәл ителә, минемчә, тулаем Русиянең дә, Татарстанның да язмышы шуннан тора.

Татар халкында "Гаугалы йортка ямь кунмас", дигән гыйбарә бар. Байлыгың да булырга мөмкин. Әмма өеңдә бәрәкәт булмаса, мул, рәхәт тормышта яшәү мөмкин түгел.

- Тынычлык та булмый.

- Әйе, тынычлык та булмый. Андый гаилә бәхетле була алмый. Һәм ил дә шулай ук. Русиядә 200гә якын милләт вәкилләре яши. Әгәр шушы халыклар үзара аңлашып, дус-тату яшәмәсә, безнең илнең беркайчан да алга китәсе юк, бер халыкның да үз-үзенә канәгать булып, бәхетле-рәхәт тормышта яшисе юк. Шуңа күрә бүген милли мәсьәлә - илнең, дәүләтнең, халыкның киләчәген хәл итә торган мәсьәлә.

- Ә гауга чыкмасын өчен нәрсә кирәк соң?

- Беренче карашка бик гади күренсә дә, бу - шактый катлаулы нәрсә. Хәтта берничә кеше яшәгән җәмгыятьтә дә кемнеңдер мөмкинлекләре кимрәк икән, тигезлек юк икән, гауга килеп чыга. Кимсетелгән адәмнәр канәгатьсезлек күрсәтә, ыгы-зыгы, шау-шу китә.

- Бу очракта урыслар белән башка милләтләрнең тигезлеге булырга тиеш. Татарның да, башкортның да, чуашның да...

- Сез дөрес әйтәсез, урыслар бүген нинди хокукларга ия, безнең дә хокуклар шундый ук булырга тиеш. Һич югында без шуңа омтылырга тиеш. Русия Конституциясендә бөтен халыклар тигез дип язылган. Анда төп принцип - тигезлек. Милләтләрнең, диннәрнең, телләрнең тигезлеге, аларга тигез мөнәсәбәт тудыру. Кызганыч, милли мәсьәләдә конституцион тигезлек бозыла шул.

Соңгы елларда "Мәгариф турында" закон зур үзгәрешләр кичерде. Бу реформаларга бүгенгә хәтле хәтта галимнәр, укытучылар үзләре дә төшенеп бетә алмый. Үзгәрешләр булмый калмый, әмма алар шул кадәр күп булырга тиеш түгел. Без санап утырдык, соңгы биш елда гына да Русиянең "Мәгариф турында" законына 48 мәртәбә үзгәреш кертелгән. 48 мәртәбә! Үзгәрешне үзләштерә генә башлыйлар, тагын үзгәреш кертелә.

- Мәгарифкә кагылышлы башка законнар да бар бит әле.

- Әлбәттә. Мәгариф тармагына кагылышлы 309 нчы закон кабул ителде. 2007 елның 1 декабрендә аңа Русия Президенты кул куйды. Шуннан соң мәгариф өлкәсе артка тәгәри башлады. Бу, билгеле инде, милли тигезлек тәгәрмәченә таяк тыккан кебек булды. Законны гамәлгә ашыру өчен норматив хокукый актлар, хөкүмәт карарлары да чыгарыла. 309 нчы закон кабул ителгәч, Русия хөкүмәте мәгариф буенча илнең яңа стандартларын әзерләде. Алар нигезендә милли телләрне укытуга дәресләр бермә-бер киметелде. Билгеле, без Татарстанда аларны элеккеге күләмдә саклап калырга тырышабыз. Чөнки моннан сигез ел элек, 2004 елда, Русия Конституция судына мөрәҗәгать иткән идек. Ул вакытта бер мәсьәлә килеп чыкты. Татар һәм урыс телләрен мәктәпләрдә тигез дәрәҗәдә укыту дөресме, ул Русия законнарына каршы килмиме, дип, Дәүләт Советына бер кеше мөрәҗәгать итте. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Дәүләт Советы исеменнән Русия Конституция судына мөрәҗәгать иттек, мәхкәмәгә барып, хокукыбызны якладык. 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция суды карар чыгарды. Ул карарда болай дип язылган: "Татарстанның мәгариф һәм телләр турындагы законнарында татар һәм урыс телләрен дәүләт телләре буларак бертигез күләмдә укыту Русия Конституциясенә каршы килми".

Менә бу безнең өчен бик тә зур козырь. Без хәзер РФ Конституция судының карары бар, аңа каршы бармыйбыз, дип әйтә алабыз. Әмма бу нәрсә чит төбәкләрдә яшәгән татарларга кагылмый. Аларда татарлар Татарстанда яшәгән татарларга караганда күбрәк бит. Шуңа күрә Конституция суды карары гына бу мәсьәләдә милләтне коткара алмый. Милләтне иң нык югалту куркынычы булган урын - ул Татарстаннан читтә.

Дөрес, республикабызда да андый процесс бара. Чөнки 309 нчы законның дәвамы булып, әйткәнемчә, башта мәгариф стандартлары кабул ителде, соңрак Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын бары тик урыс телендә тапшырырга дигән карар чыгарды.

- Мондый эш бүгенге көндә дә бара.

- Менә бу карарлар, приказлар, стандартлар барысы да 309 нчы законга таянып эшләнә, аның дәвамы булып тора.

Бүгенге көнгә Русиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясе проекты эшләнде, ул субъектларга җибәрелде. Без аны карадык, бу килеш кабул итү һич кенә дә мәгъкуль түгел дигән карарга килдек. Чөнки анда, әлеге дә баягы, бер милләткә генә өстенлек бирелә. Без шул олы халык тирәсенә җыелырга тиешбез. Ул милләтнең дәүләт теле дә укытылырга, аңа игътибар да булырга тиеш. Ә башка халыклар, әйтерсең лә, аның ярдәмчеләре генә. Мондый хәл тигезлек принципларына турыдан-туры каршы килә. Шунлыктан без бу проектка карата үз фикеребезне әйттек.

Дәүләт милли сәясәте стратегиясе проектында мәктәпләрдә туган телне укытуга бөтенләй диярлек игътибар бирелми. Һәм иң куркынычы - киләчәктә республикалар язмышы шик астына куела. Анда республикаларны эреләндерү, бер-берсенә кушу, ниндидер икътисади берәмлекләр тудырып, милли республикаларны юк итү күздә тотыла.

- Округлар төзеп, аны башладылар да бит инде.

- Без мондый позиция белән һич кенә дә килешә алмыйбыз. Депутатлар, хөкүмәт, Президент аппараты әһелләре җыелышып фикер алышты, аннары фикер-тәкъдимнәр Русия җитәкчелегенә җибәрелде.

- Бер әйбергә мин гаҗәпләнәм. Русия парламентында һәр республиканың вәкилләре бар. Ни өчендер алар җыелышып, төбәкләр мәнфәгатенә каршы килүче законнарга каршы чыкмыйлар?

- Бүгенге көндә, чынлап та, безнең иң зур бәлаләребезнең берсе шунда, милли республикалар депутатлары уртак фикергә килеп эш итмиләр. Әйтик, Татарстаннан сайланган депутатлар да 309 нчы законны яклап тавыш бирде. Мин моны һич тә аңлый алмыйм. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның җитәкчелеге, хөкүмәте, республика җәмәгатьчелеге каршы, ә без сайлаган депутатлар шушы законны яклап кул күтәрә.

- Дәүләт Думасы депутатларын Татарстан спикеры да еш җыя. Аңлатадыр бит.

- Әгәр милли республикалардан килгән депутатлар үзара җыелышып, уртак фикерләрен әйтә алсалар, мәсьәлә бөтенләй башкача хәл ителер иде. Дөрес, бу яктан караганда, үз сүзебезне әйткән вакытларыбыз булды. Мин монда милли республикалар турында әйтәм. 309 нчы закон кабул ителгәч, без Татарстан Дәүләт Советы бинасында 21 милли республиканың парламент җитәкчеләрен, РФ Дәүләт Думасы депутатларын, Федерация Советы әгъзаларын, Русия мәгариф һәм фән министры Фурсенконы чакырдык. Анда 21 республиканың уртак фикере әйтелде. 309 нчы закон милли мәгариф тамырына балта белән чаба, без моңа һич кенә дә риза түгел, аңа үзгәрешләр кертергә кирәк, дип, мөрәҗәгатьне РФ Дәүләт Думасына, Русия җитәкчелегенә җиткердек.

Безнең тавышны ишеттеләр. "Мәгариф турында" законга ике тапкыр төзәтмә кертелде. Әмма ике төзәтмә генә мәсьәләне хәл итеп бетерә алмады. Татарстан инициативасы белән барлык милли республика бергә җыелганнан соң да тупланып эш итә алмыйбыз әле. Советлар берлеген еш кына тәнкыйтьлибез. СССРның Милләтләр палатасы бар иде. Анда милләтләрнең хокукларын яклый торган карарлар кабул ителде, Русия парламентында бүген андый палата юк.

Милли республикалар күпме генә таләп итеп карасалар да, милләтләр эше буенча министрлык торгызылмады. Югыйсә, заманында ул бар иде. Дөрес, теге чорда аның әлләни файдасы булмады, чөнки бюджеттан аңа җитәрлек күләмдә акча бирелмәде. Аппаратында берничә дистә кеше иде. Мондый аппарат белән федераль министрлык эшен алып барып булмый шул.

- Андый министрлыкта һәр төбәктән вәкилләр булырга тиештер.

- Һичшиксез, һәр республикада да милли мәсьәләләр буенча министрлык кирәк.

- Андый министрлык Башкортстанда да бар, диләр.

- Башкортстанда юк. Анда мәдәният һәм милли мәсьәләләр министрлыгы.

- Хәзер республикада хөкүмәт рәисенең мәдәни-социаль, милли мәсьәләләр буенча урынбасары да калмады.

- 90 нчы елларда мәгариф министрының беренче урынбасары милли мәсьәләләр буенча иде. Ул вакытта күпчелек мәсьәләләр уңайрак хәл ителде.

Моңа кадәр Русиянең мәгариф тармагына кагылышлы берничә законы бар иде. Тиздән ул бер генә булачак. Мәгариф турында яңа закон проекты эшләнде.

РФ Конституциясенең 55 нче маддәсендә, кеше хокуклары тарайтыла торган законнар кабул ителми, диелгән. Ә биредә кешенең туган телендә белем алуга хокукы кысыла. Мәктәпләрне дә халык фикерен белмичә ябарга мөмкиннәр.

- Өйрәнә башласаң, Русиядә кайбер законнарның үз Конституциясенә каршы килүен күрәсең.

- Кызык фикер әйттегез. Русия Дәүләт Думасы, бигрәк тә прокуратура Татарстан законнарын Русиянекенә тәңгәлләштерүне таләп итә. Тәңгәлләштермәсәң, суд карары белән безнең законны гамәлдән чыгаралар, йә төзәтмә кертергә мәҗбүр итәләр.

Без юристларыбызга Русиянең үз законнарының Конституциягә тәңгәл килү-килмәвен тикшерергә куштык. Алар 20 законны тикшерделәр. Шушы 20 законның берсенең дә РФ Конституциясенә тәңгәл килмәве ачыкланды. Менә шундый башка сыймый торган мәзәк хәлләр дә була.

- Мин 2013 елга Татарстан парламентының законнар эшләү планын карап утырдым. Сез киләсе елда да нигездә законнарыбызны Русиянекенә тәңгәлләштерү белән шөгыльләнергә җыенасыз икән.

- Шулай шул, ул безнең бик күп вакытыбызны ала. Русиядә байтак законнар хокукка таянып хәл ителми, сәясәткә нигезләнә. Әйтик, Татарстанның латин язуына күчүен тыйдылар. Бу һич кенә дә дөрес карар булмады, ул сәяси карар иде. Халыкара хокук органнары да безне яклап Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Татарстанның латин язуына кире кайту турындагы законын гамәлдән чыгару хакында РФ Югары суд карары чыкты. Без әлеге карар белән килешмичә, сигез ел буе көрәштек. Менә тагын безгә прокурор дәгъвасы җибәрелде.

Без үзебезнең максатыбыздан чигенергә теләмибез, безгә латин язуы да, хәтта гарәп язуы да бик кирәк. Татар халкы 1000 ел буе гарәп хәрефе белән язган. Димәк, без укучыларга, һичшиксез, гарәп язуын өйрәтергә тиеш. Шунсыз тарихыбызны тирәнтен өйрәнә алмаячакбыз. Бүгенге көндә гарәп язуындагы чыганаклар белән эш итүче, чын мәгънәсендә аны белгән галимнәребез бармак белән генә санарлык.

- Юк, диярлек.

- Чыннан да шулай. Ә латин язуы, беренчедән, татар теленең авазларына да якынрак. Бөтен дөнья, шул исәптән чит илләрдә яшәүче татарлар белән дә элемтәгә керү өчен ул уңайлырак. Бөтен дөнья латин язуында бит хәзер.

- Кампитр да.

- Әйе. Аралашу өчен телефоннар, кампитрлар латин язуында. Аннары Туфан ага Миңнуллин белән без Конституциягә яңа маддә тәкъдим иткән идек. 14 нче маддә. Бик зур бәхәсләр белән ул кабул ителде. Анда: «Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга, аларның милли мәдәниятен, милли мәгарифен үстерүдә, туган телләрен саклауда ярдәм итә», - дип язылган. Без милләттәшләргә туган телне сакларга ярдәм итәргә тиеш икән, ә алар яши торган илләрдә латин язуы гамәлдә. Үзбәкстанда да, Әзәрбәйҗанда да, Төрекмәнстанда да, Төркиядә дә, Финляндиядә дә. Дөнья татарлары латин язуында.

Әгәр инде Кытайга яки Япониягә барсаң, андагы татарлар гарәп язуын файдалана. Ә без аларга Конституциягә беркетелгән маддәне гамәлгә ашырырга ничек ярдәм итик ди?! Димәк, безнең ниндидер бер даирәдәге кешеләребез, галимнәребез бу өч әлифбаны да белергә тиеш. Билгеле, безнең кириллицадан баш тартырга мөмкинлегебез юк. Чөнки без Русиядә, Русия законнары буенча яшибез. Урыс теле укытылгач, кириллицаны беркайчан да онытмаячакбыз. Ә инде гарәп, латин язуларын мәктәпләрдә күпмедер дәрәҗәдә өйрәтә алсак, яхшы булыр иде. Безнең искиткеч зур рухи мирасыбыз бар. Шиһаб Мәрҗанине дә, Муса Бигиевне дә, Курсавины да бүгенге кириллицага күчерергә кирәк бит. Моның бер кагыйдәсе, тәртибе булырга тиеш. Төгәллек кирәк. Чөнки еш кына төрле гарәп хәрефләре кириллицага төрлечә күчерелә. Алай булырга тиеш түгел ул. Без бу мәсьәләне дә киләчәктә үзебезнең законнарыбызга нигезләнеп хәл итәргә җыенабыз.

Кыскасы, милли, мәдәни мәсьәләләр буенча бурычларыбыз аз түгел әле.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев