Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ОСЕТИНЧА ИНАУГУРАЦИЯ

Көньяк Осетиядә 2011 елның 27 ноябрендә үткән президент сайлавыннан соң югары пост өчен законсыз ысуллар белән башланган көрәш узган атнада инде яңача борылыш алды. Икенче турда сайлаучыларның 56,7 процент тавышын җыйган Алла Джиоева, хакимияттәгеләр белән элегрәк төзегән килешүдән үзенең имзасын кире алып, 10 февральгә инаугурация мәрәсимен билгеләгән иде. Әмма аның...

Көньяк Осетиядә 2011 елның 27 ноябрендә үткән президент сайлавыннан соң югары пост өчен законсыз ысуллар белән башланган көрәш узган атнада инде яңача борылыш алды. Икенче турда сайлаучыларның 56,7 процент тавышын җыйган Алла Джиоева, хакимияттәгеләр белән элегрәк төзегән килешүдән үзенең имзасын кире алып, 10 февральгә инаугурация мәрәсимен билгеләгән иде. Әмма аның штабы урнашкан бинага коралланган ОМОН бәреп керүе һәм, А.Джиоева аңын җуеп егылгач, аны хастаханәгә алып китүләре мәгълүм булды. Штабтагылар бәреп керүчеләрнең А.Джиоевага автомат түтәсе белән сугуы турында да белдергән. Табибләр исә президентлыкка экс-кандидатның инсульт кичерүе турында әйтә. Кыскасы, мондый "инаугурация"дән соң А.Джиоева инде хастаханәдә дәваланырга һәм күпмедер вакытка сак астында калырга мәҗбүр булды.

Искә төшереп үтик, А.Джиоева сайлауның икенче турында Мәскәү исәп тоткан һәм хакимияттәгеләр дә яклап чыккан А.Бибилов белән көч сынашкан иде. Беренчесенең җиңеп чыгачагы ачыклангач, республика Югары суды, закон бозуларны сылтау итеп, сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгарды. Президент сайлавын кабаттан үткәрү 25 мартка билгеләнде. Анда инде А.Джиоевага үзен президентлыкка кандидат итеп кабаттан күрсәтү тыелды. Мондый хәл республикада оппозициянең протест акцияләре башлануына китерде. Ул чактагы Президент Э.Кокойты 9 декабрьдә А.Джиоева белән килешү төзергә мәҗбүр булды. Аның нигезендә, беренчесе отставкага китте (Президент вазифаларын башкару хөкүмәт башлыгы В.Бровцевка йөкләнде), ә икенчесе оппозицияне протест акцияләрен туктатырга чакырды. Әмма узган айда А.Джиоева хакимиятне әлеге килешүне бозуда гаепләде һәм, үзенең имзасын кире алып, халык тарафыннан сайланган Президент буларак, 10 февральдә инаугурация үткәрәчәге турында белдерде.

Күрүебезчә, Көньяк Осетиядәге вәзгыять әлегә катлаулы булып кала. Ә хакимият белән оппозиция арасында арадашчы ролен үтәүче Мәскәү тиздән аңа ачыклыкны үзенчә кертмәгәе. Кремль исәп тоткан А.Бибиловның инде 25 мартта узачак сайлауда кандидат буларак катнашмаячагы ачыкланды. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның урынына ышаныч Көньяк Осетиянең Мәскәүдәге илчесенә күрсәтелергә мөмкин икән.

Шул ук вакытта, Цхинвалидәге вакыйгаларның бүген мондый борылыш алуында А.Джиоева күп яктан үзе дә гаепле сыман. Чөнки аның кайбер сәяси адымнарында аек акыл һәм эзлеклелек җитмәве сизелә. Әйтик, осетин халкы мәнфәгатьләрендә һәм аңа таянып эш итәсе урында, ул күбрәк Мәскәүгә исәп тотып изаланды. Мәгәр, хакимият белән ике арадагы килешүгә, йә имза салып, йә аны кире алып матавыклануны да җитди адым дип әйтеп булмый. Кыскасы, мондый эзлексезлекнең аяныч нәтиҗәләре күз алдында. Әле җитмәсә, Президент постына дәгъва кылучы бу ханым республикадагы бүгенге вәзгыятькә хокукый бәя бирү җәһәтеннән дә: "Достаточно будет, если эту оценку даст опытный юрист Владимир Жириновский", - дип белдергән. Әлбәттә, дәүләт һәм хокук мәсьәләләренә мондый караш белән уңышка исәп тоту сәяси беркатлылык булыр иде.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев