Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рашат НИЗАМИ: МӘГЫЙШӘТНЕҢ МЕНӘ ШУНДЫЙ ЧАГЫДЫР...

Декабрьдә яуган беренче кар өстенә без һәммәбез тәүге эзләребезне салып үткән идек. Кар келәмендә безнең эзләр бик тиз югалырга мөмкин, ә менә тормышта - тулаем алганда, җәмгыятьтә, кешеара мөнәсәбәтләрдә һәм милләтнең язмышы, киләчәге өчен көрәштә эзләребез, кылган гамәлләребез юкка чыкмасын, югалмасын иде. Димәк, күп нәрсә үзебездән дә тора. Яңа елда...

Декабрьдә яуган беренче кар өстенә без һәммәбез тәүге эзләребезне салып үткән идек. Кар келәмендә безнең эзләр бик тиз югалырга мөмкин, ә менә тормышта - тулаем алганда, җәмгыятьтә, кешеара мөнәсәбәтләрдә һәм милләтнең язмышы, киләчәге өчен көрәштә эзләребез, кылган гамәлләребез юкка чыкмасын, югалмасын иде. Димәк, күп нәрсә үзебездән дә тора.

Яңа елда теләк теләү, үзара котлашулар - табигый хәл, һәм ул, әлбәттә, яхшылыкка хезмәт итә, безне алгы көннәр михрабына дәшә. Әмма, дөресен әйтик, киләчәкнең капкалары җиде йозакта тора, аның ачкычы безнең кулларда гына түгел. Бу хакта сүз алдарак булыр. Ә хәзергә...

Шундый да якын, көләч, ак-пакь карлы, чыршылы, иң якыннарыбыз һәм фикердәшләр җыелган бу бәйрәмдә нинди теләкләр, уй-фикерләр булырга мөмкин? Ә нигә булмасын икән? Кеше бит асыл табигате белән оптимист һәм гуманист. Башыңны югары тотсаң, үз-үзеңә һәм дусларыңа ышансаң, гаилә учагыңны суытмасаң, якын кешеләреңә һәм шулай ук дөньяга яхшылык эшләргә теләү хисең мөлдерәп торса, мин әле үз-үземне югалтмадым, дип эчтән генә горурлана алсаң, бу - зур бәхет, шатлык түгелмени?

Сүземне әнә шулай мажор төсләрдән башлавым өчен укучы мине гафу итсен. Ләкин... Карл Маркс әйткәнчә, без барыбыз да җәмгыять баласы. Теләсә кайсы җәмгыять һәм система безне күзгә бәрелеп тормаган кармавычлары белән үз кулында тота, кыса-читлеккә куып кертә. Безнең ирегебез, еш кына сулышыбыз кысыла, яшәү өчен кирәкле кислород җитешми башлый.

Ә кем гаепле? Бу таләпчән сорауга җавап табарга тырышырбыз. Ә хәзергә... Яңа ел рухын рәнҗетәсе килми. Бит сүзебез оптимизмнан, яктылыктан, яхшы теләкләрдән башланган иде. Әле боларга өстәп: "Яшәсен романтика, мәхәббәт, халыклар һәм илләр дуслыгы!" - дип, теләкләр бәйләмен дә зурайтасы килә.

Инде, якын үткәннәргә караш ташлап, сүзебезне дәвам итик. Телибезме-теләмибезме, танырга кирәк: безнең белән, тулаем алганда, җәмгыять белән, акча, ришвәт, мафия, коррупция дә җитәкчелек итә. Тормыш-яшәеш борылмаларының кай ягына гына барып чыксаң да, ирексездән, менә шушы киртәләргә барып төртеләсең. Бөтенесенә диярлек хакимият структуралары, эреле-ваклы чиновниклар, түрәләр гаепле. Ә бит коррупциягә каршы көрәшне иң әүвәл үзеңнән башларга кирәк. Ни кызганыч, безнең илдә ришвәтчелекнең тамырын чабардай балта әле табылмаган...

Хәер, коррупциягә каршы көрәшне халык түгел, өстәгеләр үзләре ачты. Эш күрсәтү өченме, иң элек гаеплеләрне дә үзләре арасыннан эзләп таптылар. (Салам яки чөгендер урлаган өчен элекке колхозчыны зурдан гаепләп буламы соң!) Мисаллар китерү белән мавыгасым килми. Саклану министрлыгында миллиардлаган акчаларны үз кесәсенә шудыручылар янында безнең Югары Ослан районының элеккеге башлыгы чүп кенә булып кала түгелме?

Акча дигән иблис Нух заманнарын, Македонский, Чыңгызхан дәверләрен кичкән... Ләкин ул хәзер дә, әллә ничә төрле төс һәм кыяфәтләргә төренеп, әле дә (бигрәк тә намуссыз акча булса) шайтани эшен эшли, дөнья куласасын әйләндереп тормакта. Бүгенге көндә зур-зур коттедж, хан сарайлары корган "урыс" һәм "татар" байлары, ил байлыгын талап, алардан да уздырган олигархлар киләчәктә тыныч кына яши алыр микән - мин бу сорауга җавап бирергә дә куркам хәтта. ХХ гасыр башы фаҗигаләре хәтеребездә бит: ярлылыкның чигенә чыккан халык алпавыт утарларын яндыруга хәтле барып җиткән.

СССР таркалгач, Русия элек яулап алган бик күп биләмәләрен югалтты һәм аның моңа бик нык ачуы чыкты бугай. Үзенең дә өлешләрен югалтудан куркып калган Русиянең бу "нәфрәте" иң элек Чечнягә килеп бәрелде. Бәйрәм рухын ямьсезләмәс өчен әлеге сугышны искә аласым килми. Империячел сөремнән айнымаган бу илдә көче белән "исергән" утлы кораллар теләсә кайсы вакытта иблискә әверелергә мөмкин... Безнең генераллар бер-ике хулиганның кеше кыйнавын яки талавын тәрбиясезлек дип бәяләргә мөмкин, ә үзләренең авыл-шәһәрләрне бомба, снаряд белән коендыруларын алар, һичшиксез, геройлыкка саный.

Бер карасаң, бүгенге көндә Русия аягында нык басып тора шикелле. Безгә кагылганы: Татарстанның суверенитетын һәм Конституциясен, тәңгәлләштерү дигән булып, суеп-талап бетерделәр. Инде хәзер планлы төстә татар теленә һәм татар мәктәпләренә сәер һөҗүмнәр бара. Безнең депутатларның күбесе гафләт йокысында, алар чаң кагарга уйламый да бугай. Сәбәбе бик гади: чынлап торып чаң сугар идең - эшеңнән һәм кәнәфиеңнән колак кагуың да бик ихтимал. Менә шушы буладыр инде ул "тотса мәскәүләр якаң..."

1990 еллар башында Русия өч юл чатында басып тора иде: унитаризм, федерация яки конфедерация. Кызганыч, ул беренчесен сайлады, соңгы икесе сәясәт сәхнәсеннән төшеп калды. Ә инде теге "хакимият вертикале", "конституцияләрне тәңгәлләштерү", яманаты чыккан "309 нчы маддә" һ.б. унитар дәүләт төзелешенә турыдан-туры килешеп тора.

Татарстанны сепаратизмда гаепләргә бернинди нигез юк, ул фәкать үзенең тарихи хокукларын яклау юлыннан бара. Кремль оракуллары нигә шуны аңларга теләми икән: яулап алынган яки үз "теләкләре" белән аңа кушылган азчылык милләтләргә ирек һәм мөстәкыйльлек бирсәң, Русия бары отачак кына лабаса. Дары мичкәсе өстендә утырып һәм култык астына утлы корал кыстырып идарә итү - куркыныч һәм һәлакәтле юл. Үзендә яшәп яткан халыкларны Русия йодрык белән түгел, ә бердәм рух белән кулда тотарга тиеш.

Күреп торабыз, илдә плюрализм да, демократик башлангычлар да, әхлакый кыйммәтләр дә акрынлап югала бара. Әгәр җәмгыятьтә әхлак чишмәләре корый икән, безне бернинди икътисад та коткара алмаячак. "Көчле регионнар - көчле Русия" дигән бик төпле, зур дәүләтнең киләчәген билгели торган шигар дә чүплеккә ташланды түгелме? "Татарстан моделе" турында да никтер ишетелми. Социализм мирасын, аның казанышларын сагынучылар арта бара. Ләкин кирегә кайту юк, моны аңларга кирәк.

Мәгыйшәтнең менә шундый чагыдыр:
Ярлы, мескен совет чорын сагыныр;
Урта хәлле тыпырчыныр уртада,
Байлар исә акчасына табыныр.

Заманында Петр I Аурупага "тәрәзә" уйган. Сталин шул тәрәзәне япкан, ике арага тимер диварлар торгызган. Ә хәзергеләр нишли? Алар Русиядә яшәп яткан халыклардан яңа төр кавем - "россияннәр" ясау белән мавыга. Әмма бу - перспективасыз гамәл. 70 ел буена тырышып та, ата коммунистлар "совет кешесе" дигән суррогатны ясый алмады ич...

Маятник чайкала, кемсәләр яңадан чыбыркылы, нагайкалы чорларга кире кайтырга исәп тота. Русиядә үз сүзен әйтә белгән чын зыялылар катламы кайчан көчен күрсәтер - җавап бирүе читен.

Сүзебезне оптимист буларак башлаган идек. Әйдәгез, ахыр чиктә барыбер оптимистлар булып калыйк. Ходай Тәгалә без атлыйсы юлларга яхшылык орлыкларын җитәрлек итеп сипкәндер, чөнки ул безнең һәммәбездән мәрхәмәтле эшләр көтә. Яңа - 2013 елда без ил-көн файдасына күп кенә яхшылыклар эшләп кала алсак иде, милләттәшләр!

Ә хәзергә... Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев