Мәдәни җомга

Путин ветераннарны мыскыл иткән өчен җаваплылык турындагы канунга кул куйды

Россия президенты Владимир Путин нацизмны реабилитацияләү һәм ветераннарны мыскыл иткән өчен законга кул куйды. Аның нигезендә биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән бәйле җәза бирелергә мөмкин.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001104050005?index=0&rangeSize=1 бастырылган.

Законда хәрби дан символларын һәм Россиянең истәлекле даталары турында җәмәгатьчелеккә ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәткән өчен җәза, шулай ук Россиянең хәрби дан символларын яки Ватанны саклаучылар истәлеген мәсхәрәләү һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының намусын һәм абруен кимсетү билгеләнә. Моннан тыш, кеше биш елга кадәр аерым бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм була, мәҗбүри эшләр вакыты өч елдан биш елга кадәр арттырыла.

Әлеге канунга карата республикабызда яшәүче күп кенә җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр үз фикерен белдергән.
— Кирәкле закон. Күптән вакыт. Системасыз оппозициядән булган күпләр аның юклыгыннан файдаланган, - дип шәрехли Казанда яшәүче Анастасия Исаева,- Күренеп тора, закон - РФ суверенитетын ныгытуга тагын бер адым. «Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк», - дигән борынгылар.
Ветераннар бүген - буыннар элемтәсе, тарихи тәҗрибәбез, социаль мирасның мөһим факторы. Бу борынгы бабаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт белән карау. Без элек моны милләтара дуслык, үзара аңлашу һәм интернационализм дип атый идек.

Икътисад фәннәре кандидаты, доцент Мөнир Минхәйдәр улы Гафиятуллин фикеренчә, тарихны бозып язу омтылышы арта бара. Хәзерге вакытта безнең бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыгын хөрмәт итмәгән кешеләргә карата чаралар күрү ихтыяҗы туды, чөнки җәмгыятьтә ялган кыйммәтләр салырга тырышалар.

— Агымдагы елның февралендә Бөек Ватан сугышы ветераны Игорь Сергеевич Артеменконы мыскыл итү турындагы хәл бөтен кешене тетрәндерде. Кызганычка каршы, мондый вакыйгалар бер генә түгел. Канунны кабул итүне тулысынча хуплыйм, бүгенге чынбарлыкта бу бигрәк тә мөһим, барлык яшь буын бөтендөнья челтәреннән файдалана. Әлеге закон исә нацизмны аклауга яки СССР эшчәнлеге турындагы ялган мәгълүматларны таратучыларга кагыла, -  дип белдерде галим.

— Хәзерге Россиядә безнең халыкны идеологик-берләштерүче символлар алай ук күп түгел. Җиңүне төп символ дип әйтергә була. "Үлемсез полк" хәрәкәтен искә төшерү дә җитә. Күп очракта Россия тиңдәшлеге "без - җиңүчеләрнең данлы буын варислары" дигән идея нигезендә төзелә. Бу хакта социологик тикшеренүләр мәгълүматлары сөйли. Һәм моны "партнерлар" аңлый, шуңа күрә Җиңүгә һәм аның геройларына шундый һөҗүм бара да. Аларны рәнҗетмәс өчен тиешле канун булдыру - дәүләт һәм иҗтимагый дәрәҗәдәге бик мөһим бурыч,-дип белдерде КНИТУның "Дәүләт идарәсе, тарих, социология" кафедрасы мөдире Андрей Тузико.

 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА әзерләде

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: