Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Пенсия фонды балага СНИЛС алу тәртибен аңлатты

Ел башыннан 20 мең 650 татарстанлы актив режимда СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) алды. Бу ата-аналарга, РФ Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итмичә, балага документ алырга мөмкинлек бирә.

ГХАТ бүлекләрендә яңа туган баланы теркәгәннән соң, мәгълүматлар пенсия фондына тапшырыла, аның белгечләре балага СНИЛС тутыра һәм әнисенең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәүләт хезмәтләрендәге мәгълүмат ГХАТ бүлекләреннән Россия Пенсия фондына тапшырылган мәгълүматларга туры килмәсә, баланың СНИЛСы шәхси кабинетта күренмәскә мөмкин. Шуңа күрә фамилияне алыштырганда, ата-анага дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматларны яңартырга кирәк.

Әгәр баланың әнисе дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлмәсә, сабыйга СНИЛСны Россия Пенсия фонды яки күп функцияле үзәк клиент хезмәтендә алырга мөмкин.

Балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен СНИЛС рәсмиләштерүнең элеккеге тәртибе саклана, чөнки кирәкле мәгълүматларны бары тик уллыкка алучылар гына тапшыра ала.

СНИЛСны электрон рәвештә сакларга яки бастырып чыгарырга мөмкин. Моңа кадәр бирелгән иминият таныклыклары гамәлдә булуын дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X