Мәдәни җомга

МӨСЕЛМАН КИНОФЕСТИВАЛЕ ТАТУЛЫККА ӨНДИ

5-11 сентябрьдә башкалабызда X халыкара мөселман киносы фестивале булып узды. Анда дөньяның 22 иленнән 50 фильм күрсәтелде. Моннан тыш, төрле кинотеатрларда бәйгедә катнашмаган, әмма фестивальнең рухына бик тә туры килгән тагын 150 кинофильм тамашачылар хозурына тәкъдим ителде. Жюридә Төркмәнстан кинорежиссеры, сценарийлар авторы, оператор Хуҗакүли Нарлиев, төрек кино белгече, тәнкыйтьче Ихсан...

5-11 сентябрьдә башкалабызда X халыкара мөселман киносы фестивале булып узды. Анда дөньяның 22 иленнән 50 фильм күрсәтелде. Моннан тыш, төрле кинотеатрларда бәйгедә катнашмаган, әмма фестивальнең рухына бик тә туры килгән тагын 150 кинофильм тамашачылар хозурына тәкъдим ителде.


Жюридә Төркмәнстан кинорежиссеры, сценарийлар авторы, оператор Хуҗакүли Нарлиев, төрек кино белгече, тәнкыйтьче Ихсан Кабил, танылган драматургыбыз Мансур Гыйләҗев, Әзәрбәйҗан режиссеры Тофик Хөсәен улы Измайлов, Көньяк Кореядән кино белгече, тәнкыйтьче Хонг Санг Ву эшләде.

Билгеле булганча, Казан мөселман киносы фестивале «Мәдәниятләр аралашуы аша - мәдәниятле аралашуга» дигән шигар белән уздырыла. Анда дуслыкка, татулыкка, милләтара, динара толерантлыкка өндәгән фильмнар гына күрсәтелә. Аны икенче төрле «гуманлы кино фестивале» дип тә исемләп була торгандыр.

Шигаре бер булса да, һәр елны фестиваль үзенә бер төрле рәвештә үтә. Быел, мәсәлән, бик зур кино йолдызлары килмәде. Соңгы берничә елдан аермалы буларак, быел Татарстан авторларының фильмнары чагыштырмача күбрәк күрсәтелде. Салават Юзеевнең «Корбан-роман» тулы метражлы нәфис фильмы, Алексей Барыкинның «Сухая река», Марсель Гайнуллинның «Цветы запоздалые» кыска метражлы нәфис фильмнары, Илдар Матуровның «Туфан есть Туфан» кыска метражлы документаль фильмы, Сергей Киатровның «Зилантовы сказки» мультфильмы шундыйлардан.

Фестиваль кызыл келәмнән башланды

Кызыл келәм күптән инде кинофестивальләрнең символына әйләнде. Без дә үзебезнең кино бәйрәмен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге каршында кызыл келәм җәеп ачабыз. Быел аннан танылган Һолландия режиссеры Йос Стеллинг, Русиянең атказанган артисты Наталья Аринбасарова, режиссер, Русиянең халык артисты Вера Глаголева, Русиянең халык артисты Борис Щербаков, актриса Анна Леванова, сайлап алу комиссиясе рәисе, тәнкыйтьче Сергей Лаврентьев, төркмән киносының классигы, режиссер Хуҗакүли Нарлиев җитәкчелегендәге жюри һ.б. атлап узды. Билгеле булганча, мөселман кинофестивален оештыручыларның берсе - Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин. Бәйрәмне ачу тантанасында лаеклы рәвештә фестивальнең президенты исеменә лаек булган Равил хәзрәт Америка, Аурупа кинотөшерүчеләренең дә гуманлылык идеяләренә күңелләрен салып, Казаныбызга тартылуы җәһәтеннән горурлыгын вә шатлыгын белдерде. Тамашаны алып барган Борис Щербаков Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның котлау хатын укып ирештергәннән соң, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестиваль кунакларына Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

- Беренче елны фестивальдә 12 илдән 40 кинофильм катнашкан булса, быел 56 илдән 500 заявка килде, - дип, кино бәйрәменең елдан-ел киңрәк колач алуына карата шатлыгын белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Бәйрәмне Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин, «Голос» телепроекты җиңүчеләренең берсе Эльмира Кәлимуллина һ.б. чыгышлары бизәде.

Белгечләргә бер сорау

Шулай да Казан мөселман кинофестивале дөньядагы бүтән кино чараларыннан аерыла. Бездә, мәсәлән, ачылган көн кызыл келәм белән түгел, ә презентация белән истәлекле. Быел, әйтик, тамашачылар игътибарына танылган актриса, режиссер Вера Глаголеваның «Две женщины» нәфис фильмы тәкъдим ителде. И.Тургеневның «Месяц в деревне» әсәре буенча төшерелгән, XIX гасыр урыс дворяннары тормышын чагылдырган бу фильмда Ислам кануннарына сыймаган мәхәббәт коллизияләре кайберәүләргә урынсыз да тоелырга мөмкин. Әмма фильм шулкадәр матур, сыйфатлы төшерелгән, нечкә төсмерләрне чагылдырган ки, ул бер карауда күңелләрне әсир итте. Бу очракта мөселманныкы һәм мөселманныкы булмаган кино нинди соң ул, дигән сорау туа. Бу сорауны без сайлап алу комиссиясенә юлладык.

Ислам һәм мөселман кинолары икесе бер түгел

Сайлап алу комиссиясе әгъзаларыннан берсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, мәсәлән, Ислам һәм мөселман киносы төшенчәләрен аера белү кирәклеген әйтте.

- Мөселман киносы - Ислам киносыннан киңрәк күренеш, ул мөселманнарның тормышын, гадәт-йолаларын, проблемаларын чагылдыра. Гомумән, Казан кинофестиваленә гуманлылык хас, - диде Рөстәм хәзрәт.

Шәрекътә кино сәнгате ни хәлдә?

Шәхсән үземә фестивальнең беренче елларында гарәп илләреннән, Шәрекътән, көньяктан катнашучылар күбрәк сыман тоела иде. Менә быел да Төркмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан фильмнары бик аз. Совет заманында матур кинофильмнар белән дан тоткан бу республикаларда бүген кино сәнгате ни хәлдә соң? Әлеге сорауга жюри рәисе, Төркмәнстан киносының аксакалы Хуҗакүли Нарлиев җавап бирде.

- СССР таркалгач, кино сәнгате дәүләт тарафыннан финансланмый башлады, шуңа күрә бу республикалар кыен хәлдә калды, - диде ул. - Бүген дә аларда кино тигез үсми. Казахстан, мәсәлән, матур кинофильмнар төшерә. Әмма шуны да әйтергә кирәк, СССР таркалгач, без зур прокат мәйданын югалттык. Шуңа күрә кино алга киткән илләрдә дә талантлы режиссерлар Көнбатышка йөз тотып иҗат итәргә мәҗбүр. Әмма Көнбатышта безнең тормышны аңламыйлар шул. Бервакыт без Австриядәге бер кино фестивалендә катнаштык. Анда күрсәткән фильмыбызда улын югалту сәбәпле, килене белән кыен хәлдә калып, авылдан шәһәргә акча эшләргә барырга мәҗбүр булган бер ана турында бәян ителә. Болар юлда машина туктата. Юл озын. Шофер төпченеп, әбекәйдән хәлләрен сөйләтә. Шуннан кинәт далада туктый бу. Әбигә тормоз педаленнән аягын алмый утырырга куша, юкса, машина кузгалып китә дә харап булабыз, дип кисәтә. Беркатлы әби аны-моны сизенми, әйткәнне үти. Ә теге кабахәт шул вакытта әрҗәдәге яшь хатынны дәшеп төшереп көчли. Нәкъ шул вакытта кино залында көчле алкышлар яңгырады. Менә шундый хәлләр. Ә гомумән, төрки җөмһүриятләргә килгәндә, Якутия, мәсәлән, үзенең тамашачысына гына йөз тота. Алар Дания, Канада, Норвегия, Финляндия белән берләшеп, үзләренең арктик фестивален үткәрә. Төньяк үзенә аерым, көньяк үзенә аерым булып чыга. Югыйсә, көньяк осталарыннан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин.

Диванда ятып идея эзләү

Билгеле булганча, мөселман киносы фестивалендә танылган артист, режиссерлар белән очрашулар да үтә, алар яшь иҗатчылар белән тәҗрибә уртаклаша. Русиянең халык артисты, танылган режиссер Константин Лопушанский үткәргән осталык дәресендә безгә дә катнашырга туры килде. Иң элек тамашачыларга кино остасының, Ленинград блокадасында калып, бер-бер артлы вафат булган оркестр музыкантларына багышланган «Соло» фильмын күрсәттеләр. Алар авыр хәлдә дә атнага бер тапкыр радиодан концерт яңгырата торган булган. Фильмның идеясе ничек туган соң? Константин Лопушанский үзе скрипка буенча Казан консерваториясен тәмамлаган. Шуңа күрәдер, мөгаен, аның фильмнарында музыка зур урын били. Ул вакыйгалар фоны гына түгел, ә драматургиянең бер өлеше булып тора. Аннары оста Санкт-Петербург консерваториясендә аспирантура тәмамлый һәм Мәскәүдә ВГИК каршындагы сценарист һәм режиссерларның югары курсларына укырга керә. «Соло» фильмының идеясе Санкт-Петербургта ук килә. Режиссер сценарий язучы яшьләргә фәкать күңел аша узган темалар гына алырга киңәш итте. Теманы тормышка ашыра башлау өчен бер этәргеч кирәк, билгеле. К.Лопушанский, мәсәлән, диванга ятып музыка тыңлый икән. Шул вакытта күз алдына килгән образлар фильмга ачкыч булырга мөмкин. «Соло» фильмына, мәсәлән, аны француз композиторы Оливье Мессиан музыкасы илһамландырган. «Сценарий язар өчен, беренче чиратта, образлы фикерли белү кирәк, ә язу тәҗрибәсе булмаска да мөмкин», - диде оста. Идея тугач, аны ким дигәндә ярты ел күңелдә йөртергә кирәк. Билгеле булганча, кино төшерү озак вакыт сорый. Кино төшерү - ул билгеле бер идея өчен вакытыңны корбан итү. Ә бер кинофильм төшерер һәм аны берәр фестивальгә тәкъдим итәр өчен ким дигәндә 5 ел вакыт кирәк. «Сезнең идеягез бу корбанга торырлыкмы?» - дигән сорау белән күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер К.Лопушанский.

Мәдәниятләр диалогы

Мәдәниятләр аралашуы, беренче чиратта, нәфис фильмнарда ачык күренде. Беларусьнең «Бабу» фильмында, мәсәлән, белорус әбисе һәм әзәрбәйҗан кызы, Әзәрбәйҗанның «Умереть отмщенным. Письма из прошлого» фильмында әзәрбәйҗан һәм алманнар, Русиянең «Испытание» фильмында казах кызы һәм урыс егете, Хорватиянең «Путь Халимы» фильмында мөселман кызы һәм христиан егете мөнәсәбәтләре тасвирланган һ.б. Алар бер-берсен танып белә, бу мөнәсәбәтләр аркылы шәхесләрен үстерә, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнә, ярата. Изге Коръәнебездә дә кешелекнең ир вә хатыннарга, кавемнәргә бүленеп яратылуы, шуның белән адәм балаларына бер-берсен танып белү, үсү максаты куелуы турында аять бар. Шуңа күрә мәдәниятләр диалогы мөселман киносы төшенчәсенә бик тә туры килә. Мәдәниятләр аралашуы аша мәдәниятле аралашуга да ирешсәк, мөселман кинофестивале үз максатына ирешкән булып чыга.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Х халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасыннан күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: