Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

НИЖГАРДА ФЕДЕРАЛЬ САБАНТУЙ

Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә. Быел федераль Сабантуй Түбән Новгород каласында узачак, дигән хәбәр ишетүгә, беркатлылык белән, аны матбугатта яктырту­чылар исемлегенә языласы иттек. Ука елгасы аша салынган күпер өстеннән әллә ничә тапкыр Ниж­гарга күз йөгертеп узган бар. Анда әле Казан өстенә килгәнче үк бик тә саллы Кремль-форпост төзеп куелуы...

Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә. Быел федераль Сабантуй Түбән Новгород каласында узачак, дигән хәбәр ишетүгә, беркатлылык белән, аны матбугатта яктырту­чылар исемлегенә языласы иттек. Ука елгасы аша салынган күпер өстеннән әллә ничә тапкыр Ниж­гарга күз йөгертеп узган бар. Анда әле Казан өстенә килгәнче үк бик тә саллы Кремль-форпост төзеп куелуы мәгълүм. Шуны үзебезнең Казан ныгытмасы белән чагыштыру омтылышы, җай табылгач, Нижгарга сәяхәт кылырга мәҗбүр итте сыман...
Федераль Сабантуй 16 июльдә узачак булса да, 14 журналист-бичараны 14 е көнне үк юлга озаттылар. Тик анда безне каршы алучы да, сәлам бирүче дә табылмады. Җиде ятларның җиде танышлары аша гына 15 е көнне иртән телефоннан Новгород өлкәсе хакимиятенең матбугат идарәсе белән бәйләнешкә кердек. Мең ялвара торгач, шулар шәһәр буенча сәяхәт үткәрәчәк бер кыз табып бирде. Кремльләренә кадәр сукырлар шикелле капшана-капшана үзебез барып җиттек, гид буласы кызый шунда каршы алды. Ләкин телендә, сөйләмендә татар милләтенә хөрмәт дигән хиснең эзе дә юк, ул хәтта биш йөз ел үткәннән соң да бабалары өчен үчне бездән ала сыман.
- Кремльнең бер манарасы Көянтә исемен йөртә. Легенда буенча, аны Казаннан Сафагәрәй хан безне таларга дип килгәч, үзен баһадир итеп күрсәткән бер кыз белән булган вакыйга хөрмәтенә шулай атаганнар. Сафагәрәй гаскәре Кремльне камалышка алгач һәм сакчы ирләр суга тилмерә башлагач, иңбашларына көянтә асып, безнең бер кыз кирмән тышындагы инеш буена төшәргә батырчылык иткән. Безнең ул кызыбыз гаҗәепләр матур, сыгылмалы билле булган икән. Менә шул чибәргә Сафагәрәй ханның күзе төшкән. Яугирләренә шушы чибәр кызны тотып, аның ятагына китерергә боерган ул. Әллә ничә татар яугирләре өстенә ташланса да, безнең чибәребез аларның барчасын кулындагы көянтәсе белән урып салган. Яңа йөзлек белән яуга кергәч кенә һәм әле ул чагында да кылыч йөзеннән үтеп, һәлак булган ул. Руслар шушы үрнәк белән батырланып яуга ташланганнар һәм Казан баскыннарын куып җибәргәннәр. Ә теге батыр кызны, үзенең көянтәсе белән бергә, әнә шул булачак манара нигезенә җирләгәннәр...
"Белгеч" кызыкайдан Сафагәрәй хан ясаган яу елын сорап карасак та, билгеле ки, җавап ишетмәдек. Асылда Сафагәрәй тик бер тапкыр - 1541 елда гына Мәскәү өстенә зур яу белән бара, ә Нижгардагы Кремльнең төзелеше 1516 елда ук тәмамлана инде. Ягъни Көянтә исемен алган манара кала эчендә Сафагәрәй походыннан ким дигәндә 25-30 ел алдарак калкып чыга һәм безнең ханыбызның ошбу атамада һичбер катнашы юк. Ләкин татарларны кыр­гый итеп тасвирлап кимсетү һәм яманлау, безнең өммәтне гафу кыла белмәү биш гасыр буена дәвам итә...
Чынбарлыкта әлеге кала урынында элек Бөек Болгар ханлыгының көнбатыш чигендәге зур кирмәне басып торган. Аны 1010-1015 елларда ук бөек Ибраһим Мөхәммәт улы нигезләгән. Елъязмаларга ул йә Янкала, йә Җүнкала рәвешендә кергән. 1088 елда Муром белән Рязань калалары өстенә оештырылган яулар барышында болгарлар нәкъ менә шушы кирмәнне тупланма лагерь иткән. Ләкин 1120 елда Юрий Долгорукий, 1164 һәм 1172 елларда Андрей Боголюбский, 1183 елда Всеволод Зур Оя Болгар ханлыгы өстенә талау походлары белән барган чакта, билгеле ки, иң беренче чиратта алар Янкаланы сытып узган һәм шул сәбәпле безнең бабаларның көнбатыштагы форпосты мантый алмаган. Ә инде 1218 елда Георгий Всеволод улы Болгар ханлыгының үзәгенә үтеп, анда Ашлы (Ошель) каласын да яндырып һәм җир белән тигезләп киткәннән соң, бабаларыбызның Янкаланы сак­лардай көч-куәте калмаган. Ул бөтенләй рус кулына күчкән һәм алар тарихына 1221 елда нигезләнгән рус каласы буларак кереп калган. Тарихны җиңүчеләр яза, аңлашыла булыр. Һәм менә шушы калада, Идел белән Ука елгалары кушылган урындагы биек тау башында 1500 елларда таш кирмән төзелеше башланган. Аңлыйсыздыр, аны иң беренче чиратта Казан ханлыгына каршы яу чабу өчен көнчыгыш форпост рәвешендә ясаганнар. Чөнки Ука елгасы рус кулына төшсә дә, ике арадагы чираттагы зур Сура елгасы татарлар кулында калган бит. (Олуг кенәзләре Василий Өченче генә, зур яу белән килеп, Казан ханлыгы җирендә 1524 елда Васильсурск каласы нигезли алган, ә безнең бөек Гаяз Исхакый 1918 елда Идел-Урал Штаты проектын төзегән чакта, хәтта әле Чабаксарны да шуның составына кертеп куйган булган һәм, иң гаҗәбе - чуашлар үзләре дә Исхакый проектын биш куллап яклаган бит!)
Нижгардагы Кремль төзелеше Явыз Иванның бабасы Иван III һәм атасы Василий III фәрманы буенча башкарылган. Нәкъ Казандагы шикелле үк 13 манарадан торган Кремль төзелеше 1516 елда тәмамланган (нәкъ биш йөз ел үткәннән соң без анда баш ияргә барып кайттык сыман). Нижгар кирмәне гаҗәеп зур мәйданга җәелеп нигезләнгән. Заманында аның Ука елгасы ягыннан корылган таш диварларының иң түбән ноктасы да елга тигезлегеннән 40 метр югарыда басып торган булган, ә кайбер урыннарда безнең бабайларга 120 метр биеклегендәге тау башында урнашкан манара һәм диварларны штурмларга туры килгән. 1552 елда Казанны яулап алганнан һәм аның кирмәнен җимереп бетергәннән соң, руслар өчен көнчыгышта куркыныч саналырдай дошман калмаган, шуңа күрә алар безнең Казан Кремлен соңыннан Нижгардагы шикелле үк дәһшәтле һәм көчле ныгытма итеп төзеп маташмаган.
Кремль мәйданы искиткеч зур һәм таш биналарга бай булгач, хәзер Рәсәй Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкил штатларын да, Нижгар өлкәсе губернаторы, Законодательное Собрание, Нижгар каласы башлыгы, аның хакимияте, хәтта шәһәр думасын да бер үк диварлар эченә туплап бетергәннәр. Кремль белән шәһәрне Ука елгасы икегә аерып тора. Елга өстендә 4 күпер бар. Бөек Рәсәйдәге "матур" гадәт буенча, аның ким дигәндә берсен әледән-әле ремонтка ябып торалар. Кремль эченә тупланган ул чаклы чиновник андый ремонт вакытларында һич тә соңармыйча, ничек кенә эшкә барып җитә икән?..
Нижгар урамнарындагы юллар коточкыч яман, мең ямаулы. Аларда юлларның бер өлешен нигезенәчә казып, өр-яңадан салуны да, борынгы йортларны яңарту шикелле эшләрне дә һич белмиләр, ахры. Ким дигәндә ике йөз ел элек төзелгән дистәләгән агач һәм таш биналар очрый, яртысы инде җиргә сеңеп бара, шуларны саклап калу, тарихи ядкәрләрне оныкларга илтеп җиткерү өчен алар һичьюгы Ульян яки Алабуга каласыннан үрнәк алып кайтса икән!..
Нижгар үзләрендә туып-үскән Максим Горький кебек әдип, Евгений Евстигнеев кебек артист, Валерий Чкалов кебек бөек очучы, академиклары, спортчылары белән лаек горурлана. Әлбәттә, 1612 елда Россияне поляк баскыннарыннан саклап калу өчен Нижгарда нигезләнгән ополчениене төзүче Кузьма Минин белән кенәз Пожарскийны да искә алырга онытмыйлар. Шунысы тешкә тия: Мининның чукынган татар Миннулла оныгы икәнен дә әйтеп үтүче юк...
Ә инде федераль Сабантуй дигән чарага кабат әйләнеп кайтсак, ул 1896 елда Бөтендөнья сәнәгать ярминкәсе үткәрелгән мәйданда ук узды. Дөрес, ул атаклы ярминкәдән хәзер инде бик аз гына истәлекле урыннар сак­ланып калган. Сабантуй да бер-берсенә терәлеп торучы 1 Май паркы һәм "Локомотив" стадионы мәйданына җәелгән иде. 1 Май паркында Сабантуй өчен җаваплы Түбән Кама каласы вәкилләре килеп, ике-өч көн алдан ук "Татарстан утары" дип аталган мәйдан корып куйган. Төп сәхнә, көрәш келәмнәре, димәк ки, төп тамаша залы да - "Локомотив" стадионында.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Нижгар губернаторы Валерий Шанцев Сабантуй мәйданына Кызыл Октябрь районының үзәге саналган Уразовка (Ураза) авылы аша урап килгән иде. Алар иртәнге 8 сәгатьтә үк анда танылган җырчыларыбыз Хәйдәр Бигичев белән Рәшит Ваһапов хөрмәтенә куелган бюстларны ачу тантанасында булган. Ни үкенеч вә мәзәк: Сабантуйга дип юнәлгән Казан журналистларының берсе дә, тагын да сәере - Бөтендөнья татар конгрессы, аның Нижгар өлкәсендәге милли-автономия мохтарияте җитәкчеләре, Ниж­гарга берничә йөз булып килгән Татарстан артистлары, җыр-бию ансамбльләренең һичкайсы анда катнашмады.
Татар милләтенең йөзек кашы булган Сабантуй бәйрәменең 27 чит илдә, Россиянең 57 төбәгендә шаулап-гөрләп узуы зур казаныш. Нижгардагы федераль бәйрәмгә дә Россиянең 46 регионында урнашкан милли-мәдәни мохтарият вәкилләре, сувенир, бәйләм, тегү, һ.б. кул эше белән үзенең бәләкәй генә бизнесларын булдырган кәсепчеләр, җыр-бию осталары, спортчылар җыелышып килгән. Казан белән Түбән Кама калаларыннан килеп җиткән артистлар һәм көрәшчеләрнең саны да алты-җиде йөз чамасы булгандыр. Ләкин менә Сабантуйны ачу тантанасында стадион урындык­ларына тезелгән тамашачыларның өч меңгә дә тулмавын күрү генә күңелне нык тырнады. Әле аларының да байтагы өстән кушу буенча килдек, дип зарлана бит тагын...
Сабантуй - Сабантуй инде ул, һәрчак матур уза. Нижгарда да өч урында сәхнә корып куелган булгач, иренмәгән җаннарның һәммәсе дә җыр башкарып карады, биеп шаккатырды. Гадәттәгечә, иренмичә килеп җиткәннәр көянтә белән су ташып, капчык киеп узышты. Чүлмәк ярып, баганага менеп, капчык белән сугышып та хәйран җилләнделәр. Парк булгач, билгеле ки, ат чабышлары уздыру өчен анда һичнинди җай табылмады. Сабантуйның йөзек кашы саналган көрәш финалы да - бер мичкә бал өстенә бер кашык дегет өстәүгә тиң булды. Әүвәл Татарстаннан килгән көрәшчеләр үзара чыш-пыш килешеп һәм җиңел генә бирелгән булып тәкатьне нык корытты. Ә абсолют батыр өчен бил алышта саф татар көрәшенең ни икәнен дә белмәүче, аяк чалышудан да тайчынмый торган Нижгар егете (килмешәкләргә нигез бирмәү өчен) җиңүче итеп танылды да куйды. Читтән килгәннәр, билгеле ки, сүгенеп һәм төкереп таралышты...
Өч тәүлек буена эчкә җыелган үпкәне дә яшереп калу олы савап булмас. Татарстан исеменнән килгән хәбәрчеләрнең һичкайсы үзен анда көтелгән йә кирәкле кунак итеп санамады. Теш сызлатырдай фольклорга әверелгән "Казан ятимнәре" шикелле гел-гел читтә, тибелеп кенә йөрдек. Сабантуй бәйрәмен дә, кунакларны да нижгарныкылар үзләре сорап алган. Ләкин Россиякүләм тантанага әзерлек эшләрен һәм бәйрәмне үткәрү дәрәҗәсен күтәрәсе, эшкәртәсе, нык чарлыйсы калган. Кунак чакыргансың икән, мунчаңа тикле ягулы булсын, ди бит безнең халык. Ә чиле-пешле ашны һичкем газиз итми.
В.ИМАМОВ.
Автор фотолары.
.Түбән Новгород өлкәсе губернаторы В. Шанцев (алда, кепка кигән), Татарстан Президенты Р. Миңнеханов (уртада) һәм Түбән Кама шәһәре хакиме А. Метшин Сабантуй мәйданына керә.
.Нижгар осталары пешереп куйган 200 килограммлы чәкчәкне мәйданга алып керү.
.Нижгар Кремленең Дмитрий атлы үзәк манарасы. Хәзер анда сәнгать музее.
.Кремльнең Георгий манарасы һәм аның каршында В. Чкаловка куелган һәйкәл.
.1896 елда үткәрелгән Бөтендөнья ярминкәсенең төп сәүдә йорты - хәзер "Пассаж".
.Татарстан утарында Шүрәле һәм Былтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев