Мәдәни җомга

«Милләтле кеше генә көчле, өметле, дәүләтле»

«Авыл укытучысы» бәйгесе быел җиденче тапкыр уздырылды.

Җиде ел эчендә ул 2300 укытучыны үз канаты астына  җыйды. Быел исә, конкурста катнашырга теләк белдереп, 300 гә якын педагог гариза җибәрде. Араларында хәтта ерак Төмәндәге милләттәшләребез дә бар иде. Финалга узган 10 катнашучы арасында Апас районы Биеш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Мансур кызы Гыйбасева бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды. Сайлаган һөнәреңә мәхәббәт, компетентлык, коллективта иҗади күтәренкелек, тырышлык, тиешле техник шартлар булганда, эшләргә була дигән фикердә ул.

– «Авыл укытучысы» бәйгесенең абсолют җиңүче булуыгыз турындагы хәбәр, мөгаен, Сез авылга кайтып җиткәнче үк Биеш урамнары буйлап өйдән-өйгә таралган булгандыр. Эльмира ханым, җиңүчене ничек каршы алдылар соң?

– Чыннан да, Интернет челтәрендәге хәбәр синең үзеңнән тизрәк йөри. Авылга кайтып кергәнче үк, коллегалардан да, укучыларымнан да бик күп котлаулар кабул иттем. Барысының да теләктәшлек белдерүе, хезмәтемнең нәтиҗәле булуы, әлбәттә, бик шатландырды.

– Авылдан Казанга бәйгегә дип чыгып киткәндә, фаразлар ниндирәк иде? Бу җиңү Сезнең өчен көтмәгәндә килде дип уйлыйсызмы?

– Иң беренче чиратта, әлеге бәйгене оештырган «Мәгариф» журналына рәхмәтлемен. «Авыл укытучысы»н елның-елында көтеп алабыз, нәтиҗәсен күзәтеп барабыз. Ул – укытучының дәрәҗәсен күтәрә торган бәйге. Билгеле, барлык этапларны үтү җиңел булмады. Осталар арасында булу тагы да үҗәтлек һәм максатчанлык таләп итә. Моны, беренче чиратта, тырыш хезмәтемнең нәтиҗәсе, педагогик эшчәнлегемдәге яңа баскыч, тәҗрибә мәктәбе буларак бәялим. Бу шул ук вакытта Биеш мәктәбен, Апас районын таныту өчен бирелгән зур мөмкинлек тә, татар теле һәм әдәбияты фәненең бик кирәкле фән икәнен исбатлау өчен бер форсат та булды.

Без яңача фикерләүгә игътибар арткан, фән-техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалып торган заманда яшибез. Зыялы, белемле, алдынгы карашлы, милләте өчен курыкмыйча, горурланып җавап бирүче, көндәшлеккә сәләтле кешеләр генә үз халкын тиешле югарылыкка күтәрә ала. Минемчә, һәр укытучы менә шушы асыл сыйфатларны үз укучыларында булдыру өчен тырышырга, эзләнергә, даими рәвештә белемен күтәрергә, ирешелгән нәтиҗәләр белән канәгатьләнмичә, алга өнди торган һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тиеш.

«Авыл укытучысы» бәйгесе – менә шул таләпләргә җавап бирүче кирәкле һәм мөһим чара. Иҗади сыналу мәйданы дип әйтсәм дә һич ялгыш булмас. Уйлавымча, педагогларның иң әзерлеклеләре генә финалга барып җитте. Һәрберебез үз фәнен яратып, иҗади эшләвен, дәресләрне федераль белем бирү стандартлары таләпләренә нигезләнеп оештыруга сәләтле һәм заманча технологияләрне яхшы белүче авыл укытучылары булуын исбатлады.

Бәйгенең өч этабы да бик уйлап оештырылган. Һәр баскыч укытучыны төрле яктан сыный. Беренче этап биреме булган «ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» темасына эссемны укытучым Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Илдар Хафиз улы Миннебаевка багышлаган идем. Үзенең хезмәт юлында берничә буын балаларга белем биргән гали зат ул. Еллар узган саен аңа булган хөрмәтем, рәхмәтем арта гына бара. Бәйге дәвамында аның рухы миңа көч бирде.

Минем белән берлектә туган телем – татар теле дә сыналды, имтихан тотты. Ана телебез – иң бай, иң матур телләрнең берсе. Аның ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 тел исемлегендә булуы –милләттәшләремә горурлану өчен нигез булып тора.

– Соңгы вакытта татар теле укытучылары кыскартуга дучар булса да, без инде аңлыйбыз: буыннан-буынга милли мирас булып килгән татар телен берәү дә читтән килеп саклап калмаячак, ул – шул ук татар теле укытучыларының, шул ук татар халкының намус эше. Татарстан Республикасы Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе төзелү Сездә нинди өметләр уята?

– Татар теле һәм әдәбияты укытучылары – туры мәгънәсендә милләтебез сакчылары. Мин дә ана телебезнең аһәңен, халкыбызның рухи мирасын укучыларыма җиткерә алуым белән горурланам. Бүгенге көндә, телне саклау гына түгел, милли үзаңны яңарту проблемасы килеп туганда, безнең җәмгыять алдында торган бурычыбыз тагын да артты. Моны хәл итү – җаваплы вазифа. Бүгенге җәмгыяви халәттә максатыбыз – балаларда һәм ата-аналарда туган телгә карата кызыксыну уяту, телне өйрәтү, чөнки теле булган милләтнең  генә киләчәге бар. Милләтле кеше генә көчле, өметле, дәүләтле.

Халык язучысы Нурихан Фәттах заманында болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга? Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым!» Без һәммәбез көрәшергә тиеш, минемчә. Телебез тирәсендә нинди генә вазгыять булмасын, без – туган тел укытучылары – эшебезне беркайчан да туктатмадык. Укытучы, бала, ата-ана, дәү әни, дәү әтиләр һәм җитәкчеләребез бергә бер карашта, бер фикердә булсак кына, телебезне саклау, үстерү өлкәсендә уңышка ирешә алачакбыз. Бигрәк тә танылган шәхесләребез телебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, яклап, ана телендә аралашып үрнәк күрсәтсәләр, бу, һичшиксез, яшь буынга уңай тәэсир итәчәк. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиянең үз эшен башлап җибәрүе барыбызны да шатландырды. Телебез һәм әдәбиятыбызны пропагандалау, талантлы балаларыбызны барлап, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан, киң колачлы «Татаr сүзе», «Милли мультfest» бәйгеләре игълан ителде. Менә балалар белән шушы бәйгеләргә әзерлекне башлап җибәрдек. Аеруча «Милли мультfest» дип атала торган балалар кинофестиваленә аннимацион мультфильм төшерү мөмкинлеге укучыларда зур кызыксыну уятты. 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе дә татар телебезне үстерү өчен алшартлар тудырыр, телебезгә булган ихтыяҗны, игътибарны арттырыр дип ышанам.

 

 

– Татар теле дәресләренең кимүе, БДИ ны рус телендә генә бирергә дигән фәрманнар, кулдан көне-төне төшмәгән телефоннар, Интернет челтәре үзенекен итми калмый. Ни аяныч, бүген татарның милли бишеге булган авылда да балалар үзара русча аралаша. Сезнең кебек 18 ел педагогик стажы булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы ана телебезнең кулланылыш даирәсе киңәйсен, телебезгә ихтыяҗ артсын өчен шәхсән үзе тагын нәрсә тәкъдим итә ала?

– Безнең эштә бернәрсә дә үзеннән-үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга кирәк. Ягъни укытучы шәхесенә таләп зурдан. Бу уңайдан һәркайсыбызның өстәлендә «Мәгариф» журналы булырга тиеш дип беләм. Хәзерге шартларда без заман сулышын тоеп, алдынгы тәҗрибәне кабул итеп, яңа технологияләрне кул-
ланып эшли белүче мөгаллим булырга тиеш. Икенчедән, төп бурычыбыз – укучыны мавыктырып, дәресне көтеп алырлык дәрәҗәгә җиткерү. Безнең төп корал – дөрес төзелгән дәрес. Аларның формаларын да төрләндерү мөһим: проект яклау, диспут, бизнес-дәрес, уен, эшлекле дәрес һ.б. Әдәби әсәрләр ярдәмендә геройлар үрнәгендә баланы тормышка әзерләргә, аларда гомумкешелекнең әхлакый сыйфатларын тәрбияләргә, телебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнүгә кызыксынуларын көчәйтергә тиешбез. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район метод берләшмәсе утырышларында да туган телдә сыйфатлы белем һәм тәрбия алу өчен мөмкинлекләр тудыру хакында фикер алышуга, заманча технологияләрне, алымнарны үзләштерүгә, тәҗрибә уртаклашуга зур игътибар бирелә.   

Бүгенге көндә мин эшемдә мөмкин булганча компьютер технологияләреннән, төрле мультимедиа дәреслекләреннән, интернет ресурслардан файдаланам. «ВКонтакте» социаль челтәрендә генә дә татар телен өйрәнүдә ярдәмлек була алырдый «Әйдә-онлайн», «Мин татар баласы», «Әлбәттә» һәм башка шундый дистәләгән төркем бар. Татар мәгариф порталлары булып саналган «Гыйлем», «Мәгариф. Татар теле»ннән һәм Ютубтан, баларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән материалларны табып, дәрестә файдаланып була. Шулай ук укучыларны интерактив проект эшләренә тарту да нәтиҗәсен бирә. Аларга әкиятләрне комикс рәвешендә бастыру, рус телендәге мультфильмнарны татар теленә тәрҗемә итеп төшерү ошый.

Авыл җирендә бүгенге көндә татар теленең хәле аяныч дип әйтмәс идем. Бездә, киресенчә, рус мәктәбе булуга карамастан, татарча аралашу, фикерләү өстенлек итә, хәтта рус балалары да яратып татар телен үзләштерә, төрле чараларда татарча чыгышлар ясыйлар, бәйгеләрдә катнашалар. «Мин – татар!» дип горурланып әйтердәй буынның үсеп килүе киләчәккә өмет уята. Республика күләмендә «Мин татарча сөйләшәм», «Сәйяр», «Әдәби марафон» бәйгеләрендә балаларның үз теләкләре белән катнашулары, призлы урыннар яулавы эшебезнең кирәкле, мөһим икәнен раслый.

 

 

– Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ник башка юлдан китмәдем икән дип үкенгән чаклар берәүне дә әйләнеп үтми. Бигрәк тә син сайлаган һөнәргә кырын карый башлауларын сизгәндә. Сез дә соңгы елларда шундыйрак хисләр кичергәнсездер, дип уйлыйм.

– Минем уйлавымча, тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен иң беренче чиратта белем бирүче укытучыларына бурычлы. Әйтик, мине, V сыйныфтан башлап, Илдар Хафиз улы укытучы һөнәренең серләренә төшендерә башлады. Мәктәптә нинди генә ачык дәрес, сыйныфтан тыш чара булмасын, мин үзәктә була идем. Шул вакытларда ук үземне укытучы урынында тойганмындыр, күрәсең. Мәктәптән кайтып, өй эшләрен караштыргач, тагын мәктәптә: татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга әзерләнәбез, кичәләргә сценарий төзибез. X сыйныфта укыганда ук, мин шәхсән үзем хәзерге «Мәгариф» журналына язылдым. Шундагы материаллар буенча әдәбият дәресләренә өстәмә мәгълүмат әзерләп, иншалар язып, «5»леләр алганым хәтердә. «Эльмира, син укытучы булачаксың! Оптимист булырга кирәк, авырлыклар алдында коелып төшмә!» – дип гел канатландырып тора иде остазым. Дөресен әйткәндә, мин укытучы һөнәреннән башка белгечлек турында уйламадым да. Хәзер үзем дә остазым сүзен кабатлыйм: кыенлыклар алдында коелып төшмәскә, оптимист булырга кирәк!

 

Расиха ФАИЗОВА

"Мәгариф"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: