Татарстан Президенты Р.Миңнеханов дәүләт карамагындагы кайбер музейларның эффектлыгын күтәрү йөзеннән килүчеләр аз булган музейларны эрерәкләренә кушу, оптимальләштерү кирәклеге хакында күрсәтмәләр биргән иде. Шул уңайдан Мәдәният министрлыгы нинди чаралар күрә соң?
Мәдәният министрлыгының Мәдәният үсеше бүлеге җитәкчесе Дамир Натфуллин (фотода) шушы хакта аңлатмалар бирде:
- Безнең республикада дәүләт карамагында 152 музей...
Татарстан Президенты Р.Миңнеханов дәүләт карамагындагы кайбер музейларның эффектлыгын күтәрү йөзеннән килүчеләр аз булган музейларны эрерәкләренә кушу, оптимальләштерү кирәклеге хакында күрсәтмәләр биргән иде. Шул уңайдан Мәдәният министрлыгы нинди чаралар күрә соң?
Мәдәният министрлыгының Мәдәният үсеше бүлеге җитәкчесе Дамир Натфуллин (фотода) шушы хакта аңлатмалар бирде:
- Безнең республикада дәүләт карамагында 152 музей эшләп килә. Шуларның 14 е эре музейлар, аларның 45 филиалы бар. Район җирләрендә - 49, аларның 44 филиалы эшләп тора. Боларның һәммәсендә 993 мең төрле экспонат саклана. Музейда оештырылучы кичәләр, экскурсияләр, эш алымнары - алардагы хезмәткәрләрнең иҗади осталыгыннан тора.
Музейларның файдасы турында сүз барганда, аларга тотылган чыгымның каплануы турында онытмаска кирәк. Узган ел дәвамында музейларда 6 миллион 12 мең кеше булган. Бу саннарны, нигездә, 7-8 музей тудыра. Калганнарның файдасы турында сораулар күп. Дөрес, халык музейларга күпләп йөри башлады, туристлар да күпкә артты. Моннан 5 ел элек дәүләт музейларына елына 3 миллион кеше килгән булса, узган ел ике тапкыр арткан. Бу саннар Зөя, Болгар музейлары хисабына да күтәрелде. 5 ел элек Зөя шәһәрчеген 50 мең экскурсант караган булса, узган 2017 елда 500 мең кеше карады.
Районнардагы музейларның соңгы биш елдагы үсеше 20 процент. Килүчеләр саны елына 5-6 процентка арта бара. Әмма бу бик аз. Бу көненә 2-3 кеше керә дигән сүз. Шуңа күрә Президент аларны оптимальләштерү турында сүз кузгатты да инде.
Оптимальләшү нинди формада барачак? Сүз күбрәк районнардагы мемориаль, тематик музейлар турында бара. Мемориаль музейларны урыныннан кузгату авыр. Чөнки алар гадәттә тарихи урыннар, истәлекле йортлар белән бәйле. Ә менә авыллар тарихына багышланган кечерәк музейларны туган як турында сөйләүче бер генә музейга берләштерү мөмкинлеге бар. Оптимальләштерү 2007-2009 елларда булган иде инде. Ул чакта районнардагы берничә "Туган як" музеен берләштерделәр. Мәсәлән, Әлмәт районындагы 6 музейдан Әлмәтнең үзендә бер зур музей ясадылар.
Яңа музейлар да ачылып килә. Ел саен инициативалы кешеләр көче белән 4-5 музей туып тора.
- Соңгы елларда Татарстанны туристлар өчен мавыктыргыч төбәкләр исемлегенә кертә башладылар. Казан Кремлен, Болгар-Зөяне карарга бөтен дөньядан киләләр. Туристик маршрутларга кайсы музейлар кергән?
- Мәдәният министрлыгы белән Туризм буенча комитет арасында музейларның кызыклылыгын арттыру турында килешү бар. Хәзер музейларны булачак чемпионатка әзерләү бара. Туристик маршрутларга хәзергә зур дәүләт музейлары гына кергән. Бу Милли музей, Казан Кремле тыюлыгы, Зөя утрау шәһәрчеге, Болгар тыюлыгы, Алабуга, Чистай шәһәр музейлары.
- Ә шәхси ачылган музейларга дәүләт тарафыннан игътибар бармы?
- Шәхси музейлар - ул безнең өчен яңа юнәлеш. Дәүләт өчен алар да файдалы. Чөнки шәхси эшмәкәр тырышлыгы белән дә зур эш башкарыла. Хәзер шәхси музейларга грантлар бирү турында положение хәзерлибез. Чөнки, күренә ки, шәхси музейларга йөрүчеләр бар. "Социалистик көнкүреш музее"нда Президент Р.Миңнеханов та булган иде. Ул аны туристларга күрсәтү өчен маршрутка кертергә кушты.
- Музейларга балалар күп киләме? Чөнки хәзер районнардан автобуска утыртып балаларны шәһәргә алып килүнең кагыйдәләре гаять катлаулы. Моның өчен һәр баланың иминият кәгазе, автобуста табиб булырга тиеш.
- Әлбәттә, музейга килүчеләрнең өчтән бере - балалар. Аларны музейлар белән кызыксындыру өчен күп чаралар күрелә. Хәзер музейларда педагоглар да эшли. Ул балаларга дәрес, уен формасында экскурсия үткәрә. Элек, без кечерәк чакта, музейдагы бер әйбергә дә кагылырга ярамаса, хәзер аларда тегермән тартып та, коймак пешереп карап та була. Моннан тыш, 2013 елдан башлап, һәр музей айга бер көн балалар өчен ишекләрен түләүсез ача. "Музей төне" акциясе дә кечкенәләрне кызыксындыра.
Аннары музейлар эшчәнлеге даими яңарыш кичерә. 3D күренешләрне файдалану, музейларда төрле чаралар, бәйрәмнәр уздыру гадәтигә әйләнде. Моннан тыш 2025 елга кадәр Татарстандагы барлык музейдагы ядкәрләрнең электрон каталогын туплау бара. Ул "Татарстанның виртуаль музее" дип аталачак. Аны караганнарның безнең республиканы үз күзләре белән күрү теләге туар дип уйлыйбыз.
Ел саен республиканың Дәүләт музей фондына 5 процентка кадәр экспонатлар өстәлеп тора. Соңгы елларның табышы - ул Зөя-Болгар утрауларында табылган ядкәрләр. Хәзерге вакытта Зөядә бик яхшы хәлдә сакланган Татар бистәсе урамнарын казу бара. Бу табылдыкларга нигезләнеп, Зөядә Агач музее ачылачак. Болгардагы Икмәк музеен яраткан кебек, яңа ачылачак музейны да кызыксынып караучылар күп булыр дип өметләнәбез.
Р.S. Татарстандагы музей хезмәткәрләренең уртача яше - 50 яшь. Ә уртача хезмәт хакы - 20 мең сум.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Нет комментариев