Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә бару кагыйдәләре үзгәрде

Согуд Гарәбстаны 2022 елның 5 мартыннан гомрә кылырга ниятләүчеләр өчен кайбер чикләүләрне бетерде.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы Согуд Гарәбстанына бару, Мәккә һәм Мәдинәдә изге урыннарны зиярат итү кагыйдәләренә кертелгән соңгы үзгәрешләр турында хәбәр итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

Согуд Гарәбстаны 2022 елның 5 мартыннан гомрә кылырга ниятләүчеләр өчен кайбер чикләүләрне бетерде. 

Аерым алганда, ПЦР-тестларны тапшыру таләбе гамәлдән чыгарыла, ләкин вакцина ясату мәҗбүри булып кала. Согуд Гарәбстаны ПЦР-тест нәтиҗәләрен таләп итмәсә дә, гражданнарның үзләре өчен ПЦР-тестлар тапшыру мәҗбүри. Тест нәтиҗәләрен аэропортларда очып китү һәм транзит вакытында сорарга мөмкиннәр. Бу хактагы мәгълүматны үзең оча торган авиакомпания операторларыннан ачыклап бетерергә кирәк булачак. 

Шулай ук Согуд Гарәбстанына килеп җитү белән кертелә торган карантин һәм мәчетләрдәге социаль дистанция бетерелә. Биш тапкыр намаз өчен мәҗбүри рөхсәт гамәлдән чыгарыла. Ике яшьтән зуррак балаларга Хәрам мәчетенә һәм Пәйгамбәребез мәчетенә керү рөхсәт ителә. Моның өчен баланың Согуд Гарәбстанында элемтәләрне күзәтү өчен Tawakkalna (Covid-19 KSA) рәсми кушымтасы һәм аның яшел статуслы (Immune) булуы кирәк.

Моннан тыш, «омикрон» барлыкка килгәннән соң элемтә өзелгән илләр белән һава юллары янәдән ачылды.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев