Мәдәни җомга

Милли хис + театр = “Безтеатр”

– Бу эш кинәт башланмады, – дип сүзен башлады Зөлфия. – Миләүшә белән без тормышта да якын дуслар, икебез дә хыялый. Театрны сөю, балаларны ярату, милли хисләребез – барысы кушылып бу студия барлыкка килде.

Шундый заманга калдык: балаларыбыз мәктәптә татар телен, әдәбиятын нибары ике сәгать укый, хәзер хәтта авыл балалары да үзара русча сөйләшә. Гомер-гомергә милләтне саклап килгән авыл халкы бүген балаларын рус мәктәбендә укытуны мәгъкуль күрә, үз авылларындагы татар мәктәбен урап узып, кыз-улларын җитәкләп, күрше авылдагы рус мәктәбенә илтә…


Тик туган телебезнең яшәү тамырлары кысылган шушы заманда да милләт, туган тел дип яшәүче кешеләр бар. Шуларның икесе бүген  каршымда утыра. Зөлфия Вәлиева белән Миләүшә Шәйхетдинова иҗатын тамашачы яхшы белә. Миләүшә озак еллар Камал театрында, ә Зөлфия Тинчурин театрында иҗат итә, икесе дә дистәләгән рольләр уйнаган талант ияләре, Татарстанның атказанган артистлары. Эшләре дә, иҗатлары да кайнап торган чаклары, ләкин алар буш урында татар балалар театр студиясе оештырып җибәрергә үзләрендә вакыт та, энергия дә таба алганнар. Балалар өчен татар телле мохит булдыру турында хыялланып башлый алар бу эшне. Бина арендалыйлар да игълан бирәләр. Үзләре исә дулкынланып көтә: баласы татар телендә сөйләшсен, спектакльдә уйнасын, үз телебездә иҗат итсен дигән әти-әниләр табылырмы? Андыйлар табыла, шөкер. Бик аңлы әти-­әниләр, нигездә зыялылар – артист, җырчы, журналист балалары йөри монда. Икенче ел инде «Безтеатр» студиясендә 15ләп бала театр серләрен өйрәнә. 5-7 яшьлек нәниләр өчен дә аерым төркем җыярга исәплиләр.

– Ни өчен тыныч кына иҗат итеп яткан, рольләр уйнаган ике актриса балалар белән эшләү кебек тынгысыз эшкә алынды икән? – дим кызларга.

– Бу эш кинәт башланмады, – дип сүзен башлады Зөлфия. – Миләүшә белән без тормышта да якын дуслар, икебез дә хыялый. Театрны сөю, балаларны ярату, милли хисләребез – барысы кушылып бу студия барлыкка килде. Икебез дә башта мәктәпләрдә актерлык осталыгы дәресләре, студияләр алып бардык. Мин 6 нчы гимназиядә «Манзара» балалар театрын оештырдым, ул 6-7 еллап эшләде. Ләкин мәктәптә үзең теләгәнчә үк эшләп булмый, уку процессына җайлашырга туры килә. Шуңа күрә дә дустым белән киңәштек тә, үзебезнең студияне ачарга булдык. Татар баласы өчен милли мохит, аралашу урыны булсын, дидек. Кызганыч, Казанда балалар татар театр мәктәбе юк. Миңа күп кенә бәйгеләрдә жюрида утырырга туры килә. Шунда татар мәктәпләреннән килгән балаларның чыгышын карап: «Эх, һәр татар мәктәбенә, гимназиясенә бер чын актерны штатка алсыннар иде…» – дип хыялланып утырам. Моны эшләү әллә ни чыгым да сорамый бит, ә нәтиҗәсе искиткеч булыр иде...

Шулай изге максат белән эш башланып китә. Әлбәттә, бала студиягә килүгә үк, аңа роль тоттырып булмый. Артист апалары аларны сөйләргә, сәхнәгә чыгарга, бер-береңне ишетергә, күрергә, уйнарга өйрәтә. Кайбер балаларның телен өр-яңадан татарча ачтырырга туры килә. Балалар арасында телебезне яхшы белүчеләр дә, бөтенләй белмәүчеләр дә бар… Соңгыларын “өйрәнсен” дип йөртәләр. Былтыр яңа елга Шәүкәт Галиев шигырьләреннән композиция әзерләгәннәр. «Безтеатр»га йөрүче балалар «Шаян-ТВ» тапшыруларында еш катнаша, 8 яшьлек Ләйлә Таишеваны исә Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектаклендә роль уйнарга да чакырдылар.

Узган ел студия өчен Пушкин урамында бина арендаласалар, быел аннан китәргә туры килгән, чөнки түләү хакын күтәргәннәр. Ә студиягә бай балалары түгел, зыялылар балалары йөри… Бу иҗат елын «Безтеатр» студиясе Спартаковская урамындагы бер хосусый мәктәпкә сыенып башлаган. Миләүшә белән Зөлфия әлеге мәктәп укучыларына сәхнә осталыгы дәресләре укыта, шуның өчен аренда түләве алмыйлар. Моның хисабына студиядә бәяне күтәрмичә генә дәресләр санын арттыра алганнар. Хәзер балаларга аерым педагоглар килеп вокал һәм хореография дәресләре дә бирә.

– Эх, Хабенский студиясендәге кебек, боларның барысын да бушка оештырасы иде дә бит, ләкин безгә «әйдә, килегез, балалар белән татарча эшләгез, шартларны тудырабыз…» диюче юк шул, – дип көрсенә кызлар. Татарлык, тел язмышы дип көч түккән шундый проектларны грантлар рәвешендә хуплау кирәктер, әлбәттә. Ләкин студияне оештыручы һәм яшәтүче актрисалар – чын иҗат кешеләре, алар тиешле кәгазьләр тутыруның да рәтен белми, спонсорлары, продюсерлары да юк. Бары тик милләткә, театрга чиксез мәхәббәтләре, эшкә сәләтләре генә бар. Казанда бердәнбер булган татар балалар театр студиясенә ярдәм сорап, Татар телен үстерү комиссиясен җитәкләүче Марат Әхмәтовка хат язып караганнар каравын, тик әлегә хәтле хатлары җавапсыз кала бирә…

Студиягә бүген фортепиано кирәк. Шөгыльләнү өчен бирелгән зал әлегә буп-буш. Дөрес, мәктәп җитәкчелеге анда сәхнә ясап бирергә ышандырган. Студиягә даими яхшы хореограф, җыр укытучысы кирәк. Реквизитлар, костюмнар да чыгымнар сорый. «Мәскәүдәге балалар театрлары фестивальләреннән кызыгып кайтабыз… Аларның декорацияләре, костюмнары!.. Болар бит барысы да балаларны кызыктыра, җәлеп итә. Казан кадәр Казанда бердәнбер татар театр студиясе бу, кызганыч… Татар  студиясенә йөргән бала әллә кая китми бит ул, татар театрына килә. Ул актер булмаса да, монда милли тәрбия ала, туган телне сеңдерә», – диюе белән Зөлфия мең кат хаклы лабаса.

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: