Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Пенсиянең күләмен өйдән чыкмыйча да белеп булачак

Пенсия кенәгәсендәге шәхси мәгълүмат буенча консультацияне пенсия фондына бармыйча да алырга мөмкин.

Пенсия күләме, хезмәт стажының дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне турындагы белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматны шәһәр халкы телефон аша тиешле код әйтеп тә белә ала. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар кодлы сүзне Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинетта, "Кулланучы профиле" кушымтасында белергә мөмкин. Әлеге код мөстәкыйль рәвештә сайлана, дип билгеләделәр ведомствода.

Кодлы сүзгә ия булу өчен гариза язарга һәм аңа ПФРның теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтенә тапшырырга мөмкин.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев