Мәдәни җомга

МИЛЕК КЕМ КУЛЫНДА?

Узган елның 17 июнендә шәһәр Думасы башкарма комитетка башкалабызда муниципаль милекне хосусыйлаштыруның икътисади нәтиҗәлелеге турында хисап әзерләргә кушкан иде. Ниһаять, ул хисап әзерләнде һәм шәһәр Думасының унынчы сессиясе каравына чыгарылды. Билгеле булганча, милекне хосусыйлаштыру, дәүләт һәм муниципалитетлар карамагыннан чыгару бюджетның керемнәр өлешен тулыландыру, шәһәр хуҗалыгын үстерүгә турыдан-туры йогынты ясамаган кайбер...

Узган елның 17 июнендә шәһәр Думасы башкарма комитетка башкалабызда муниципаль милекне хосусыйлаштыруның икътисади нәтиҗәлелеге турында хисап әзерләргә кушкан иде. Ниһаять, ул хисап әзерләнде һәм шәһәр Думасының унынчы сессиясе каравына чыгарылды.

Билгеле булганча, милекне хосусыйлаштыру, дәүләт һәм муниципалитетлар карамагыннан чыгару бюджетның керемнәр өлешен тулыландыру, шәһәр хуҗалыгын үстерүгә турыдан-туры йогынты ясамаган кайбер предприятиеләрдән, оешмалардан, шул исәптән аларны асрау өчен чыгымнардан арыну өчен эшләнә. Казан шәһәрендә хосусыйлаштыруның иң кызган чоры 2002 елга туры килде. Ул вакытта милекләрен дәүләт карамагыннан чыгару нәтиҗәсендә 120дән артык акционерлык җәмгыяте барлыкка килде. Моның өчен хокукый база да бар иде. "Русия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законның беренче редакциясендә 2008 ел ахырына кадәр муниципалитетларны үз профильләренә катнашы булмаган милектән азат итү бурычы куелды. Шул рәвешле шәһәр милкенең күпчелеге акционерлык җәмгыятьләренең устав капиталына күчте.

"Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында" федераль закон нигезендә милекне оештырыла торган ачык акционерлык җәмгыятьләре устав капиталына күчерү хосусыйлаштыруның бер формасы булып торды. Устав капиталына базар бәясеннән кертелгән милек өчен шәһәр акционерлык җәмгыятенең акцияләр пакетын ала. Устав капиталындагы процент өлешеннән чыгып, шәһәрнең өлешчә яки тулаем субъектның финанс-хуҗалык эшчәнлеген контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килә. Сессиядә депутатлар хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә муниципалитетның предприятиеләр эшчәнлек нәтиҗәсен күтәрү, биналарны тәртиптә тоту һәм ремонтлауга шәһәр чыгымнарын киметү, бурычлардан арыну, заем капиталы базарын киңәйтү, компания финанслары белән идарә итүгә белгечләрне тарту кебек мөһим бурычларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге тууны билгеләп үттеләр. Тагын шунысы да бар: күпчелек акционерлык җәмгыятьләре социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру өчен төзелде. Аларны оештыруга Русия һәм чит ил инвестицияләрен күпләп җәлеп итү мөмкинлеге туды. Күпчелек акционерлык җәмгыятьләренең яңа технологияләр куллануын да истән чыгарырга ярамый.

2006-2011 елларда Казан муниципаль берәмлеге 53 җәмгыятьнең акционеры булды. Аңа үз карамагындагы акцияләрнең 19 пакетыннан файдаланырга туры килде. "Ирада", "Казан ярминкәсе", "Челтәр компаниясе" акцияләр пакетлары устав капиталларына Казан муниципаль берәмлегенең өлешен каплау өчен кулланылды. "Александров пассажы", "Казан фонд үзәге", "Киләчәк шәһәре" акционерлык җәмгыятьләре яшәргә сәләтсез булып чыкты, таркалды, шәһәрнең алар устав капиталындагы өлеше дә юкка чыкты. "Тасма", "Ракета" хоккей клублары, "Казан тәмәке фабрикасы" акционерлык җәмгыятьләре дә банкротка әйләнеп бара. "Татарстан Интернэшнл комюникейшнз, Лимитед", "Татар ашлары йорты", "Казан кунакханәсе" акционерлык җәмгыятьләрендәге шәһәр башкарма хакимияте акцияләре өлеше вакытлыча файдаланып тору өчен муниципаль унитар предприятиеләргә бирелде. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта шәһәр муниципаль берәмлекләре 20 ачык акционерлык җәмгыятьләрендә акционер булып тора. 2006 елдан башлап финанс әйләнешендә шәһәр акцияләрен файдаланудан бюджетка 1 миллиард 9 миллион сум акча керде. Моңа тагын 30,84 миллион сум дивидендларны да өстәргә кирәк. Гамәлдәге законнар нигезендә дивидендлар бары тик акционерлык җәмгыятьләре барлык төр салымнарын түләгәннән соң гына таратыла. Димәк, салымнардан да бюджетка шактый мул акча керә дигән сүз. Болардан тыш акционерлык җәмгыятьләре социаль ихтыяҗлар - Пенсия, Медицина һәм Социаль иминият фондларына да даими рәвештә акча күчереп баралар. Сессиядә әйтелгәнчә, акционерлык җәмгыятьләре бер ел эчендә генә дә 448,17 миллион сум салымнар, ә фондларга 130,26 миллион сум акча күчергәннәр.

Параллель рәвештә тагын бер мөһим мәсьәлә хәл ителә - эш урыннары булдырыла. Муниципалитетның акцияләре булган җәмгыятьләрдә генә дә 2,5 меңнән артык кеше эшли.

Мәскәү һәм Совет районнары колхоз базарлары, Яңа Савин районының күпләп-ваклап сату базары да акционерлаштырылган. Халыкның керемнәре бик үк мул булмаган өлеше үзләренә кирәкле товарларны нигездә базарлардан сатып ала. Чөнки аларда бәяләр кибетләр белән чагыштырганда 5-20 процентка арзанрак.

Шәһәр халкына күппрофильле медицина хезмәте күрсәтү максатыннан чыгып, "АВА-Казань" акционерлык җәмгыяте оештырылды. Җәмгыятькә республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып исәпләнүче бина бирелде. Хәзер аны төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен узган ел 500 миллион сум инвестицияләр җәлеп ителде инде. Быел тагын 106 миллион сум кирәк. Әлеге комплексны агымдагы елның август ахырына кадәр төзекләндереп бетерергә исәплиләр.

Казан муниципаль берәмлеге вәкилләре акционерлык җәмгыятьләренең һәм коммерция оешмаларының идарә органнарына - директорлар советына, ревизия комиссиясенә шәһәр Думасы карары белән билгеләнә. "Акционерлык җәмгыятьләре турында" федераль законның 88 нче маддәсе нигезендә барлык акционерлык җәмгыятьләре акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү алдыннан аудитор тикшерүе узалар. Сессиядә билгеләп үтелгәнчә, акционерлык җәмгыятьләре эшчәнлегенә үткәрелгән анализ бүген Татарстан башкаласы Русия инвесторлары өчен иң ышанычлы ун шәһәр исемлегенә керә. Әлбәттә, ирешелгән нәтиҗәләрдән чигенмәскә, предприятиеләрнең икътисади күрсәткечләрен даими яхшырта барырга кирәк. Депутатлар шәһәр башкарма комитетына хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән акционерлык җәмгыятьләре эшчәнлегенә мониторинг үткәрү бурычын йөкләделәр.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: