Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мәскәү суды Казан университеты ректоры Илшат Гафуровны тикшерү изоляторында калдырды

Ул кичә Мәскәү шәһәре судына, җәза чарасын өй аресты белән чикләүне сорап, шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Мәскәү шәһәре суды Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның апелляцион шикаятен канәгатьләндермәде, ул тикшерү изоляторында калды.

Гафуров кичә Мәскәү шәһәре судына, җәза чарасын өй аресты белән чикләүне сорап, шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Әмма Басман суды карарны үзгәрешсез калдырды. Бу хакта Мәскәү суды сайтында мәгълүмат чыкты.

Узган елның декабрендә Гафуровны тоткарладылар һәм аны Мәскәүгә җибәрделәр. Ул, суд карары нигезендә, 21 февральгә кадәр тикшерү изоляторына урнаштырылды.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр 1999 елның 29 августында Илшат Гафуровның заказы буенча Алабуга депутаты үтерелгән дип саный. 

 

 Елена Сәләхова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев