Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рабит БАТУЛЛА: ӘЛМӘНДӘР МОГҖИЗАСЫ

(Туфан Миңнуллинның шаһәсәре) Театр өлкәсендә могҗизалар сирәк була. «Галиябану» (М.Фәйзи), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов) могҗизасы, «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт), «Кичер мине, әнкәй» (Р. Батулла) могҗизасы һәм, ниһаять, «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) могҗизасы. Әсәр 25 елдан артык сәхнәдән төшми уйнала икән, ул инде могҗиза. Чирек гасырда буыннар алмашына. Зәвык үзгәрә....

(Туфан Миңнуллинның шаһәсәре)
Театр өлкәсендә могҗизалар сирәк була. «Галиябану» (М.Фәйзи), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов) могҗизасы, «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт), «Кичер мине, әнкәй» (Р. Батулла) могҗизасы һәм, ниһаять, «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) могҗизасы. Әсәр 25 елдан артык сәхнәдән төшми уйнала икән, ул инде могҗиза. Чирек гасырда буыннар алмашына. Зәвык үзгәрә. Ләкин шаһәсәрләр үзгәрми, алар һаман сәхнә тота. Шаһәсәрнең (классиканың) билгеләмәсе шунда.
Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренең бер куелышта 30 ел сәхнәдән төшмәве могҗизаларның да могҗизасыдыр. Татар театры тарихында (бәлки, дөнья театрлары тарихында да) мондый хәлнең булганы юк. Дәвамлы бу могҗизаның сәбәпләре нәрсәдә соң?
«Әлдермештән Әлмәндәр»дән башка бер генә җөмлә язмаган булса да, татар әдәбияты, татар театрының тарихында иң абруйлы урыннарның берсен яулаган булыр иде, дип, Туфан әфәндене мактарга мөмкин. Ләкин алай гына була алмый. «Әлмәндәр»не язар өчен, Туфан Миңнуллинга иҗат утларын, иҗат дәрьяларын кичәргә, җиз торбалар аша узарга кирәк иде. «Әлдермеш»не тотрыклы рәвештә күтәреп торыр өчен, ул һәйкәлнең нигез ташлары урынына тагын кырык пьеса салырга, булачак һәйкәлнең җирен тыгызларга кирәк иде. Аның өчен Туфан Миңнуллин бер пәрдәлек сәхнә әсәрләре дә, кече күләмле хикәяләр дә, шигъри миниатюралар да, бихисап мәкаләләр язарга да, җәмәгать эшләрен башкарырга да бурычлы иде.
Театрда могҗиза булсын өчен биш шарт бар. Аның беренчесе - яхшы пьеса. «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле яхшы пьеса язылды. Бу әсәр - кинаяле, астарлы һәм символларга ия әсәр. Шул ук вакытта ул халыкчан да. Гап-гади тормышта яшәгән авыл карты Әлмәндәр сурәтендә Туфан бөтен татар милләтенең образын иҗат иткән. Әлмәндәр карт-авылның фикер иясе (философы), җиргә, йолаларга ябышып үскән Әлмәндәр кебек картлар дөньяның тоткасы икән ләбаса.
Икенче могҗиза режиссёр кулында. Остаз Марсель Сәлимҗанов, Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын кабызып, татар дөньясын шаулаткан иде. Татар дөньясын гына түгел, театрга татар булмаган башка халык вәкилләре дә дәррәү йөри.
Режиссёр автор язган әсәрне җанландырырга алынды. Иң беренче эше итеп Марсель ага булачак тамашаның рәссамын сайларга тиеш иде. Остазның күңел сиземләве ялгышмады: яшь рәссам Әхәт Закировта сурәтле фикерләү куәтле иде. Әсәрне кулына алуга, Әхәт үзенең тап-тар бүлмәсендә булачак тамашага макетлар, эскизлар ясый башлады.
Сәхнә җиһазлары әсәрнең асылына туры килергә, автор әйтергә теләгән астарлы фикерне үстерергә, режиссёр алга куйган олуг максатка тугры хезмәт итәргә тиешлеген Әхәт әсәрне укып чыгуга ук чамалый торган иде, мәрхүм. Мәгълүм булганча, Әхәт иҗат иткән сәхнә җиһазлары ярдәмендә «Әлмәндәр» 30 ел сәхнә тота. Бу - рәссам Әхәт Закировның могҗизасы! Гүре нур булсын!
Режиссёрның тоемлавы шулкадәр төгәл иде ки, Әлмәндәр ролен ул, һич икеләнмичә, атаклы артист Шәүкәт ага Биктимеровка тапшырды. Шәүкәт аганың үз гомерендә уйнаган бик уңышлы, аеруча уңышлы рольләре күп булды. Мин аның уңышсыз роль башкарганын хәтерләмим. Ул - заманыбызның даһи актёры. Шәүкәт аганың Әлдермеше ул - могҗиза. Утыз ел буена штампка бирелмичә, уйнаган саен яңа табышларга ирешүче, уйнаган саен уйныйсы килеп уйнавы, караган саен карыйсы килеп караган тамашачы Шәүкәт абыйның Әлдермешен озын гомерле, үлемсез итте. Шәүкәт абыйдан соң кем Әлдермешне уйнап китәр? Бик кызыклы сорау, җәмәгать. Кем генә уйнамасын, Шәүкәт абыйны хәтерләгән тамашачы Әлмәндәр ролендәге башка актёрны кабул итә алмаячак. Даһи Шәүкәт Биктимерне уздырган артист үзе дә даһи булып китәчәк. Бирсен Ходай!
Әсәрне куярга алынган кеше төп каһарман янында торырлык, үзара ярашканлык хасил итә алырлык башка актёрларны да сайлый белергә тиеш. Әҗәл кирәк! Шәп Әлмәндәрнең шәп дошманы да булырга тиеш. Шәрәфи! Әлбәттә, Равил Шәрәфиев Әҗәл булырга тиеш иде.
Сәхнәдә 30 ел буена Әлмәндәр белән Әҗәл могҗизасы яши. Равил Шәрәфи бу рольне Шәрәфидән башка кеше уйнарга тиеш түгеллеген исбатлады. «Ла Скала» театрындагы оркестр белән җитәкчелек итүче дирижёрдай, смокингтан, башына цилиндр кигән, котсыз грим салган Шәрәфи-Әҗәл сәхнәгә чыгуга, ул чыгар алдыннан куркыныч кисәтү - музыка яңгырауга, күңелләр чымырдап куя, ниндидер могҗиза көтеп, күңел кымырҗый башлый. Әҗәлнең тавышсыз көлүе дә, вакыт-вакыт беркатлы булып алуы да, Әлмәндәрнең җанын аулавы да бик хәрәкәтчән мохиттә бара. Әлмәндәр-Шәүкәт белән Әҗәл-Шәрәфи дуэты - камилләшкән аерым әсәр, әсәр эчендә әсәр.
Әлмәндәр белән Әҗәлнең шушы ярашканлыгы янында тагын бер ярашканлык хасил булган. Ул Әлмәндәрнең улы Искәндәр-Ирек Баһман белән Өммия-Нәҗибә Ихсанова дуэты.
Хәер, бу әсәрдә башыннан аягына чаклы ярашканлык мохите хөкем сөрә. Әлмәндәр белән Хәмдебану-Вера Минкина ярашканлыгы үзе генә дә ни тора. Мут Әлмәндәр белән итагатьле Хәмдебану карчыкның сөйләшүе актёрлык осталыгы, тарихилык буенча буыннарга күргәзмә әсбап булып торырлык. Һәм алар үрнәк булып торачак та! Актёрларның бүленеше, аларның ярашкан уены дүртенче могҗизаны хасил итә.
Рольләр бүленде. Репетицияләр кайный. Композитор Алмаз Монасыйпов тамашага көйләр язарга тиеш. Музыка юк. Марсель остаз борчыла. Бигрәк тә Әлмәндәр җыры өчен борчыла. Менә, ниһаять, Алмаз әфәнде, театрга килеп, Марсель үтенүенә күрә, иң беренче Әлмәндәр җырлаячак көйне уйный башлый. Остазга ошамый бу көй. Тагын уйнарга куша. Алмаз Монасыйпов тагын... тагын уйный. Марсель дә, башкалар да көйне ошатмый. Композиторның да кәефе төшә. Ләкин Алмаз Монасыйпов җырны якларга алына. Бераздан соң тагын уйнап, хәтта шыңшып күрсәтә. Көйне кабул итәләр. Хәзер инде бу тамашаны Алмаз Монасыйповның шушы җырыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу җыр Әлмәндәрнең үз җыры, Әлмәндәр бары тик шушы җырны гына җырлагандыр, мөгаен, дип уйлыйсың. Алмаз әфәнде шушы җыры белән иҗади ярашканлыкның (ансамбльнең) ни икәнен ачык исбатлады. Моны бишенче могҗиза дими, ни диярсең, валлаһи!
Алтынчы могҗиза - утыз ел буена, буыннар алмашына-алмашына, шушы биш могҗизаны карый торган тамашачыбыз, ягъни халкыбыз!
Халык могҗиза тудыра, шул халык арасыннан чыккан сәнгатьчеләр могҗизаны халыкка кайтара.
2005 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев