Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Путин: Якын арада коронавирустан дару уйлап табачаклар

«Вакытында ревакцинация ясатырга кирәк», — диде ул.

Бүген коронавирустан бары тик вакцинация кешеләрне чирнең авыр формасыннан һәм үлем очракларыннан коткара ала.

«Хәзер дару препаратларын эшлиләр һәм якын киләчәктә аларны куллана башлаячаклар. Бүген хезмәттәшләр белән шул хакта сөйләштек. Әмма үзеңне саклауның иң яхшы ысулы — вакцинация узу һәм үз вакытында ревакцинация ясату», — диде Россия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы һәм Оборона һәм сәнәгать комплексы вәкилләре белән киңәшмәдә.

Президент сүзләренчә, ул халыкның 60 проценты вакцинация узган кайбер илләрдәге хезмәттәшләре белән сөйләшкән. Анда авыручылар саны кинәт арткан.

«Мин нәрсә булды?» дип шәхсән сорадым. Вакытында ревакцинация ясатмаганнар. Моны күзәтергә кирәк», — дип сөйләде Путин. 

 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев