Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Пенсиягә чыгарга алдан әзерләнү нигә кирәк?

Лаеклы ялга чыгар алдыннан нинди документларны барларга, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Алданрак тотынган саен яхшырак. Белгечләр лаеклы ялга чыгу эшенә берничә ел алдан әзерләнергә тәкъдим итә.

Эшне ник ашыктырырга? Бу хакта Казан шәhәренең Яңа Савин районы пенсия бүлегендә баш белгеч Лилия Әхмәтова белән сөйләштек. 
– Пенсиягә чыгу өчен әзерлек эшләренә алданрак тотынсаң яхшырак. Моны лаеклы ялга чыгарга биш ел калгач эшли башларга була, – дип ачыклык кертте ул.

– Шулай да сорыйм әле, документларны алдан барлап кую нигә кирәк соң? 
– Беренчедән, пенсия бүлеге белгечләре документлар рәсмиләштергәндә аларның төгәллеген тикшереп, белешмәләрнен тулы һәм дөрес булуын карасын өчен. Икенчедән, пенсия бүлеге белгечләре кирәк очракта архив оешмаларына, шул исәптән төбәктән читтә булган оешмаларга, кирәкле мәгьлүмәт бирүне сорап гариза җибәрергә мөмкин. Ә бу шактый вакытны ала торган процесс. Шулай ук элеккеге эш урыныннан иминият стажын, махсус шартларда эшләү елларын hәм хезмәт хакын раслаучы өстәмә рәсми кәгазьләр сорату өчен дә вакыт таләп ителә. Бу мәгълүматларны тиз арада гына җыеп бетереп булмый. 

– Рәсми кәгазьләрне алдан җыеп тапшыргач, пенсиягә чыгу вакыты җиткәндә кабат гариза тапшырмасаң да буламы? 
– Юк, болар икесе ике нәрсә. Пенсиягә чыгу турындагы гариза аерым тапшырыла. Аны пенсия билгеләнү вакыты җитәргә бер ай кала язарга кирәк булачак. Иминят пенсиясе дә шул көннән башлап билгеләнә. Дөрес, акча пенсия хокукы үз көченә кергәннән соң гына түләнә. 

– Хәзер пандемия шартларында бигрәк тә мәгълүматларны электрон формада тапшыру мөмкинлеге булу бик җайлы. 
– Әйе, пенсияләр дә күбрәге Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет hәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар нигезендә билгеләнә. Электрон рәвештә гариза тапшырган очракта пенсия 10 көн дәвамында билгенәләчәк. Бу хактагы мәгълүмат кешенең шәхси кабинетында чагылачак. Пенсия өлкәсендәге сорауларга җавап эзләгәндә дә рәсми сайт нык ярдәм итә. Шәхси кабинетны һәр кешегә дә ачарга киңәш итәбез. Ул яшьләргә булачак пенсиясен күзәтеп барырга, пенсия алды яшендәгеләргә булачак пенсия күләмен чамаларга ярдәм итә. Әгәр кеше шәхси кабинетны мөстәкыйль ача алмаса, теркәлү урыны буенча пенгсия бүлекләренә, йә пенсия фондының 8-800-600-0-357 номеры буенча кол-үзәгенә шалтыратып ярдәм сорый ала.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев