Мәдәни җомга

Мәскәү татарлары штабы

Рәсми мәгълүматлар Мәскәүдә якынча 11 миллион кеше гомер кичерүен дәлилли. Ә чынлыкта бу санның 20 миллионга җитүен әйтәләр. Якынча исәп-хисаплар исә башкала халкының бер миллион тирәсе татар булуын күрсәтә.

Әлбәттә, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезнең шактые үз туган телен белми, яисә аларның татарча сөйләме үзара аралашу вакытында сирәк сүзләр кыстырып җибәрү дәрәҗәсендә генә. Россия башкаласында гомер кичерүче татарлар арасында республикабызда җитәкче урыннарны биләгән кешеләр, фикер ияләре дә хәтсез. Татарстанның элеккеге башлыгы Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1991-1993 елларда нәкъ менә шундый кешеләрне үз тирәсенә якынайта башлый. Ул елларда аның нияте - Татарстаннан Мәскәүгә килгән белгечләрнең кадерсезләнеп йөрүенә юл куймау. Шуңа күрә алар тупланып, бер-берсенә үзара ярдәм итеп яшәү турында килешәләр. Алга таба исә максатлар да киңәя бара.


Күрешкән, аралашкан мәлләрендә, алып барган сөйләшүләрендә сүзләре милләтебезне, телебезне саклап калу кебек мәсьәләләр тирәсендә куера. Шуннан соң хәрәкәткә үз милләте язмышына битараф булмаган яшьләр дә тартыла. Алар белән эшләүне “Мәскәү татарлары штабы”ның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Ямалиев (өске фотода) үз кулына ала. Очрашулар да ешаеп китә. Башта "Китай-город"та җыелуны гадәт итәләр. Шушы рәвешле үз халкының киләчәге өчен эчтән янып, борчылып йөргән кешеләрне милли идея бергә туплый, 1997 елда “Клуб 16” дигән аралашу мәйданы барлыкка килә. Аннары ике елдан аның исеме “Мәскәү татарлары штабы” итеп үзгәртелә.

Милләтен яраткан, үз телендә аралашасы килгән татарларның күбесе “Мәскәү татарлары штабы” тирәсенә көннән-көн күбрәк туплана бара. Моннан тыш алар биредә үз кызыксынулары һәм һөнәрләре буенча да берләшә башлый. “Штаб” каршында хәрбиләр, эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар – “Офицерлар”, табибләр, Мәскәүнең медицина уку йортлары студентлары – “Гиппократ”, яшь эшмәкәрләр – “Масштаб” клубларына, өлкәнрәкләр – Мәскәү аксакаллары советына, тарихчылар, әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре берләшмәләренә оешып эш алып баралар. Моннан тыш оешма яшьләр теләге белән КВН командасын, Татарстанның “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” хоккейчылары Мәскәү стадионнарында көч сынашканда, җанатар булып утыручы фан-клубларны да оештыра. “Татарча мафия” интеллектуаль уены да үз тирәсенә шактый милләттәшләребезне туп­лаган. Төп әһәмият исә, Фик­рәт Табиев теләген истә тотып, татар мәдәниятен һәм телен саклау һәм татар кадрларын әзерләү юнәлешләренә бирелә, клуб­лар үз эшләрен шушы максатка җайлап алып барырга тырыша. Әлбәттә, бурыч – катлаулы. Мәгариф учреждениеләрендә татар яшьләрен милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләргә мөмкин. Әмма алар башкалада юк дәрәҗәсендә. Якшәмбе һәм шәхси татар мәктәпләре бар-барын, әмма алар бармак белән генә санарлык, татар балалар бакчалары һәм яслеләр кирәк. Мәскәүдә бердәнбер булган татар мәктәбендә дә балаларга гореф-гадәтләребез күпмедер дәрәҗәдә сеңдерелсә дә, фәннәр рус телендә укытыла.

Шунысы әһәмиятле: “Штаб”ка йөрүче кызлар-егетләр таныша, үзара татарча аралаша, гаилә кора икән, бу инде оешма эшчәнлегенең күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәсе булуы турында да сөйли. “Эшне иң элек үзеңнән башларга кирәклеген искәртеп торабыз. Һәркемгә үзенә, бүгеннән башлап балаларым белән татарча гына аралашачакмын, дигән фикер беркетүе әһәмиятле. Менә шул чагында тел өйрәнү мәсьәләсендә күпмедер алга китеш булачак. Гомумән, татар гаиләсе институтына зур игътибар бирергә кирәк. Монда әби-бабаларыбызның ярдәменнән башка гына булмый”, – ди Рөстәм әфәнде.

Хәзерге вакытта “Мәскәү татарлары штабы” башкалада гомер кичерүче 2,5 мең кешене берләштерә һәм ул рәсми теркәлгән иң зур татар оешмасы булып исәпләнә. Аның җитәкчесе “Штаб”ның исемен татар халкын милләт буларак саклап калу өчен көрәш алып барылуы белән бәйләп аңлата. “Без дә бүген хәрби хәл, битарафлык һәм нигилизмга каршы көрәшәбез – ди ул. – Әйтик, без татарларның күбесе бер-берсе белән дус түгел. Дөреслекнең күзенә туры карарга кирәк. Хәтта бер йортта яшәгән милләттәшләребез белән дә йөрешмибез түгелме? Күршедә генә гомер итүче милләттәшләребезне чәйгә чакырырга безгә нәрсә комачаулый? Татарлар бердәм булырга тиеш”. Штаб­та шушы нияттән төрле очрашулар һәм кичәләр оештырыла. Әйтик, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, патриот-ша­гыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым катнашындагы очрашулар яшьләрдә милләттәшләренә карата кызыксынуны һәм ихтирамны арттыра. “Мәскәү татарлары штабы” очрашулар, татар җәмәгать эшлеклеләренә багышланган фильмнар төшерү эшен дә алып бара. Алар интернет челтәренә дә урнаштырыла. 20шәр фильм төшерелгән еллар да булган. Танылган галим Әгъдәс Борһанов, милли-иҗтимагый хәрәкәт активисты Мөхәммәт Миначев, шагыйрь Әхмәт Саттар, бу дөньядан үткән башка танылган галимнәребез, язучыларыбызны искә алу кичәләре дә егет–кызларда милләтләре белән горурлану хисләре уятадыр. Оешма тырышлыгы белән алты ел дәвамында өч айга бер тапкыр "Беренче намаз" дигән акция уздырылып килә. Хәзрәтләрдән динебез турында вәгазь тыңлату, аннары бергәләп намазлыкка басу да үз нәтиҗәләрен бирә, милләттәшләребез арасында ислам дине кушканнарны алга куеп яшәүчеләр ишәя. Гомумән, “Татар штабы” һәрвакыт шаулап-гөрләп тора, биредә төрледән-төрле очрашулар, кичәләрдән тыш, яшьләр катнашында чаралар, флешмоблар, фестивальләр, концертлар уза. Мәскәүдә татар эстрадасы барлыкка килү башкалада яшәүчеләрнең – бер горурлыгы. Оешманың эшчәнлеге Рамазан аенда тагын да активлаша, догалы-сәгадәтле ифтарлар уза. 2018 елда шушы рәвешле 100дән артык чара уздырылып, анда ун меңнән артык кеше катнашкан.

Әлбәттә, хыяллар, ниятләр – зурдан. Әйтик, татар театр студиясе булдыру, меценатлар һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме белән татар студентлары өчен тулай торак төзү, Мәскәү янында татар мәктәбе, балалар бакчасы булган бистә торгызу – шундыйлардан. Штаб шулай ук милләттәшләребезнең бердәм архивын тупларга, федераль татар яшьләре оешмасын һәм үз телебездә тапшырулар алып бара торган федераль радиоканал ачарга, татарлар өчен туган телдә эшләүче бердәм социаль челтәрен булдырырга тәкъдим итә.

Бүген “Мәскәү татарлары штабы” ТАССРның оештырылуына 100 ел тулуга багышланачак чараларга һәм 2020 елда узачак җанисәп алуга әзерлекне башлап җибәргән. “Штаб” барлык татарларны бер милләт итеп кабул итә, керәшенгә дә, мишәргә дә, Кырым, Себер татарларына да бүлми, әмма аларның үзләренең дә бу мәсьәләгә бердәм каравы сорала. Аннары башка халык­лар арасында яшәгән милләттәшләребез арасында катнаш никах белән яшәүчеләр күп. Аларның да җанисәп алу вакытында үз милләте ягына борылулары бик тә әһәмиятле. Оешма бүген үк инде бу мәсьәләдә дә аңлату эшләре алып бара.

Шушы көннәрдә “Мәскәү татарлары штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев һәм аның ярдәмчеләре, хәрәкәтнең оешуына 20 ел тулу уңаеннан, Казанның “Милләт йорты” бинасында галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар белән очрашты. Бу юлы да төп фикер татар халкы язмышы турында барды, шушы җәһәттән төрле фикерләр әйтелде.

Профессор Хатип Миңнегулов үз чыгышында элеккерәк елларда Россия дәүләте башкаласының татарларның мәдәни үзәге дә булуын искә төшерде. Анда татарча газеталар нәшер ителгән, милли мәктәпләр эшләп торган, театр труппалары татар телендә спектакльләр куйган. Галимгә узган ел, мәктәпләрдә татар теле дәресләре тыелуы сәбәпле күңел төшенкелеге кичергән чорда башкалага сәфәр кылырга туры килгән. Ул Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбендә Гаяз Исхакыйга багышланган кичәдә катнашкан. Шунда аны “Штаб”ка да дәшеп алганнар. Х.Миңнегулов анда оешма алып барган эшчәнлек белән танышкан. “Шулчак, милләтебезнең киләчәге булуын аңлап, кәефем күтәрелеп китте”, – диде ул.

“Мәскәү татарлары штабы” рәисе Рөстәм Ямалиев исә татарлар яшьләрдә телгә һәм милләткә карата горурлык уятуда, берничә гасыр үз ватаннарын җуеп яшәүгә карамастан, телләреннән язмаган, дәүләтләрен булдырган яһүдиләрнең милли идеология тәҗрибәсен үрнәк итеп кулланырга тиеш, дигән фикердә. Бу уңайдан ул үзе дә Израильгә барып күреп кайткан. “Яһүдләрнең рухи нигезе телдә һәм диндә. Алар бүген үзләренең яшьләрен шул идеологиягә таянып тәрбияли, үз милләт вәкилләре белән гаилә кора, үз телләрендә сөйләшә ала. Без дә балаларыбызны милли хисләр сеңдереп үстерергә тиеш”, – ди Р.Ямалиев. “Милләт йорты” хуҗасы Рәүф Хәсәнов телебезне саклауда төп хикмәтнең безнең үзебездә булуын, гаиләдә бары тик татар телендә генә сөйләшергә тиешлегебезне искәртте. Аның гаиләсенә, өенә рус сүзләре керми.

Павел Шмаков директор булган “СОлНЦе” мәктәбендә татар телендә чиста сөйләшүче балалар шактый күп икән. Әмма директорларны җыеп, ике ай эчендә татар теле укытучыларын куарга кушкан вакытта шактый куркыныч та булып киткән. “Мәхкәмәләр әле дәвам итә. Мәктәптә татар теле дәресләре кимеде кебек, әмма бу чын­лыкта алай түгел. Тел һәм милли мәдәният мәсьәләләрендә ашыгырга ярамый. Без барыбер дә укытучыларның татар теле сәгатьләрен саклап кала алдык”, – диде П.Шмаков. Дәресләр укучылар өчен дә бик уңайлы вакытта куелган. Башта балаларын татар теле дәресләренә кертмәүче 10-15 ата-ана булган. Әмма тел сәгатьләрен кызыклы, балалар үзләре тартылып укый торган иткәч, укучылар үзләре үк бу дәресләргә бик теләп йөри башлаган.

Сөйләшүгә академик Индус ага Таһиров нәтиҗә ясады кебек. Галим Россия җитәкчелегенең телебезгә каршы алып барган сәясәте шартларында үзебезне динебез аша һәм гаиләләрдә саклап калу мөмкин булуын искәртте. “Татар халкы яшәячәк. Милләтнең тамыры тирән. Аны беркем дә йолкып ала алмый”, – диде ул.

Очрашуда Татарстанның элеккеге җитәкчесе, “Мәскәү татарлары штабы”н оештырган Фикрәт Табиевне дә искә алдылар. Мирфатыйх Зәкиевкә студент елларында аның белән бер тулай торакта яшәргә туры килгән. Галим Татарстанның элеккеге җитәкчесенә бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Индус ага Таһиров исә Фикрәт Табиев турында төрле фикерләр яшәвен, әмма аның күренекле шәхес икәнлеген, аны онытырга ярамавын әйтте.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: