Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Нурулла Зиннәтуллин: Хатын-кызны гаиләгә кайтарырга кирәк

Нурулла хәзрәт, хатын-кызның төп алган белеме, көче гаиләгә багышланган булырга тиеш, дип саный.

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Печән базары» ярминкәсендә «Ислам һәм милләт» темасына лекциясендә хатын-кызның гаиләдәге роле турында сөйләде. «Хатын-кызны гаиләгә кайтарырга кирәк», - ди ул.

«Гаиләнең нигезендә хатын-кыз тора. Бүген хатын-кыз гаиләдән чыкты: бүген ул бизнес, шоппинг, ниндидер социаль проектлар белән шөгыльләнә, карьера төзи. Гаилә онытылды. Гаилә онытылу белән балалар, ир бозылды, гаилә тормышы бетте, шуңа күрә иң беренче гаилә дигәндә, хатын-кызны күздә тотабыз. Хатын-кызны гаиләдән тартып чыгардыңмы, гаилә дә, милләт тә, дин дә бетә, шуңа күрә хатын-кызны гаиләгә кайтарырга кирәк», - дип ассызыклады Нурулла хәзрәт.

«Мөхәммәт пәйгамбәр әйтә: Ике кыз баланы дөрес итеп тәрбияләгән ир кеше җәннәттә, ди, чөнки кыз бала – милләтнең, диннең нигезе. Дингә этәргеч, беренче догалар, милли җырлар өйрәтү әнидән килә. Мин әле хәтерлим: бишектә атындыра-атындыра «Туган тел»не дәү әни җырлый иде. Әнигә «бишектә ятканымны хәтерлим әле» дип әйткән идем. «Ничек хәтерләмәскә, биш яшькә кадәр бишектә яттың бит аягыңны салындырып» ди. Хәзер аңлашылды инде каян хәтерләвем», - дип көлдереп тә алды имам.

Нурулла хәзрәт, хатын-кызның төп алган белеме, көче гаиләгә багышланган булырга тиеш, дип саный. «Каядыр чыкты икән, президиумда, сәхнәдә утыра икән, бетте – гаиләсе дә, дине дә, милләте дә бетә. Шуны аңларга кирәк», - диде.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев