Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ: АЛГАРЫШНЫҢ НИГЕЗЕ – МӘГАРИФ, АҢ-БЕЛЕМ, ТӘРБИЯ

XXI йөзне мәгълүматлылык гасыры булыр, дип юрыйлар. Хәзер үк инде күпләп яңа технологияле җитештерү тармаклары, яңа белгечлекләр барлыкка килә. Үз чиратында, бу яңалыклар мәгариф системасы алдына да зур таләпләр куя. Дөньяның күп кенә илләре инде үз мәгариф системасын яңача кора башлады. Мәгариф системасының бүгенгесе, киләчәге, аның проблемалары һәм перспективалары турында...

XXI йөзне мәгълүматлылык гасыры булыр, дип юрыйлар. Хәзер үк инде күпләп яңа технологияле җитештерү тармаклары, яңа белгечлекләр барлыкка килә. Үз чиратында, бу яңалыклар мәгариф системасы алдына да зур таләпләр куя. Дөньяның күп кенә илләре инде үз мәгариф системасын яңача кора башлады. Мәгариф системасының бүгенгесе, киләчәге, аның проблемалары һәм перспективалары турында без Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов белән әңгәмә кордык.


- Дөньяда бара торган үзгәрешләр безнең тормышны да читләтеп үтми: әхлакый нормалар җимерелә, тәрбия принциплары таркала, гомер буе яшәп килгән кешелеклелек кыйммәтләре алышына, байлар һәм ярлылар арасында аерма артканнан-арта бара. Кайберәүләр бу тискәре күренешләр үзеннән-үзе җайланыр, дип уйлый. Сез моның белән килешәсезме?

- Адәм баласында дөньяга дөрес караш формалаштыру - гаять катлаулы процесс. Кешедәге гүзәл сыйфатларны саклап калу өчен, яшь буында инанганлык, матурлыкны таный белү, табигатьне ярату һәм саклау, мәдәниятне, тарихны аңлый белү, халыкны, аның телен, традицияләрен, хезмәтне ярату, кешеләрнең, аларның тормыш шартларын яхшырту, яшәешне камилләштерү кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мәгарифнең әһәмияте гаять зур, җәмгыятьнең кайсы юнәлештә үсүе укыту һәм тәрбиянең нәтиҗәлелегенә бәйле. Шулай итеп, мәгариф системасы илнең икътисадын, халыкның әхлагын, рухи көчен үстерүгә җирлек тудыра.

Мәгариф өлкәсе киләчәктә мондый катлаулы бурычларны үтәргә әзерме соң? Алга таба ул ничек үсәр? Мәгариф системасы функцияләрендә үзгәрешләр булырмы? Мәгариф реформалары концепциясендә бу сорауларга җавап бирелергә тиеш.

Алга киткән илләрдә хөкүмәт сәясәтенең нигезендә халыкка беренче чиратта белем һәм тәрбия бирү ята. Мәсьәләгә икенче төрле караучылар да бар. Алар фикеренчә, илдәге халыкның тормыш дәрәҗәсе икътисади күрсәткечләргә бәйле. Бу очракта мәгариф һәм мәдәният хөкүмәтнең башкарылачак мөһим эшләре арасында соңгы буынны тәшкил итә.

Мондый сәясәтенең дөрес түгеллеген Япония мисалы бик ачык күрсәтте. Бу илдә газ да, нефть тә, урман да юк дәрәҗәсендә, ә мәгариф системасының дөрес куелуы, илнең иң югары җитәкчеләренең аңа әһәмият бирүе югары квалификацияле, белемле, югары әхлакый сыйфатларга ия кадрлар, үз илләренең патриотларын тәрбияләргә ярдәм итә.

- Соңгы елларда милли мәгариф, милли мәктәп тирәсендә сүз күп булды. Хәтта үзләрен мәгърифәтче дип атап йөргән кайбер затлар бу өлкәдә үз монополияләрен урнаштырырга омтылып, милләткә "дөрес юл"ны күрсәтү "функция"сен дә үз максатларында файдаланырга омтыла...

- Мәктәп халыкның милли традицияләренә нигезләнеп кенә тәрбия hәм белем бирү бурычын тулысынча үти ала. Милли мәгариф өлкәсендә уңай яңалыклар:

1. Туган телне, милли гореф-гадәтләрне, күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасны, сәнгатьне тирәнтен өйрәнү;

2. Үз халкыңның тарихын өйрәнүне укыту планнарына кертү, милли үзаңны үстерү өчен уңай шартлар тудыру;

3. Укыту процессын халык педагогикасының уңай традицияләренә нигезләнеп алып бару, Ислам диненең әхлакый-этик кагыйдәләреннән hәм Ислам мәдәнияте элементларыннан уңышлы файдалану;

4. Көнчыгыш (гарәп hәм төрек) телләрен өйрәнү.

Кызганычка, шул ук вакытта, татар мәктәбен үзгәртү, үстерүдә күп кенә җитешсезлекләр дә бар. Әйтик:

- укытуның эчтәлегендә инновацияләрнең гаять аз булуы;

- табигать фәннәренә hәм математикага сәгатьләрне киметү исәбенә гуманитар фәннәргә артыграк өстенлек бирү;

- гарәп hәм төрек телләрен өйрәнү өчен укытучылар, дәреслекләр, кулланмалар җитешмәгән килеш тә, моның белән кирәгеннән артык мавыгу;

- хәзерге заман техник чараларын, кампитрларны белем бирүдә җитәрлек кулланмау, табигать фәннәрен hәм математиканы укытуда бер төрдәге дәреслекләр белән генә чикләнү, яңа педагогик технологияләр куллануда урыс мәктәпләреннән калышу;

- өстәмә белем бирүдә татар халык сәнгате белән генә чикләнү, халкыбызның бай тарихи-мәдәни мирасыннан, башка халыкларның мәдәни байлыгыннан җитәрлек файдаланмау.

- Ә укытуның эчтәлеге, белем бирүнең асылы бүгенге көндә нинди үзгәрешләр кичерә соң?

- Мин монда укытуда яңа юнәлешләргә игътибар итәр идем. Аеруча белем бирүне демократияләштерү зарури булып тора. Укыту планнары hәм программаларының төрле вариантларын гамәлгә кертү дә, укучылар hәм әти-әниләр өчен белем бирүнең төрен hәм дәрәҗәсен сайлап алу мөмкинлеге тудыру да әhәмиятле.

Бүгенге көндә шулай ук укытуны дифференцияләштерү, гуманитар юнәлешле гимназия, лицей, көллиятләр ачу, вариатив укыту программалары, махсус курслар, сайлап алу, өйрәнү өчен фәннәр кертү, укучыларның игътибарын югары мәктәптә белем алуга юнәлтү, сәләтле балалар белән эшләүне көчәйтү, аеруча бай hәм ярлы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга теләсә нинди дәрәҗәдәге белем алу өчен бертигез шартлар тудыру бик мөhим, дияр идем.

Шулай ук, минем карашымча, укыту планнарын белем бирүне гуманитарлаштыру юнәлешендә үзгәртү, укытуны гуманлы итү максатыннан чыгып үзгәрешләр кертү, гомуми белем бирү мәктәпләренең югары уку йортлары hәм фән белән элемтәсен көчәйтү дә әhәмиятле.

- Мәгариф системасына карата еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетелә. Сез моны урынлы, дип саныйсызмы?

- Кызганычка, соңгы елларда мәгариф өлкәсендә кимчелекләр нык артты. Әйтик, мәктәпнең тәрбияви вазифаларына игътибар гаять дәрәҗәдә кимеде. Элекке идеологиягә нигезләнгән тәрбия дә үзенең әhәмиятен югалтты, шуның белән бергә, без дөньяга караш формалаштыруны да оныттык. Хәзерге вакытта рухи яңарыш юлларын эзләү күбрәк яшьләрнең милли үзаңын уятуга юнәлтелгән, ә гомуми культураны тирәнәйтүгә игътибар нык кимеде. Мәктәп hәм дин арасында элемтәләр урнашуы әхлак тәрбиясе бирүгә уңай йогынты ясаса да, дин фикерләүдә идеологик юнәлешкә булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә алмый. Белемнәр белән кызыксынучы, атеистик кануннар басымына дучар булмаган яңа буында дөньяга дөрес караш формалаштырырга кирәк. Кызганычка, бүгенге көндә мәдәнияткә, халыкның рухи тормышына, зыялыларыбызның хәерчелеккә төшүенә дәүләтнең битараф булуы моның өчен кирәкле шартларны тудырмый.

Заман бозылды, җәмгыятьне бизгәк тота: икътисад көннән-көн ныграк сүтелә, кешеләрнең тормыш хәле авырая, әхлак дәрәҗәсе түбәнәя бара. Моның сәбәпләре күп. Иң беренчесе, иң зурысы - җәмгыятьнең ялган hәм ялгыш системага корылган булуы. Моны хәзер кешеләрнең күбесе аңлый башлады булса кирәк. Әмма аңлап кына калу бер нәрсә, илебезне артка тәгәрәүдән туктатып, алга җибәрү өчен кискен hәм тәвәккәл чаралар күрү таләп ителә.

Яңарышның нигезендә, һичшиксез, мәгариф, аң-белем, тәрбия бирү һәм белем алу ята. Җәмгыятьтә гомер-гомергә шулай булган: халыкны алгарыш юлыннан аң-белем, яхшы тәрбия алып барган.

- Димәк, артталыктан, бөлгенлектән чыгыйк, матур, мул тормыш корыйк, дисәк, безгә мәгариф системасын яңартырга, аңа реформа ясарга кирәктер?

- Мәгълүм ки, укучылар мәктәпкә якты хыяллар, зур өметләр белән килә. Алар очучы, космонавт, укытучы, табиб һ.б. булырга хыяллана. Әмма бераз вакыт үткәч, балаларның бу белгечлекләргә ия булу, белем алу омтылышы сүрелә. Байтагы урамда, ишек алдында кызыграк шөгыль эзли башлый. Тора-бара укучыларның 12-15 проценты гына үзләре теләп белем ала, 21 проценты өчен мәктәпкә бару билгеле бер гадәткә әйләнә. Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләре укучыларына бирелгән сорауларга җаваплар күрсәткәнчә, балаларның укуга мөнәсәбәте 2-3 нче классларда нык үзгәрә. Мондый хәл башлангыч классларны тәмамлап, 5 нче класста укый башлаган малайларда һәм кызларда аеруча ачык сизелә. "Син теләп укыйсыңмы?" дигән сорауга 2-3 нче класслар уңай җавап бирә. Ә 5-6 нчы классларда әлеге сорауга уңай җавап бирүчеләр саны кими. "Әгәр дә уку мәҗбүри булмаса, син мәктәпкә йөрер идеңме?" - дигән сорауга укучыларның байтагы: "Мәктәпкә йөрер идем, әмма кайбер фәннәрне өйрәнмәс идем", "Өйгә эш бирмәсәләр, дәресләргә йөрергә була", "Ачуланмасалар, һәр дәресне тыңлар идем", - дип әйтте. Уйландырырлык җаваплар.

- Кайбер мөгаллимнәр балаларның укуга мөнәсәбәте үзгәрүен укытучыларның алмашынып торуы нәтиҗәсе, дип исәпли. Монын сәбәбе шул гына микән?

- Юк, дип әйтәсе килә. Дәресне нәтиҗәле итәргә комачаулый торган башка күп сәбәпләр дә бар. Шуларны ачыклау максатыннан, без 200ләп дәрескә кереп утырдык. Бу исә безгә әлеге мәсьәләне җентекләп анализларга мөмкинлек бирде. Мәктәпләрдә үзләре укыта торган фәннәрне тирәнтен белүче, бурыч һәм максатларны күз алдында тотучы тәҗрибәле укытучылар байтак.

Кызганыч ки, андыйлар белән беррәттән, белем һәм тәрбия бирү эшенә бармак аша караучылар да бар. Без мөгаллимнәргә нинди мөнәсәбәттә булуларын ачыклау өчен 234 укучыдан берничә сорауга җавап бирүен үтенгән идек. Аларның 54,4 проценты кайбер укытучыларның дорфа, әдәпсез булуы, укучыларны ихтирам итмәве турында язган.

- Еш кына мөгаллимнәр дәрескә материалны бигүк дөрес сайламый һәм аны урынлы кулланмый, ул дәреснең максаты һәм бурычларына да җавап бирми торган була.

- Әйтик, педагог яңа теманы аңлатасы урында, шул мәсьәлә белән шөгыльләнгән яки шөгыльләнүче галимнең биографиясе, аның ачышлар ясавы турында сөйли (чөнки дәреслектә шулай язылган). Ә өстәмә мәгълүматлар китерү, дәресне төрләндерү хакында бөтенләй уйламый. Менә шулай эшләү нәтиҗәсендә укучылар күңелендә "Менделеев үз таблицасын төшендә уйлап тапкан" кебек фикерләр генә кала.

Мондый җитешсезлекләр укытучының дәрес планын, аның структурасын алдан ук уйлап төземәү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Уку процессының һәр этабында бер үк төрле алымнар куллану, вакытны дөрес бүлә алмау - дәреснең нәтиҗәлелеген киметә торган сәбәпләрнең берсе. Мәктәптә, гадәттә, комбинацияләнгән дәресләр үткәрелә. Белемне актуальләштерү, өйгә бирелгән эшне тикшерү, яңа материалны аңлату, белемне ныгыту - аның төп этаплары менә шулар. Ә хәзер материалны истә калдыруның нәтиҗәлелеге турында искә төшерик. Теманы дәрес башында, һич югында, дәрес уртасында аңлатканда, белем һәм төшенчәләр балалар күңелендә ныграк истә кала. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, тагын шундый сорау туа: мөгаллимнәр дәресне дөрес оештырамы соң?

Дәрестә кире элемтә укучының материалны үзләштерүен тикшерергә, сөйләм телен үстерергә, сүзлек байлыгын арттырырга, ә техник чаралар, терәк схемаларын куллану кире элемтә урнаштырырга ярдәм итә. Әмма мондый эш формалары кулланылмау нәтиҗәсендә укучыларның байтагы үз фикерләрен, теге яки бу фән терминнарын кулланып, төгәл, эзлекле итеп белдерә белми. Ә инде терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр төзү, сөйләмдәге хаталарны үз вакытында төзәтү, укучы җавап бирү өчен сарыф ителгән вакытны исәпкә алу, һәр укучының җавабы турында кыскача гына фикер алу оештыру мөгаллимгә әйтелгән кимчелекләрне төзәтергә мөмкинлек бирә.

Дәресләргә кереп утырганда шундый хәл дә күзәтелә: укучы җавап биргәндә укытучы аның фикерләү процессына тоткарлык ясый - баланы сөйләвеннән бүлә, кисәтә, күбрәк үзе сөйләргә тырыша, яңа материалны хиссиятсез генә аңлата, кычкырып, тиз яки әкрен сөйли, күрсәтмә әсбапларны, техник чараларны кирәгеннән артык куллана, алардан дөрес файдаланмый. Күп вакытта укучылар эшчәнлеге белән дә нәтиҗәле җитәкчелек ителми: сораулар, мәсьәлә һәм биремнәр дөрес сайланылмый (берьюлы берничә сорау һәм бирем тәкъдим ителә); сораулар җиңел генә аңлашылмый; вак - төяк биремнәр әзерләнә; укучылар биремне үтәгәндә, сорауга җавап бирергә әзерләнгәндә, мөгаллим сөйләвен дәвам итә; өстәмә аңлатма бирү максатыннан, укучылар эшчәнлеге туктатыла һ.б.

- Мондый "вак" ялгышлар барысы бергә "зур" хаталар барлыкка китерә. Аларны булдырмау да дәресне камилләштерергә ярдәм итәр иде. Ә сез ничек уйлыйсыз?

- Укыту процессында укучыларның танып - белү сәләтен үстерү дә - дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруда мөһим шарт. Мәшһүр педагог К.Ушинскийның: "Әгәр дә педагогика кешене һәрьяклап тәрбияләргә тели икән, ул башта аны җентекләп өйрәнергә тиеш", - дигән сүзләренә хәзерге чорда аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Шулай итеп, кешенең сәләтен, һәвәслеген, шәхси сыйфатларын тирәнтен өйрәнеп кенә педагогик процессны тиешле дәрәҗәдә оештырырга мөмкин. Һәр кеше дә үзенә генә хас табигый, генетик һ.б. үзенчәлекләргә ия. Укыту - тәрбия эшендә боларның һәммәсе искә алынсын иде.

Шул максаттан без махсус методика эшләдек һәм укучыны, аның хәтер, сәләт, күзаллау үзенчәлекләрен өйрәнү өчен тестлар әзерләдек. Укучыларны өйрәнгәннән соң, аның нәтиҗәләре язылган индивидуаль карталар тутырылды. Укытучыларга балалар турында тулырак мәгълүмат алу, дәрестә нинди методлар кулланырга кирәклеге турында башкалар белән сөйләшү - киңәшү, укыту процессын индивидуальләштерү алымнарын табу мөмкинлеге булдырылды. Мәсәлән, балаларның хәтерләү, истә калдыру үзенчәлеген өйрәнгәч, ишетеп хәтердә калдырырга сәләтле укучыларга караганда, күреп истә калдыру сәләтенә ия укучыларның күбрәк булуы ачыкланды. Без кереп утырган дәресләргә анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, мөгаллимнәр ишетеп истә калдыру методикасын күбрәк куллана. Бу - мәсьәләгә берьяклы гына якын килү, һәм ул укучыларны ялыктыра.

- Әнвәр әфәнде, заман-чор укытучыдан ата-аналар белән эшләүгә әзерлекле булуны таләп итә бит. Шушы гаять мөһим мәсьәләгә дә бераз тукталып китсәгез иде.

- Һичшиксез, мөгаллим-мөгаллимәнең ата-ана белән дустанә мөнәсәбәттә булуы зарур. Чөнки ата-ананың да, укытучының да максаты бер: баланы чын кеше итеп тәрбияләү. Моның өчен, әлбәттә, төрле җыелышларда ясаган чыгышлар гына җитми, моны һәркем белә. Ата-аналар белән индивидуаль эшләү - уңышка ирешүнең төп чарасы. Аерым сөйләшүләр вакытында шунысын искәртү мөһим: уңышларга ирешәсегез килсә, ата-ана һәм укытучы бала алдында бер-берсен хурламасын. Билгеле, укытучының да кимчелекләре булырга мөмкин. Ул хакта ата-ана аның үзенә генә әйтсә, алар бер-берсе белән уртак тел тапкан, дигән сүз. Ләкин шунысы да бар бит әле: кайбер ата-аналар белән балаларның үз-үзен тотышында кимчелекләр булуы турында күпме генә әйбәтләп сөйләшсәң дә, алар һаман үзләренең хаклы икәнлеген исбатларга тырыша. Бу очракта нишләргә соң, дигән сорау туа. Минемчә, фәкать сабыр булырга, ул ата-анадан беркайчан да йөз чөермәскә, бала өчен гадел көрәшне туктатмаска, ахырга кадәр үз сүзеңдә торырга, аек акыллы булырга кирәк. Чөнки акыл белән эш иткәндә һәр ата-ана белән уртак тел табарга була. Кыскасы, ата-аналар барлык балаларны да тигез күргән, тынгысыз, үз сүзендә тора белгән укытучы-сыйныф җитәкчесен һәрвакытта да үз итә, якын күрә, аны бала тәрбияләүдә якын дуслары, киңәшчеләре итеп саный.

- Сез мәктәптә баланы хезмәткә әзерләүнең үсешен ничек күзаллыйсыз?

- Хезмәткә әзерләү халык мәгарифен үзгәртеп кору системасының гомуми принциплары нигезендә яңартылырга тиеш. Аерым алганда, икътисади тәрбия һәм төпле белем бирү мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Моның юллары күп. Ләкин аларның иң мөһиме, һичшиксез, укучыларның җитештерүчән хезмәтен, коммерция эшчәнлеген оештыру, аларны җитештерү мөнәсәбәтләренә җәлеп итү. Чөнки яшүсмерләр нәкъ менә шул вакытта табыш, рентабельлек, аренда кебек төшенчәләрне үзләштерә, икътисади мәсьәләләрне үзләре хәл итәргә омтыла, сыйфатлы итеп эшләргә, материалларны сакчыл кулланырга, җиһазлар һәм эш коралларын төзек тотарга, чыгымнар һәм керемнәрне санарга өйрәнә.

Гомумән, укучыларны хезмәткә әзерләгәндә аларның һәркайсының мәнфәгатьләре, сәләтләре искә алынырга, укыту программалары, аларның вариантлары җирле, төбәк һәм милли үзенчәлекләрне, якын-тирәдәге җитештерү объектларын, укучылар контингентын күздә тотып төзелергә; программаларга менеджмент һәм маркетинг, дизайн, халык һөнәрчелеге, эшмәкәрлек һәм фермерлык, йорт хуҗалыгын алып бару, экология элементлары кертелергә тиеш. Киләчәктә мәктәпнең предприятиеләр белән икътисади хезмәттәшлегенә нигезләнгән яңача мөнәсәбәтләргә күчү, хәтта мәктәп-предприятиеләр, мәктәп фермалары һәм хуҗалыклары булдырылырга тиеш.

- Мәгълүм ки, белемнең сыйфатын күтәрү - дәүләт күләмендәге әһәмиятле эш. Бу җәһәттән соңгы елларда мәҗбүриләп кертелгән БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) күп кенә ата-аналарны да, укучыларны да пошаманга салды. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?

- Бердәм дәүләт имтиханы - яңа шартларда укучыларның белемнәрен тикшерүнең яңа формасы. Укучыларны югары уку йортына әзерләү - соңгы елларда мәктәп алдына куелган таләпләрнең иң мөһиме. Бердәм дәүләт имтиханы ике максатны - укучыларның белем дәрәҗәсенә бәя бирүне һәм мәктәп тәмамлаучыларны ике тапкыр имтихан бирүдән коткаруны күздә тота. Шулай итеп, югары уку йортына кабул итү имтиханын БДИ алыштыра.

БДИ илдә бара торган мәгариф реформасының нигез ташы булып санала. Болар модернизация юнәлешләрен хәл итәргә тиешле түбәндәге өч механизм ролен үтәргә тиеш:

- югары сыйфатлы белем алу мөмкинлеген арттыру;

- белем дәрәҗәсен күтәрү;

- бюджет средстволарын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру.

Бу чараларны уңышлы кулланганда зур шәһәрләрдән ерак авылларда яшәүче укучыларга, конституцион хокуклардан файдаланып, югары уку йортына керү юлы ачылып, дәүләт уку йортларында нормага кереп бара торган түләүле укудан, төрле югары уку йортларының үзләре уйлап тапкан кырыс таләпләреннән котылу мөмкинлеге туар иде.

Дөрес, берәүләр БДИне хуплый, икенчеләре аңа каршы. Фикерләр мондыйрак:

1. БДИ өчен әзерләнгән тестларның сыйфаты начар.

2. Укучыларның белем дәрәҗәсе төрле төбәктә төрлечә (Ярославль, Сарытау, Киров, Белгород, Ульяновски өлкәләрендә, Карачай-Чиркәс Республикасында - түбән, Мари Иле, Чуашстан, Якутия республикаларында, Чиләбе, Самара, Псков өлкәләрендә - югары).

3. Кампитр белән тестлар ярдәмендә имтихан алуга караганда, имтиханны "күзгә-күз" карап алу уңышлырак. Турыдан-туры имтихан алганда, укытучы укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, аның логик фикерләү кимәлен дә, мөстәкыйль уйлау сыйфатын да ачыклый. Тестлар абитуриент потенциалының 20-25 процентын гына бәяли ала. Шулай итеп, уйлый белүче, перспективалы студентны кабул итү мөмкинлеге югала.

4. БДИ баллары буенча кабул ителгән студент югары уку йортының үзенчәлекләрен белми. Мондыйлар, гадәттә, таныш булмаган уку йортын ташлап, икенчесенә күчә. Үзенә дә, уку йортына да зыян килә.

5. БДИ тестларының җавапларын бәяләүдә зур шәһәрдә һәм авылларда эшләүче педагогларның критерийлары бер-берсеннән нык аерыла. Моннан укучы зыян күрә.

6. Кампитр һәм Интернет заманында БДИ тестларындагы биремнәрне төрле төбәкләргә тарату мөмкинлеге зур. БДИнең объективлыгы югала. Имтиханны һәр җирдә дә бер үк вакытта уздыру зарур. Ләкин монда техник чаралар һәм кадрлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килә. Бу каршылыкны ничек чишәргә?

7. БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул иткәндә, җәмгыять өчен кирәкле, ләкин халык арасында популяр булмаган белгечләр әзерләүче вузларга бик аз кеше укырга керергә мөмкин.

8. БДИ баллары буенча берничә вузга кабул ителгән абитуриентлар югары уку йортына студентлар туплауда кыенлыклар тудыра. Планлаштырылган студентлар уку йортына килми. Буш урыннарга студентлар туплау проблемасы килеп чыга.

9. Абитуриентлар БДИ сертификатларын почта аша җибәрәчәк. Почта эшендәге җитешсезлекләр бу мөһим эшне вакытында башкарырга комачауламасмы?

10. БДИ буенча укучы 2 мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Математика һәм урыс теленнән имтихан бирү мәҗбүри итеп куела, калган имтиханны укучы үз ихтыяры белән сайлап тапшыра. Соңгы вакытта бер мәҗбүри имтихан (математикадан) калдырып, дүртесен сайлап тапшыру мөмкинлеге турында да сүз бара. Ләкин монда бер тискәре күренеш шәйләнә: укучы вузга БДИ нәтиҗәсе белән кабул ителгәндә, мәктәптәге уку фәннәре "кирәкле" һәм "кирәксез"гә әйләнмәсме? Профильле укытуга күчкәч, бу тенденция тагын да көчәймәсме? Болар мәктәпнең тәрбияви максатларын үтәүгә комачауламасмы?

11. БДИ нәтиҗәләре күп кенә төбәк, авыл мәктәпләрендә программа материалының тулысынча үтәлмәве кебек тискәре күренешләр булуын да күрсәтә. Укучыларның 20 процентының математикадан имтиханны "2" легә тапшыруы, "5" леләрнең бик сирәк кенә булуы - шуның ачык мисалы...

Мәгариф хезмәткәрләренең һәм галимнәрнең БДИ турындагы фикеренә анализ ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: БДИ, һичшиксез, кирәкле чара. Бердәм белем киңлеге булдыруда, мәгарифнең регионнардагы торышы турында объектив мәгълүмат туплауда аның әһәмияте зур. БДИ ярдәмендә ата -аналарның акчасы янга кала, югары уку йортына кабул ителүчеләр арасында авыл мәктәпләре балалары саны арта.

"БДИ нәрсә тикшерергә тиеш соң?" дигән сорау да урынлы кебек. Әлегә бу эштә катнашучыларның фикере уңай түгел: БДИ ярдәмендә укучыларның уйлау сәләте, акыл үсеше дәрәҗәсе түгел, ә бәлки, алар ятлаган фактлар һәм саннар гына тикшерелә. Укытучылар, тәрбиячеләр, сәнгать белгечләрен әзерли торган уку йортлары булачак белгечләрнең бу эшкә сәләтлеме, юкмы икәнен тестка биргән җаваплары нигезендә генә ачыклый алырмы икән? БДИ белән алга таба нәрсә булыр? Оештыру, идарә итү мәсьәләләре буенча гына нәтиҗәләр ясалырмы, әллә "авыруларны дәваларбызмы?"

БДИгә әзерлекне дә, аны уздыруны да камилләштерү зарур. Эшнең сыйфатын контрольдә тотучы профессиональ орган булдыру да мәслихәт. Бу орган укучыларның белем сыйфатына һәм әзерлегенә дә бәя бирер иде.

Илнар ЯРУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев