Мәдәни җомга

Мәдәниятнең киләчәген биш “К” билгели 

(Мәдәният министры Ирада ӘЮПОВАның коллегия утырышындагы чыгышы)

Бүген безнең тармакта барган үзгәрешләр моннан байтак еллар элек тормышка ашырыла башлады, чөнки мәгариф, демография, сәламәтлек саклау өлкәләрендә кебек үк, мәдәнияттә дә бүген нигез салынган эшләрнең нәтиҗәсе еллар узгач кына күренергә мөмкин. Шуңа күрә сүземне мәдәният тармагында күп еллар намуслы хезмәт итүчеләрнең барысына да һәм бигрәк тә элегрәк бу тармакны җитәкләгән остазларыма рәхмәттән башлыйм.


1980 еллар ахырында илдәге кризисны барыннан да бигрәк рухи кыйммәтләрнең очсызлануы аша тоемларга мөмкин иде. Ике дистә ел дәвамында мәдәният идеология булудан туктап, кирәксез, артык тармак булып калды. Әдәбият, сәнгатькә бүтән тармаклардан калган акча гына бирелде. Спектакль, тамашаларның көндәшлеккә сәләтле булу-булмау мәсьәләсе күтәрелмәде диярлек.

2012 елның маенда Россия Президенты беренче тапкыр мәдәният мәсьәләсен җитди куйды. Ул вакытта тармак хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы алулары сәбәп­ле, күп еллар хезмәт иткән белгечләрнең эшләреннән китүләре турында ишетмәгән кеше калмагандыр. В.В.Путин мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү кирәклеген әйтте.

2018 елның маенда Россия Президенты В.Путин илне максатчан алга илтүнең бер чарасы буларак «Культура» милли проектын оештырып җибәрде. Аңлашылганча, ул мәдәният өчен күбрәк биналар төзүне, сәнгать чараларын ешрак үткәрүне күз уңында тотмый. Аның максаты – дәүләт билгеләрен саклау өчен шартлар тудыру, дәүләтнең киләчәген, җәмгыять үсешен билгеләүче төп институтларның берсе буларак мәдәниятнең бурычларын ачык­лау. Шулай итеп, инфраструктура түгел, кешенең аңы үзгәрергә тиеш.

«Культура» проектын күз алдында тотып, без киләчәккә карап алга барабыз. 2019 елда министрлыгыбыз алдында торган төп бурыч – республикабызда күп елларга каралган мәдәният үсеше концепциясен эшләү. 2020 елда Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үтәргә торганда бу аеруча әһәмиятле. Тарихка күз салсак, Татарстанның милли-территориаль берәмлек буларак түгел, милли-мәдәни автономия рәвешендә барлыкка килүен исебезгә төшерәбез. Шуңа күрә мәдәни сәясәтебезнең төп бурычы Татарстанда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен саклау булырга тиеш.

Концепциябезнең нигезендә биш «К» - креативлык, коммуникация, кооперация, капитализация, компетенция ята.

Креативлык – иҗатка илһамландырган мохит тудыру ул. Театр­ның тормышын, иҗатын шактый дәрәҗәдә тамашачы, аның соравы билгели. Безнең берәр гасыр тарихлы театрларыбыз, Шаляпин, Нуриев исемендәге халыкара фестивальләребез бар. Шул ук вакытта алдынгы Мәскәү театр тәнкыйтьчеләре дә Казанны Россиянең тәҗрибә, лаборатория хәрәкәте үзәкләренең берсе буларак белә. Биредә сүз Казан турында гына бармый, агымга Әлмәт, Буа, Чаллы да иярә. Эзләнү чараларында «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды, «Калеб» яшьләр иҗат берлеге белән бергә горурлыгыбыз Г.Камал исемендәге академия театрының да катнашуы куандыра. Безнең максат – әнә шул тигезлекне югалтмау.

2019 ел Россиядә Театр елы буларак игълан ителде. Безнең проектларга һәрдаим ярдәм иткәне өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне җиткерәм. «Театры малых городов», «Театры – детям» федераль проектлар да сәхнә сәнгатен үстерер­гә шактый ярдәм итә.

«Культура» милли проектында балалар театры мәсьәләсенә басым ясалган. Чыннан да, балалар театры аерым игътибарга лаек. Балалар һәм яшьләр театрының төп максаты – яшь буынны тәрбияләү, театр сәнгатен яратырга өйрәтү. Ләкин яшь буын белән заман тудырган яңа телдә сөйләшү сорала. Тамашачы тәрбияләп кенә калмыйча, балаларны театр телен аңларга өйрәтү мөһим. Кызганыч ки, күп ата-аналар моңа сәләтсез.

Яңа формалар эзләү кино өчен дә мөһим чараларның берсе булып кала. ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында бүген «Республика 99» проекты тормышка ашырыла. Ул 1920-1930 еллардагы ТАССР тормышыннан киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фактларны кертеп төшерелгән 3 кыска метражлы фильмнан гыйбарәт. Бүген «Ликбез» һәм «Авангард» дип исемләнгән ике фильм төшерелә. Өченчесе өчен тема, идея эзлибез. Өчесен дә яшьләр иҗат итә. Хикмәт шунда, режиссерлар тарихи фактларны медиа-перформанс аша белә. Күчерелеп йөртелә торган кабинада видеокамера урнаштырылган. Теләгән һәркем кабинада үз тарихын сөйләп, өченче фильмның каһарманына әйләнә ала.

Милли мәдәниятне саклап калу турында сүз алып барганда, без кайвакыт бүген һәм моннан 200 ел элек булган мәдәниятнең аермасын аңлап җиткермибез. Вакыт үтү белән, тел дә үзгәрә. Шуңа күрә иң мөһиме төп кыйм­мәтләрнең нигезен саклап калу. Мәсәлән, татар җырында музыка гармониясе үзгәрү-үзгәрмәвенә караганда, аның сыйфаты һәм туган телебездә яңгыравы мөһимрәк түгелме?

Киләчәктә мәдәниятне үстерү юлында игътибар ителергә тиешле тагын бер төшенчә - коммуникация. Безгә максатчан аудиторияләр, җәмгыятьләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Әйтик, бүгенге яшь әниләрне үткән заман аналары белән янәшә куеп чагыштырып булмый. Хәзергеләр җиңел сөякле, ялларын оештыруга йөз тота. Ләкин аларны музей, китапханә, театрларга китертер өчен шартлар тудырырга: баланы биләүгә төрү бүлмәсе, уен бүлмәсе һ.б. булдырырга кирәк. Юкса алар җылы өйләрендә утырып, спектакль, концертларны интернеттан гына караячак, китапларны да шуннан гына эзләп табып укыячак. Бу мәсьәлә клублардан башлап иҗат берлекләренә кадәр барысы өчен дә бик мөһим. Әйтик, еш кына иҗат берлекләрен нәтиҗәле эшләмәүдә гаеплиләр. Әмма узган ел бер Язучылар берлеге генә дә республикабызның районнарында балалар белән биш йөздән артык очрашу үткәргән. Ләкин бу хакта беркем белми, чөнки матбугат чаралары, социаль челтәрләр, блогерлар белән аралашуны да үз эченә алган билгеле бер система юк. Ә бүген аннан башка нәтиҗәле эшләп булмый.

2019 елга Мәдәният министрлыгының беренчел бурычларын билгеләү максатында халыктан сораштыру үткәрелгән иде. Онлайн тавыш бирүдә 4183 кеше катнашты. Шуннан чыгып иң мөһим 7 бурыч билгеләнде. Балаларыбызны мәдәният оешмаларына җәлеп итү, мәдәни белем бирү, гаилә абонементлары кертү һәм башкалар.

Мәдәниятнең нигезендә торырга тиешле өченче берәмлек - кооперация. Мәдәниятне бер тармак буларак кына аерып карарга ярамый. Аны бүтән тармаклар белән бәйләнештә үстерергә кирәк. Әйтик, «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» биш ел эчендә үзен нәтиҗәле, балалар өчен кирәкле проект буларак раслады. Киләчәктә, аны Россия күләмендә оештыру күздә тотыла.

Без эре банклар белән мәдәни дебет картасы булдыру һәм аны бонуслар ярдәмендә популярлаштыру турында да уйланабыз. Бүтән файдалы якларыннан тыш, мондый карта Татарстан халкының сәнгать, мәдәниятнең кайсы төрләрен ярата төшүен ачыкларга, һәм тамашачыларның категориясенә карап, теге яки бу концерт, тамашаның сәнгати дәрәҗәсен күтәрүне оештырыр­га ярдәм итәчәк. Бизнес белән кооперациянең матур үрнәкләрен Амазон, Тинькофф, Яндекс, Гугл һәм башкалар мисалында күрергә мөмкин.

Калуга өлкәсендә, мәсәлән, фермер хуҗалыклары муниципаль оешмалар белән кооперация мөнәсәбәтләре кора һәм эшмәкәрләр мәдәни чара өчен инфраструктура булдыра. Ял көне турлары ярминкәләрне дә, концертларны да үз эченә ала һәм халык анда бик теләп катнаша. Меңләгән тамашачыны җәлеп иткән мондый фестивальләргә бюджеттан әллә ни акча да тотылмый.

Кооперациянең матур үрнәкләрен зур сәүдә үзәкләрендә дә күрергә мөмкин. Әйтик, былтыр ноябрь буе республикабызның Дәүләт музее һәм Яндекс «МЕГАда китапханә» проектын үткәрде.

Халыкны мәдәни агарту эшен аэропортларда да оештырып була. Таллин аэропортының икенче катында, мәсәлән, галерея булдыр­ганнар һәм төрле рәссамнарның иҗатлары белән таныштыралар, экспозиция ике ай саен алмашына. Г.Тукай исемендәге Казан аэропортында да республикабыз кунаклары бөек язучының рухын тойсын өчен төрле чаралар оештырып була. Таксида татар музыкасы, мәдәни чараларның анонслары яңгырап торса, кеше, үзе дә сизмәстән, милли рухны сеңдерә башлар иде. Аэропорттан, вокзалдан кунакханәгә барганда, республикабыз кунаклары һәр чат саен дигәндәй мәдәни чараларга чакырган афиша, игъланнар белән очрашып торсын.

Фән белән бәйләнештә тору мәдәният өчен аеруча әһәмиятле. 2018 елда без беренче президентыбыз, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлап җибәргән «Мәдәни мирас - Борынгы Болгар һәм Зөя утрау­-шәһәре» исемле тиңе булмаган зур проектны төгәлләдек. Нәтиҗә буларак, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә тагын ике объектыбыз теркәлде. Инфраструктура булдырудан тыш, югары дәрәҗәдә архео­логик эзләнүләр үткәрелде. Белгечләребез тәҗрибәсе Бөтенроссия фәнни-реставрация үзәге өчен җирлек була ала. Һәм бу мәсьәләдә без Россия Мәдәният министрлыгы ярдәменә ышанабыз. Моннан тыш әлеге проект үрнәгендә без төбәкара һәм илара кооперациянең мөһимлегенә инандык.

Кооперация үзебезнең милли мәдәниятне тарату, мәдәни экспансия белән дә бәйләнгән. Бүген татар сәхнәсенә еш кына тәрҗемә әсәрләр буенча куелган спектакльләр чыгарабыз. Татар язучыларының әсәрләре дә төрле телләргә тәрҗемә ителеп, тамашалар чит илләрнең алдынгы театрларында күрсәтелсә, әйбәт булыр иде. Мәсәлән, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова, үзе тырышып, күренекле язу­чыбыз Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен венгр һәм төрек телләренә тәрҗемә иттерде. Әмма тәрҗемә эшен дәүләт дәрәҗәсендә даими рәвештә һәм билгеле бер тәртиптә алып барасы иде.

Татарстанга мәдәният, сәнгать өлкәсендә горурланырга сәбәп күп. Иҗат берлекләрендә генә дә 334 язучы, 449 рәссам, 61 композитор, 55 кино төшерүче, 587 театр әһеле теркәлгән! Узган елны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Станиславский премиясенә ия булды. Биюче Нурбәк Батулла нибары 47 меңгә куелган «Әлиф» спектакле өчен «Алтын битлек» премиясен алды. Софья Гобәйдуллина, Альбина Шаһиморатова белән горурланабыз. Опера йолдызы Альбина Шаһиморатова күптән түгел Россия Зур театрының «Путешествие в Реймс» (Дж.Россини) операсында җырлады. Аның белән бергә бу спектакльдә төрле партияләрдә Татарстан җырчылары Альбина Латыйпова, Рүзил Гатин катнаш­ты. 27 яшьлек режиссер Айдар Җаббаров үзебезнең Камал сәхнәсендә, Санкт-Петербургның Ленсовет театрында шау-шулы тамашалар куйды, күптән түгел «Современник»та спектакль сәхнәләштерде.

Концепциябезнең дүртенче бүлеге капитализациягә багышланган. Кызганыч ки, без мәдәният һәм икътисад арасында бәйләнешне сизмибез. Күп илләрдә, әйтик, АКШта, Бөекбританиядә мәдәният икътисадның бер өлеше буларак байтак керем китерә. Без республикада җитештерелгән мәдәни продуктның күләменә һәм мәдәният өлкәсенә никадәр кеше җәлеп ителгәненә бәя дә бирә алмыйбыз. Чөнки эчке тулай продукт структурасында бу тармак буенча өстәмә кыйммәт бәясе аерым формалаштырылмый.

Татарстаныбыз үзмәшгульлеккә салым кертелгән пилот төбәкләр рәтенә керде. Бу – мәдәният белеме алган, әмма үз һөнәре буенча эшләмәүче кешеләрне ачыклауга бер мөмкинлек. Әлеге максатта, Мәдәният һәм Мәгълүматлаштыру министрлыклары һәр мәдәният чарасы турында, кая үткәрелүенә карамастан, мәгълүмат теркәлгән бердәй платформа булдыру карар кылды.

2015 елда дәүләт оешмаларының бер өлеше электрон билетлар сатуга күчте. Быел да эшне дәвам итү күздә тотыла. Ул безгә нинди тамашаларга халык яратыбрак йөргәнен төгәлрәк белергә ярдәм итәчәк. Без зур булмаган тикшеренү үткәргән идек. Нәтиҗәдә, уртача билет бәясе 200 сум дип алганда, бюджеттан бер тамашачыга 1300 сум акча тотылганы билгеле булды. Музейлар буенча да якынча шулай ук килеп чыга. Шулай итеп дәүләт бер тамашачыга һәр тамаша саен 87% акча тота. Һәм сүз финанслауны киметмичә, мәдәни чараларның сәнгати дәрәҗәсен күтәреп, тамашачы өчен тагын да кызыклырак итү турында бара.

Мәсәлән, Кино фонды ярдәме белән соңгы өч елда республикабызда 22 заманча җиһазландырылган кино залы ачылды. Ниһаять, рес­публикабызның ерак районнарында яшәүчеләр дә зур шәһәрдәгеләр белән бер көнне диярлек премьераларны карау бәхетенә ия булды.

Мәдәният һәм сәнгать икътисадта яңа юнәлешләр дә барлыкка китерергә мөмкин. Сүз бишенче бүлек - компетенция турында. Киләчәктә мәдәнияттәге кайбер профессияләр, мәсәлән, билет сатучылар, аудиогидлар таралу сәбәпле, экскурсия алып баручылар һ.б. юкка чыгарга мөмкин. Милли электрон библиотека булдыру да китапханәче вазифасын шактый үзгәртәчәк. Аның каруы, яңа профессияләр барлыкка килә. Әмма алар белем бирү стандартларында каралмаган. Шул уңайдан Россия мәдәният министры В.Мединскийдан үзебезнең мәдәният университеты һәм Иннополиста IT-мәдәният өчен яңа кадрлар әзерләүне башлап җибәрүдә ярдәм сорыйбыз. Безнең тармакта хезмәт итүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән сорау бик мөһим, чөнки профессиональ стандарт аныкланмаган икән, димәк, мәдәният хезмәткәре һөнәренең киләчәге дә юк дигән сүз.

«Культура» милли проекты кысаларында гына бөтен хыялларны тормышка ашырып булмаячак, Россиядәге күп кенә башка проектлар да безнең тармакка кагыла. Урта һәм кече бизнеска ярдәм, демография, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәгълүматны цифрлаштыру, хәтта авыл хуҗалыгы программаларын мәдәниятне исәпкә алмыйча тормышка ашырып булмый. Иң мөһиме, мәдәният оешмалары белән генә чикләнмичә, карашыбызны киңәйтү. Шул вакытта гына милли мәдәниятне һәм ахыр чиктә халкыбызны саклап кала алачакбыз. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: