Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

МИН КИТСӘМ, КИНӘТ КИТӘРМЕН…

Туфан Миңнуллинның Казансу елгасына терәлеп диярлек торган фатирына узам. Танылган язучыбызның илһамланып корган соңгы оясы. Өй хуҗабикәсе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия мондагы бер генә әйбергә дә тимәгән - бөтенесе дә Туфан абый алганча, ул күз алдына китергәндәгечә. Бу иркен, матур фатирны аларга...

Туфан Миңнуллинның Казансу елгасына терәлеп диярлек торган фатирына узам. Танылган язучыбызның илһамланып корган соңгы оясы. Өй хуҗабикәсе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия мондагы бер генә әйбергә дә тимәгән - бөтенесе дә Туфан абый алганча, ул күз алдына китергәндәгечә. Бу иркен, матур фатирны аларга Туфан абый әзер булганчы күрсәтмәгән дә.
«Әти, күрсәт инде», дигән Әлфиясенә дә: «Күрсәтмим, йә берәр кимчелек табып, күңелемне төшерерсез», - дигән. Нәҗибәсенә зур сюрприз ясап, кухня гарнитуры, озын бар өстәле куйдырткач, ике пыяла шкафка үзенең яраткан сын-уенчыкларын тезеп бетергәч кенә керергә рөхсәт биргән. Ә үзе эшчеләр белән мәш килеп, төзелеш кирәк-ярагы юнәтеп, төсләр яратып, бөртекләп-берәмтекләп эшләгән ул. «Без аның бөтен әйберен дә яратып кабул иттек, - ди Нәҗибә апа. - Менә бу озынча бар өстәлен яратмадым яратуын, гел театр буфетын хәтерләтә бит. Ә Туфанга рәзе аны әйтергә ярый? Юк-юк, булмаганны...» Өстәп, Әлфия ханым да елмая: «Без башта әтине бар яклап мактыйбыз, ай-яй, молодец, дип куандыра идек. Бераз вакыт узганнан соң гына, җайлап, аз-азлап кына кимчелекләрен күрсәтеп була».
Биш бармак белән шакый-шакый йөрәккә керде
- Мин Азнакайдан егетем белән Казанга пединститутка укырга керергә килдем, - дип, яшьлек елларына кайта Нәҗибә апа. - Әмма пединститутка аяк тартмады, борылып, театр училищесына киттек. Егетем, мине укырга кертү, Казанда йөрергә өйрәтү мәшәкатьләре белән әвәрә килеп, үзе укырга керергә дә соңарды. Шулай килеп чыкты - ул мине үз куллары белән театр дөньясына озатты, үзе мәхрүм калды…
- Щепкинчылар арасында Туфан абый буласын белсәме…
- 1956 елда без Мәскәүдә укый башладык. Курсыбызда Туфан аерылып тора иде. Бердән, бездән өлкәнрәк, чарланган, инде тормышны күреп килгән, икенчедән, аның фикер сөреше! Без лекцияләрдә, сорамасалар ярар иде, дип, шым гына утырабыз, ә Туфан профессорлар белән парә-парә килеп бәхәсләшә! Аның киң кырлы акылына, фикер сөрешенә авыз ачып карап торабыз. Философия, тарих дәресләрендә ул рәхәтләнеп йөзде. Аны укытучылар шундук үз итте, үз даирәләренә алды дисәң дә була. Слух дигәннәре юк дәрәҗәсендә бит инде, ә аны җыр укытучысы мактапмы-мактый! Ул «Водовоз» җырын теләсә кем җырлый ала, шуңа махсус Туфан өчен биргәндер дә. Әле аны биетәләр дә иде! Бии белми инде, бахыр, чак-чак селкенергә маташа… Ә мактый моны укытучылар. Чөнки хөрмәт итәләр иде.
- Сезнең аркада Казанга кайтып китәргә уйлаган Туфан абый өчен юкка эләкмәгәндер инде?
- Туфан миңа хисләрен беренче курста Яңа елны каршы алганда аңлатты. Мин әле мәктәп тәмамлап кына килгән сабый. Шундый кешенең сүзләреннән соң югары температура белән караватка аудым. Мин укырга килмәгәч, Туфан йөгерттереп безнең бүлмәгә килеп җиткән: «Нәрсә булды сиңа?» - ди. Ә минем, аны күрүгә, кабат хәлем китә. Бердән, Туфаннан шөллим, икенчедән, Казанда калган егетем бар. Бүлмәдә унбер кыз яши идек. Туфан, юк эшне бар итеп, гел безнең бүлмәгә йөри башлады. Миңа атап килгәнен чамалыйм инде. Ә ул кызлар белән аралаша, аларны көлдерә. Мин сөйләшүләргә катнашмыйм. Ул бит шалт, турыдан әйтә дә куя - мин уңайсызлана идем. Әмма бүлмәгә кергәнче биш бармак белән ишек шакуын һич онытасым юк. Ул шулай шакыды ишекне. Шул биш бармагы белән йөрәккә кадәр шакыган, күрәсең... Аның игътибарына җавап бирмәгәч, давыллап, Казанга кайтып китәргә җыенган. Мине деканатка чакырып, синең аркада шундый кеше укуын ташларга җыена, кулыңны тотып торырга булса да рөхсәт ит, дип сорадылар.
- Нинди артист иде соң ул Туфан абый?
- Без артистлык амплуасына тиз кереп киттек, артистлаштык дисәң дә була. Ә Туфанны «бөгү» җиңелләрдән түгел. Фәлсәфәгә артык бирелсәң, артист булып булмый бит ул. Ә Туфан фәлсәфә кешесе иде. Шуңа да күбрәк каләм ягы тарткандыр аны.
- Туфан абыйны нинди сыйфатыгыз белән карата алдым дип уйлыйсыз? Әллә гашыйк булу өчен сыйфат кирәкмиме?
- Гашыйк булмый калмагандыр, әмма аны минем авыл кызы булуым яраттырды. Шәһәр кызларын кешегә дә санамый иде Туфан. Тотнаклы, тәрбияле, тыйнак авыл кызы кирәк иде аңа.
- Үзе әйтмешли, яше - унсигездә, акылы сиксәндә булганымы?
- Нәкъ шулай. Әмма нинди талантлы, гасырлар битенә алтын хәрефләр белән язылырлык шәхесне карата алырлык энҗе бөртеге булганмын мин!
Әзергә бәзер яшәдем
- Туфан абыйның шундый шәхес, танылган язучы булып китүендә Нәҗибә апаның да өлеше юк түгелдер.
- Минем аркада ул шундый кеше булды, дип, мин Туфанның бер тамчы уңышына да дәгъва итмим. Ул - үзе зур шәхес, ул үз-үзен үстергән кеше. Мин көне-төне театрда, гастрольләр белән чыгып китәм, Туфан үзен-үзе карап яшәде. Әмма һәрвакытта намуслы булды. Башка хатын-кызлар да кызыкмады түгел. Мин, андыйларны күргәч, эчемнән генә, ышанмагыз сез аңа, ул мине генә ярата, дип тора идем. Шундый иде ул Туфан, шаярта-шаярта башкаларны ялгыштырса да, үзе бервакытта да ялгышмады. Читкә-миткә тайпылмады, үз-үзенә дә, гаиләгә дә тугрылык саклады. Безне ул һәрвакыт үз ышыгында яшәтте.
- Әле ярый, бернинди гастрольләргә йөрү юк, җанашым, өйдә генә утыр, димәгән...
- Ул бит минем нинди кеше икәнемне белде. Без бит икебез дә иҗат кешесе, театр җанга да, канга да сеңгән. Гастрольләргә барганда, һәрвакыт яныма килеп китә иде. Самолёттан курку тарихы, аннан бөтенләй утырмый башлавы да минем янга Уфага килгәч булды. Болытлы ямьсез көн, күкри-күкри яшенли. Самолёт зур тоткарлык белән утырды. Самолёттан төшкән Туфанның да йөзе нәкъ күк йөзе диярсең. Каршысына йөгереп баруыма: «Кит, кит, - диде. - Мин башка бервакытта да самолётка утырмыйм». Әмма тагын бер утырды әле ул самолётка. Ул вакытта да - 1966 елда Бөгелмәгә барганда, нәкъ шул хәл кабатланган. Ул аны өстән ишарә итеп кабул итте. Театр әллә нинди ерак җирләргә самолёт белән очканда да, ул поезд маршрутлары сайлый башлады.
- Гаиләдә нинди иде ул?
- Бәрәңгене әрчүен мин әрчегәнмендер, әмма калган мәшәкать минем җилкәдә булмады. Бервакыт (хатын-кызлыгым баш күтәргән, күрәсең): «Нишләп син миңа акча бирмисең?» - дидем. «Син үзең дә эшлисең бит, нәрсәгә кирәк сиңа акча?» - диде Туфан. Аның шундый сүзләре дә бар: «Әгәр суыткычың тулы ризык, торырга фатирың, ишек төбендә көтеп торган машинаң булса, нәрсәгә кирәк ул акча?» Мин дә башка акча сорамадым. Әмма әзергә бәзер яшәдем. Мин бүгенгәчә сабын белән порошокның кайда сатылганын, ЖКУ, банкларның кайда икәнен белмим. Әллә нигә бер базарга ияртеп чыга иде мине Туфан. Анда да әле, озак буласыңмы син, кайтабызмы инде, дип, янында уфтанып басып тора идем. Ул миңа бер авырлык күрсәтмәде. Туфан белән узган гомерем бәхеттән генә тора, Нәҗибә Ихсанова дигән исемем, яраткан тамашачым булса да, минем әле тагын бер кадерле, кодрәтле исемем бар: «Туфан хатыны» дигән исем. Ул - минем горурлыгым.
Миңа роль бармы?
- Нәҗибә апа, ирегез драматург булгач, рольсез калу куркынычы булмаган да инде Сезгә. Көнләшмәделәрме?
- Мин, Туфан язып бетерүгә, миңа роль бармы, дип сорый идем. Ул минем аша иҗат итте. «Әниләр һәм бәбиләр»дә минем тышкы кыяфәткә туры китереп язылган Гөлфинә сүзләре дә бар. «Мин матур түгел», - дип көрсенгән Алтынчәчкә: «Кара, мин матурмы? Кылыч борын, олы авыз...» -дигән җавап минем йөз төзелешеннән чыгып әйтелгән. Театрдагы хезмәттәшләрем, бәлки, көнләшеп тә алганнардыр, әмма йөзгә бәреп әйткәннәре булмады.
Әти гафу үтенә белмәде
- Туфан абый үзе әйтмешли, тач үзенә охшаган нәние - Әлфиясе тугач үзгәрдеме ул?
- 1963 елның 1 гыйнварында, Яңа ел төнендә, рәхәтләнеп биегәнгә күрә, егерме көнгә иртәрәк туды Әлфия. Аны табып, күкрәгемә салгач та шаккаткан идем. Тач Туфан инде менә: кара бөдрә чәч, кысык күз, күз карашына кадәр әтисенеке! Туфан бала белән әвәрә килде, бала әтисе алдыннан төшмәде дип әйтә алмыйм. Бәлки, Әлфиянең аңа бераз балачак үпкәсе дә бардыр. Аннан Әлфия бит ул безгә бер мәшәкать күрсәтмәгән бала. Гел «бишле»гә генә укыды ул, өлгер иде, бик башлы булды. Ул - Туфанның бәләкәй копиясе. Холыклары белән дә алар әтисе белән охшаш. Ә ике плюс бер-берсеннән этәрелә бит. Туфан - туры сүзле, шундук фикерен бәреп әйтә торган кеше. Әлфиядә ул яктан хатын-кызлык бар - ул әйтәсе фикерен җыеп әйтә. Әмма әйтә.
- Әти - зур шәхес, - дип сүзгә кушыла Әлфия апа. - Ә шәхесләр һәрвакыт каршылыклы була. Ул бер үк дәрәҗәдә кыю һәм куркак иде. Трибуналарда башкалар шөлләгән фикерне шәрран әйтеп бирерлек кыюлыгы булган әти самолёттан, табибләрдән курыкты. Аннан әти, гаебен танып, гафу үтенә белмәде. Син әйткән сүзләрне тыңлап, нәрсәне дә булса шыпырт кына үзгәртеп куя иде ул, әмма, минеке дөрес булмаган икән, дигәне булмады. Мисалга, без аның белән авыл-шәһәр кешесе турында бәхәсләшә идек. Ул минем Казанны сагынып кайтуымны аңламый иде, янәсе, шәһәрнең нәрсәсен сагынып була?
- Аның өчен дөньядагы иң әйбәт җир - Мәрәтхуҗа, иң әйбәт кешеләр Мәрәтхуҗада гына иде, - дип елмая Нәҗибә апа.
- Яратуын ничек аңлата иде?
- Әлфияне үчтек-үчтек сөеп утырганын хәтерләмим, - ди Нәҗибә апа. - Ул бит гел эше буенча йөрде, чыкты да китте. Аннан мин аны гаилә дип кенә яшәде дип әйтә алмыйм. Аңа иң элгәре милләт булды. Шуңа да Әлфиянең Данияр белән Диләрәсе туып, аларга булган игътибарны күргәч, үпкәләп тә куя идем. Янәсе, син бер дә Әлфияне болай итеп яратмый идең! Аннан аның икенче ягы да бар инде - ул вакытта бит тормыш көтәсе бар, өлгермәгәндер дә. Ул Әлфиягә яратуын башка төрле аңлатты - аңа да, оныкларыбызга да ныклы җирлек әзерләде.
- Әтинең чын-чынлап яратуы Диләрә тугач булды, - ди Әлфия апа. - Ул бабасының тезеннән төшмәде. Диләрәгә сүз әйттермәде, кыз баланы гел яратырга гына кирәк, ди иде. Укырга кергәч, Диләрә авырлык белән укып китте. Мин борчылам инде, рәхәт нәрсә түгел бит. Әти: «Кыз балага нәрсәгә кирәк ул уку, бәхете булсын», - диде. Кечкенә вакытта мине алып калганын хәтерләмим, ә минем балалар белән берүзе авылга яшәргә кайтып китә иде. Даниярның чүкеч-пычкы тота белүләре - бабасы мәктәбе. Шулар белән әвәрә килеп, ашарларына пешереп яшәде әти.
Туфанча яшәү
- Без Туфан белән Туфанча яшәдек, - ди Нәҗибә апа. - Көчле рухлы булуы белән безне буйсындыргандыр инде ул. Ул үзе ничек теләде, шулай яшәде. Бик мавыгучан иде: әнә шкаф тулы сыннар, кечкенә кошчыклар. Үзенә шөгыль табып, шуннан тәм алып яши белде. Әмма ничек яшәде! Үз финанслары белән дә үзе идарә итте. Әнә «Сәхнә» журналын үз баласы итеп кабул итеп, нинди шартлар тудыра алды! Аннан Туфан ул үзе бер энциклопедия, үзе бер институт булган шәхес!
- Туфан абый дигәндә, аның җир яратуы, авыл тормышына тартылуы гомер буена сузылган төп аорта иде булса кирәк?
- Ул җирсез яши алмады, - ди әдипнең кызы. - Безне дә эшләтте. Бәрәңге игүдән дә күпләп корт чыгу гына коткарып калды. «Әти, кирәкми бит инде бу безгә», - дия башласаң: «Ялкауланырга сәбәп тапмагыз», - дип кырт кына кисә иде. Данияр сүзенә генә колак салгалады. Ул, кәгазьгә язып, кишер-бәрәңгенең, бакчада үстерсәң, күпмегә чыга да базардан сатып алсаң, күпмегә төшәсен аңлатты. Оныгының сүзенә колак салды әти - түтәлләр санын киметте. Ә болай кирелеге бар иде инде. Диләрәнең кызы Сәйдә күзлекле кешеләрдән курка иде. Мин дә, ирем дә күзлекле - без бала янында күзлекне салабыз, ә әти салмый. Тәки күзлекле килеш яраттырды ул үзен. Сәйдә аңа үзе тартыла башлады.
- Мин дә аңа, олыгайгач, Туфан, безгә хәзер нигә кирәк бакча, язып, театрга йөреп, рәхәтләнеп кенә яшик, ди идем, - ди Нәҗибә апа, күз яшьләрен сөртеп. - Ә юк, аңа һаман бакча кирәк булды, тавыклар алырга кирәк, аларга кетәклек төзергә кирәк...
- Нагорныйдагы өйгә биш тавык алгач, миңа шылтыратты әти. «Кетәклек төзедем шуларга, бу инкубатор тавыклары кунаклый да белми торган нәрсә икән. Нишләтергә инде боларны?» - ди. Мин чыдый алмыйча көләм: «Үзең менеп күрсәтсәң генә инде, әти». «Шулай итми булмас», - диде. Күршедә генә бертуганы Альберт абый да әйткән моңа: «Сиңа нәрсәгә кирәк инде тавык, әйтсәң, һәр көнне китереп бирәләр бит ул йомырканы». «Әле мин тагын ике күркә дә алам», - дип, фырт кына кереп киткән әти...
Авыруын санга сукмады
- Йөрәк авыруы күптән бар иде, - ди Әлфия апа әтисе турында. - 2010 елда аңа планлы рәвештә операциягә керергә куштылар. Кая инде операциягә керү ди? Ул бит заманында аппендицит өянәге белән скорый алып киткәч тә, хастаханәдән расписка язып чыккан кеше. Ясатмады ул чакта операциясен. Былтыр, үгетли-үгетли, күзенә операция ясаттык. Ике күзе дә әйбәт күрә башлагач, үзе дә шаккатты. Күзлекне имидж өчен генә кия башлады.
- Санга сукмады ул чирне, - ди Нәҗибә апа да. - Нәкъ Әлмәндәр кебек. Чир яткан кешегә генә ябыша, ди торган иде. Шуңа үҗәтләнә-үҗәтләнә эшләде. Үзсүзле иде бит инде ул, бәгърем...
- Быелның ел башында миңа әйтте ул: «Мин китсәм, кинәт китеп барырмын, йөрәк начарланды». Мин бит ирем белән Алма-Атада яшәдем. И-и, җибәрәсе килмәде инде аның мине. Шылтыраткан саен: «Әле кайчан кайтасың, кайтасыңмы әле?» - диде. Апрельдә шифаханәдә булды ул. «Мин ай ахырына чыгам, кайт, үзем каршы алам», - диде. 26 апрельдә мин кайттым, әти каршы алды, 2 майда инде китеп барды...
* * *
Чәй табыны артында, көлә-елый, Туфан абыйны бик озак искә алып утырдык әле без. Туфан абыйны елмаймый искә алып та булмый кебек, шул ук вакытта югалту ачысы да җанны иңрәтә. Әлфия апа сөйләгән соңгы тарихтан мин тагын бер тетрәп киттем.
- Диләрәнең төшенә еш керә әти, - диде ул. - Соңгы керүендә Диләрә бабасы белән бергә аның кабере янында басып торалар икән. Шуннан кабер өстендәге җиргә ишарәләп, әти: «Менә бу җир буш тормасын дип, редиска чәчтем әле», - ди икән.
Без үзебез көләбез, үзебезнең күзгә яшь бөялә. Туфан абый, дим, Туфан абый, анда да мутлыгыңны җуймагансың икән...
2012 ел.
.Нәҗибә Ихсанова.
.Туфан Миңнуллин кызы Әлфия белән.
.Туфан абыйның оныклары - Данияр белән Диләрә.
.Туфан оныгы Данияр белән Германиядә. 2006 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев