Рамазан ае – рәхмәт ае
Аллаһыга мең шөкер, менә быел да хисапсыз әҗерләр алыр вакыт – изге рамазан ае килеп җитте.
Бүген 24 апрельдә Раббыбызның рәхмәте белән беренче көн уразабызны тотабыз. Бу мөбарәк айны ничек уздырырга, бөтен дөньяда бәндәләрнең сыналу чоры булган бүгенгебездә Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен ниләр кылырга? Бу хакта шәһәребезнең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ белән әңгәмә кордык.
– Хәзрәт, рамазан аенда ураза тотуның фазыйләтләре нинди? Утыз көн ураза тотып , без нинди әҗер-савапларга өметләнә алабыз?
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллаһы Тәгалә безгә рухи яктан пакьләнер өчен, мәңгелек бәхеткә ирешер өчен рамазан аен бүләк итте. Һәр кешедә нәфес бар һәм бәндәләр нәфескә бирелеп, шайтанга ияреп, күп кенә хата, гөнаһлар кыла. Кеше рамазан аенда ураза тотып, нәфесен пакьли, Аллаһы Тәгалә нигъмәтләренең кадерен белергә, аларны дөрес кулланырга өйрәнә. Уразаның фарызлыгы турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: “Әй иман китергән кешеләр! Сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды. Уразаларыгызны тотыгыз, шаять, тәкъвалардан булырсыз”. (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Шушы аятьтә әйтелгәнчә, кеше ураза тотып, тәкъвалыкка ирешә, ягъни Аллаһы биргән нигъмәтләрне дөрес кулланырга, Аллаһның ризалыгына ирештерүче гамәлләр кылырга тырыша. Үзенә һәм башкаларга зыян китерә торган гамәлләрдән сакланырга өйрәнә. Аллаһы Тәгалә безгә күп нигъмәтләр бирде: акыл нигъмәте, күз нигъмәте, ишетү нигъмәте, һ.б. күңел бүләк итте... Ураза тоткан кеше ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән генә түгел, ә менә шул нигъмәтләре белән гөнаһ кылудан да сакланырга тиеш. Уразаның төрле дәрәҗәләре бар. Беренче дәрәҗә – ашау-эчүдән һәм җенси мөнәсәбәтләрдән генә саклану. Икенче, югарырак дәрәҗә – ашау-эчү, җенси мөнәсәбәтләрдән генә түгел, ә телебезне гайбәттән, ялганнан, начар сүзләрдән, күзебезне хәрам әйберләргә караудан, күңелебезне начар сыйфатлардан саклау. Шушы дәрәҗәгә омтылырга тиешбез. Әгәр дә кеше ашау-эчүдән генә түгел, начар гамәлләрдән дә сакланса, ул бик күп әҗерләргә, рухи байлыкка ирешә алачак. Ә уразаның әҗерләрен, аның серләрен Аллаһы гына белә. Башка гыйбадәтләрне кылганда, кешеләр күрергә, бәяләргә мөмкин (әйтик, намаз укыганны), ә бәндәнең уразада булуын бары тик Аллаһы гына күрә. Ураза Аллаһы белән аның колы арасындагы бер яшерен гыйбадәт булып санала.
Рамазан аеның фазыйләтләре турында бер хәдистә болай әйтелгән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсә, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуын теләр иде”. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә рәхмәт ишекләрен ача. Әгәр дә кеше бу айны ураза тотып, тагын күп изгелекләр кылып үткәрсә, тәравих намазын укыса, туганнарын зыярәт кылса, ифтар мәҗлесләре үткәрсә, мохтаҗларга ярдәм итсә, ул бик күп әҗерләргә ирешә алачак. Хәдис-шәрифтә: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәле өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһы бер яхшы гамәл өчен 700 гә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирер, фарыз гыйбадәтләребезнең берсе өчен башка айларда кылган 70 фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирер”, – дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.).
Рамазан аенда ураза тотуның фазыйләтләре турында мондый хәдис тә бар: “Кем бу айда Аллаһның әҗеренә ышанып һәм өметләнеп ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”.
– Уразаны ниндидер сәбәпләр белән тота алмасаң (чирләү, зәгыйфьлек, хәез вакыты), ни эшләргә? Андый очракта ураза ничек каза кылына?
– Ураза тотарлык хәле булмаган, озак авырган кешеләр, яки бик олы яшьтәге кешеләр уразаның калган һәр көне өчен фидия сәдакасын түләргә тиеш. Фидиянең күләме нәкъ фитыр сәдакасы шикелле хисаплана. Аны рамазан аеның башында да, уртасында да, ахырында да бирергә мөмкин. Фидияне бер генә фәкыйрь кешегә бирергә яисә берничә кешегә таратырга да ярый. Әгәр мөселман кешенең фидия өләшергә көченнән килми икән, ул вакытта Аллаһтан гафу сорарга тиеш. Аллаһы Тәгалә – гафу итүче. Әгәр озак авырган кеше сәламәтләнсә, яисә карт кешегә уразасын тотарлык көч-хәл керсә, калдырган көннәре өчен уразаны каза итеп тотарга бурычлы. Әлеге очракта бирелгән фидияләре сәдака итеп санала. Уразаның казасын теләсә кайсы айда, теләсә кайсы көнне кылырга мөмкин.
– Хәзрәт, рамазан аен ничек итеп үткәрү иң хәерлесе булыр?
– Әйткәнебезчә, бу айда Аллаһы Тәгалә башка айларда бирмәгән әҗер-савапларны бирә, рәхмәт ишекләрен ача, рәхмәт фәрештәләрен җибәрә. Ул фәрештәләр рамазан аенда ураза тоткан, гыйбадәт кылган, игелекле эшләр эшләгән кеше өчен: Йа Раббыбыз, синең колларың ураза тота, гыйбадәт кыла, аларның гөнаһларын ярлыка, аларга рәхмәтеңне ирештер, дип дога кыла. Шушы бүләкләрне истә тотып, безгә рамазан аенда ризыктан тыелу белән генә чикләнмәскә кирәк. Күбрәк Коръән укырга, рухи дөньябызны камилләштерә торган гамәлләрне кылырга кирәк. Олуг галимнәребез, шәехләребез рамазан аенда Коръәнне тулысынча укып чыга торган булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) рамазанның һәр төнендә Җәбраил галәйһиcсәлләм белән бергә Коръәнне укыган, тулысынча укып чыккан. Безгә дә пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәп, Коръәнне тулысынча укып чыгарга тырышырга кирәк. Әлбәттә, мәгънәсенә төшенер өчен тәфсирне дә уку комачауламый. Рамазан ае ул – гыйбадәт ае, дини белемнәребезне арттыру. Һәр намаздан соң, һәр изгелектән соң дога кылырга кирәк, чөнки бу айда догалар кабул була. Рамазан аебыз камил булсын өчен, безгә туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк. Бу айда һәркайсыбыз уйларга тиеш: мин нинди хаталар, гөнаһлар кылдым? Бәлки кайберләребез туган-кардәш белән озак вакыт аралашмагандыр, бәлки үпкә хисләре саклыйдыр. Рамазанда бер-беребезне гафу итсәк, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытсак, без күп әҗерләргә ирешә алырбыз, шушы изгелекләрнең нәтиҗәсен, татлы җимешләрен һичшиксез күрәчәкбез. Рамазан ае ул – Аллаһының рәхмәтенә ирешү ае, начар сыйфатлардан арыну ае. Әгәр без шушы айда хәрамнан тыелсак, тырышлык күрсәтсәк, айның ахырында, ураза гаетендә күңелебезнең пакьләнгәнен, йөрәгебезнең җиңеләйгәнен сизәрбез, иншаллаһ.
– Еш кына без, хатын-кызлар рамазанда көне буе ифтарга табын кайгырту, аш-су әзерләү белән мавыгабыз, рухи камилләшү өчен вакыт та, көч тә калмый диярлек...
– Ифтар мәҗлесләрен үткәрү, аңа ризык әзерләү – бик саваплы гамәл. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйткән: “Кем ураза тотучыны ашатса, ул ураза тотучыныкы кадәр әҗер алыр, ураза тотучының да әҗере кимемәс”. Шуңа күрә дә аш-су әзерләүче ханымнарыбыз күп савапка ирешә. Ризык әзерләгәндә дә зикерләр әйтергә, салаватлар укырга мөмкин. (Мәсәлән, “ләә иләһә илләллаһ”, “сөбханаллаһ”, “әлхәмдүлиллаһи” дип) салават әйтүнең дә әҗерләре зур. Шул вакытта савап өстенә савап, нур өстенә нур булыр, ин шә Аллаһ. Ризык та тәмлерәк, файдалырак булачак. Ризыкны Аллаһыны истә тотып, олылап әзерләсәк, Раббыбыз ул ризык аша изге гамәлләрне кылыр өчен күп көч бирер.
– Кайбер кардәшләребез уразаның берничә генә көнен тотарга ниятли. Аларга нинди киңәш бирер идегез?
– Аллаһы Тәгалә безнең күңелебезгә, ниятләребезгә карый. Әгәр кеше Аллаһы ризалыгы өчен рамазан аенда 30 көн ураза тотарга ниятләсә, Аллаһы аңа ярдәм итәчәк, рәхмәтен ирештерәчәк, кеше ул ярдәмне сизә, ураза тотуы җиңел була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: гамәлләр нияткә карап бәяләнер. Коръәндә әйтелгән: “Аллаһы беркемгә дә көче җитмәслекне йөкләми”. Рамазан аенда ураза тоту авыр гыйбадәт булып күренсә дә, дөреслектә, ул авыр түгел. Әгәр кеше Аллаһыга ихлас ышанып, шушы гыйбадәтне башкарырга ниятләсә, ул аның ләззәтен тоячак. Шуңа күрә 30 көн тотарга ниятләү дөрес. Рамазан җиткәнче үк, ниятләп куярга кирәк. Аллаһы Тәгалә, иншаллаһ, ярдәм итәчәк.
– Рамазан аеның ахыргы 10 көнендә игътикаф кылу кемнәргә тиеш? Аның тәртибе ничек?
– Рамазан аеның ахыргы 10 көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки анда бик мөкатдәс бер кичә бар, ул – Кадер кичәсе. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә үзенең китабы Коръәни Кәримне иңдерә башлаган. Шушы кичәдә гыйбадәт кылган кешенең бөтен гөнаһлары гафу ителәчәк. Бу кичә турында Рәсүлебез үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Кем Аллаһка ышанып һәм савабын көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер”. Икенче бер хәдистә: “Рамазан аенда мең айдан да хәерлерәк булган бер кичә бар, кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр, бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр”. Шушы кичәне каршы алыр өчен, мөселманнар рамазан аеның ахыргы 10 көнен мәчеттә үткәрә, бу игътикаф дип атала. Пәйгамбәребез рамазан аеның ахыргы 10 көнен мәчеттә торып, намазлар укып, дога кылып уздырган. Әгәр игътикаф кылырга мөмкинлек булмаса, бу гыйбадәтләрне өйдә дә башкарырга мөмкин. Игътикаф мөмкинлеккә карап башкарыла. Ул ирләргә генә сөннәт булып тора, хатын-кызлар өйдә генә игътикаф кыла.
Әңгәмәдәш – Эльмира СИРАҖИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев