Мәдәни җомга

Милли басмалар, “Тик-ток” һәм кадрлар кытлыгы: журналистлар еллык нәтиҗә ясады

Пандемия барыбызга да кагылды. Кемдер эшсез калды, кемдер өйдән эшләүгә күчте. Ә журналистларга эш өстәлде генә. Чөнки билгесезлек кешене һәрвакытта да куркыта. Шуңа да укучыларыбыз интернеттан мәгълүмат эзли, басма матбугатка мөрәҗәгать итә.

Хәзер газета-журнал укымыйлар инде дисәләр дә, тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөньяга 40 процент кеше басма матбугат чараларына өстенлек бирә икән. Ә Россиядә бу күрсәткеч 38 процент тәшкил итә. Хәзер басма матбугатны өлкәннәр генә укый дисәләр дә, шул 38 процентның яртысы 40-44 яшьлек укучылар икәне ачыкланган. Димәк, өмет әле бар.

Дөрес, пандемия реклама белән акча эшләү өлкәсенә каты “бәрде”. Хәзер бит дәүләт карамагында булган басмалар да реклама бирергә, акча эшләргә тиеш. Мондый керемнәр хәтта 50 процентка кимегән, ди “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Шуңа да бу бушлыкларны тутыру өчен “Татмедиа” җитәкчелеге газета-журналларны ваклап сату бурычы куя.

Журналистлар каршына куелган тагын бер максат — милли матбугат чараларын үстерү.

- Республикада һәм төрле төбәкләрдә чыга торган чуваш, удмурт, татар газеталарын саклау кирәк. Бу сегментны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саныйм. Төбәкләрдә чыга торган милли басмалар бөтен Россия татарларына тарихи Ватаннары белән элемтәне тоярга ярдәм итә, - дигән фикер җиткерде Айдар Сәлимгәрәев коллегия утырышында.

 

 

Урта һәм олы яшьтәгеләрне заманча технологияләрдән файдаланырга өйрәтергә кирәклеген дә искәртте Айдар әфәнде. “90 елларны узганнар аерым буын алар”, - ди. Ул чордагы авырлыкларны җиңгәннәр яңа технологияләрдән куркыбрак тора шул. Әмма алар да акрынлап инстаграм, телеграмм кебек мәгълүмати каналлардан актив файдалана башлады. Кызганыч, яңалык артыннан куып тотып кына булмый. Чөнки кытайлар, японнар һәм Иван Дуров тик ятмый, яңа әйберләр уйлап таба. Мисалга “Тик-ток”. Үзем 30 да гына булсам да, минем өчен ул чит “дөнья” сыман. Ә яшүсмерләр үлә-бетә шунда “утыра”. Минем балаларым өчен ул да инде искелек калдыгы булыр, бәлки. Журналистикада минем ише “чәйнекләр “булмасын өчен Айдар Сәлимгәрәев медиамәктәп ачу планы барлыгын хәбәр итте.

 

 

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та чыгышында яңа технологияләр үсешенә басым ясарга өндәде.

- Яңа алымнар кулланырга,туган телдә актуаль темаларга подкастлар яздырырга, Тик-токка үз контентыгыз белән чыгарга кирәк. Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына түгел, үстерү дә кирәк, - ди Әсгать Сәфәров.

Сүз уңаеннан, узган елда укучыларны сәламәтлек тә, спорт хакында яңалыклар да түгел, ә хакимиятнең эшчәнлеге хакында хәбәрләр иң күп кызыксындырган.

Бурычлар зур һәм күп. Эшләргә кеше генә булсын! Ә милли кадрларга кытлык чыннан да бар. Монда милли кадрлар әзерләүче университетны гына гаепләү дөрес булмас. Чөнки укып чыкканнан соң да үз һөнәре буенча эшләүче журналистлар елдан-ел кими. Төп сәбәп әлеге дә баягы акчага, хезмәт хакына барып тоташа. Татарстан журналистлар берлеге рәисе, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та утырышта шул мәсьәләне кузгатты. “Төп проблемаларның берсе — милли кадрлар әзерләү. Булганнары да хезмәт күрсәтү өлкәсенә китә. Чөнки анда хезмәт хаклары 80-100 мең сум” , - ди Илшат әфәнде. Ә гади журналистларның уртача хезмәт хакы 30 мең сум тирәсе. Димәк, җитәкчелеккә бу юнәлештә дә уйларга кирәк булачак. Татарча яза белүчеләр бөтенләй “качып” бетүе дә бар бит... 

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: