Мәдәни җомга

"Мәдәни җомга"ның бер айда чыккан саннарына ике "Казан утлары" сыя – Вахит Имамов

Татар укучысы үз тарихына кагылышлы уникаль мәгълүматны "Мәдәни җомга" газетасы битләрендә генә таба ала, ди газетаның баш мөхәррире. "Мәдәни җомга" газетасы онытылган шәхесләрне кире кайтару, киң җәмәгатьчелекне чын тарих белән таныштыруда алган юнәлешен киләсе елда да дәвам итәчәк», - дип белдерде газетаның баш мөхәррире, Г.Тукай бүләге иясе Вахит Имамов. "Татар-информ"...

Татар укучысы үз тарихына кагылышлы уникаль мәгълүматны "Мәдәни җомга" газетасы битләрендә генә таба ала, ди газетаның баш мөхәррире.

"Мәдәни җомга" газетасы онытылган шәхесләрне кире кайтару, киң җәмәгатьчелекне чын тарих белән таныштыруда алган юнәлешен киләсе елда да дәвам итәчәк», - дип белдерде газетаның баш мөхәррире, Г.Тукай бүләге иясе Вахит Имамов. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Мәдәни җомга" газетасы редакциясе белән таныштыра.

Газета Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 ел, 4 май карары нигезендә оештырылган. Ул А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга. Хәзерге тиражы - 2160 данә. "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы. "Мәдәни җомга" - халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктырта торган махсус басма.

"Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов әйтүенчә, газетаның оештырылу тарихы "Идел" журналыныкына охшаган. Узган гасырның туксанынчы елларында азатлык хәрәкәте башлангач, татар зыялылары тарихны, милли сәнгатьне яктырта алырлык махсус матбугат сорый. Шуның нәтиҗәсендә моннан 21 ел элек "Мәдәни җомга" газетасы чыга башлый.
"Бу - милләтне әйдәп баручы газета"
Газетаның баш мөхәррире фикеренчә, "Мәдәни җомга" - татар халкының үткәнен таныту аша бүгенге зыялыларыбызга хезмәт итә торган газета.
"Минем гел кабатлый торган бер сүзем бар, гәрчә аны мин түгел, ә Владимир Маяковский әйтеп калдырган. Аның фикеренчә, милләтне алга алып баручы кешеләр күп түгел - нибары 3 процент кына. Татар халкы өчен "Мәдәни җомга" - шул 3 процентка керүче газета. Милләтне сөйрәп баручылар күп була алмый", - ди Вахит Имамов.
Аның фикеренчә, шушы зыялыларны "Мәдәни җомга" кебек газета гына тәрбияли ала. "Газета ул агитатор гына түгел, ә оештыручы да, дип Ленин белми әйтмәгән, ә безнең милләтне һәрвакыт оештырып торырга кирәк. Безгә нәрсә-нәрсә, ә бердәмлек җитми", - ди Вахит Имамов.
"Татар бердәм булырга тиеш"
Бердәмлек булсын өчен, иң элек татар милләтен Әстерхан, Себер, Кырым татарларына бүлгәләүдән туктарга кирәк. Аның фикеренчә, бу - рухи мирасны тарайта. Моңа Вахит Имамов ике мисал китерде.
Мәсәлән, киң җәмәгатьчелектә беренче татар газетасы итеп ахун Баязитов 1905 елда Санкт-Петербургта чыгарган "Нур" газетасын атыйлар. Вахит Имамов моның белән килешми. Ул Исмәгыйль Гаспралының 1883 елда чыккан "Тәрҗеман" газетасын беренче урынга куярга кирәк, дип саный.
Икенче мисал татар театрының 110 еллыгы белән бәйле. "Безнең татарча спектакльләр Кырымда 1871 елда ук куелган. Әгәр дә без үзебезне мәгърифәтле, культуралы, зыялы һәм бай тарихлы милләт итеп күрсәтергә теләсәк, без быел театрның 150 еллыгын бәйрәм итәбез дип сөйләшергә тиеш идек. Без кулның, аякның фәлән бармагын чабып ташлыйбыз, аннары бердәмлеккә чакырабыз. Менә шундый милләт без", - ди Вахит Имамов.
Аның әйтүенчә, татар халкының чын мирасын җәмгыятькә кире кайтару белән бер "Мәдәни җомга" газетасы гына түгел, ә "Казан утлары", "Безнең мирас", "Идел" кебек журналлар да шөгыльләнергә тиеш. "Юк, җәмәгать, безнең тарихыбыз алай сай түгел! Театрыбызга - 150, ә беренче газетабыз чыга башлаганга 140 ел дип кычкырырга тиеш без, ләкин кычкыра белмибез. Маңгай тар. Моңа үзебез гаепле, гыйлем булмау гаепле", - ди "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире.
"200 елдан соң инкыйраз иртәрәк җитмәсме?"
"Мәдәни җомга" редакциясе кыйбласын баш мөхәррир аны кемнәр укуына һәм кемнәр яратуына карап билгели. Аның әйтүенчә, газетага тарихчы галимнәр дә, филологлар да, артистлар үз мәкаләләрен язып тора. Аларның хезмәтләре бүген әһәмиятле темаларны яктыртуга багышланган. Газетада басылучылар арасында академиклар Индус Таһиров һәм Рүзәл Юсупов, әдәбият галиме Марсель Әхмәтҗанов, актер Әзһәр Шакиров һ.б. шәхесләр бар.
"Без башкаларны учак кебек җыеп торабыз. Мин беләм, безнең милләтне агартыр өчен бер "Мәдәни җомга" гына җитми. Әле йөз "Мәдәни җомга"ны бастырып таратсаң да бик ярап торыр иде. Кызганычка, аның инде укучылары да юк. Руслаштыру сәясәте халыкны телдән аера. Безнең хәзер яшь буын саф татар телендә укый-яза белми. Шуңа күрә без бик зур югалтуга дучар. Мин хәтта Гаяз Исхакыйның 200 елдан соң инкыйразы тизрәк башланмасмы икән, безгә кайгы-хәсрәт иртәрәк килмәсме икән дип шөбһәләнәм", - ди Вахит Имамов.
"Үз тарихын белмәгән кеше зинадан туган бала белән бер"
Моны булдырмас өчен, ул яшьләргә газетаны укытырга, аларда үз нәселе тарихына мәхәббәт тәрбияләргә кирәк дип саный. Үз тарихын, нинди токымнан чыкканын һәм нәселенең кешелек тарихында нинди эз калдырганын белмәгән кеше зинадан туган бала белән бер, ди Вахит Имамов. "Безнең әтиле, бабайлы балаларыбыз менә шундый хәлгә төшмәсен иде", - ди ул.
Нәсел җебенең әһәмиятен Мәхмүт Галәү исемле фаҗигале язучыбыз мисалында искә алды. Мәхмүт Галәү 1890 елларда туган якларын ташлап, руслаштырудан качып Төркиягә киткән татарларның тарихын "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" әсәрләрендә сурәтли. Шуның өчен аны Совет хакимияте, Төркия шпионы дип, 1937 елда Мәскәүдә төрмәдә атып үтертә.
Мәхмүт Галәү Шиһаб Мәрҗанинең җигәне (племяннигы) булган. "Бөтенесе дә бер-берсе белән бәйләнгән. Мәхмүт Галәү туганы Шиһаб Мәрҗани кебек акыллы, гыйлемле булып үскән. Аның тырышлыгы Мәрҗаниләр каныннан килә торган нәрсә. Менә шулай һәрбер татар нәселен белсә, татарлыгы белән горурланачак һәм теленнән аерылмаячак", - ди Вахит Имамов.
"Бездә басылганнар башка беркая да юк"
"Мәдәни җомга" газетасы битләрендә укучы башка беркайда да таба алмаячак мәгълүмат белән танышу мөмкинлегенә ия. Бу - газетаның төп максаты да: кеше укымаган, моңа кадәр билгеле булмаган әсәрләрне халыкка кире кайтару, гыйбрәтле мәгълүмат эзләп табу.
Вахит Имамов сөйләвенчә, биредә татар театрына багышланган, башка бер генә матбугат та басылмаган, Гөлсем Болгарскаяның тууына 125 ел тулу уңаеннан, Һидаят Солтановның 100 еллыгы һ.б. уңаеннан язылган, татар укымышлыларының катлаулы тормыш юлын яктырткан язмаларны табарга мөмкин.
Бу кызыклы мәгълүматларны укырлык һәм үзе аша үткәрерлек яшьләрнең генә кими баруы баш мөхәррирне бик борчый. Татар тарихы белән яшьләр кызыксынсын өчен, мәктәптә үк татар тарихын кызыклы һәм дөрес яктырткан дәреслекләр кирәк, ди ул. "Ни үкенеч, бүгенге мәктәпләрдә дә татар тарихы җитәрлек күләмдә укытылмый. Яңа, милләтне, ханнарны күтәрә торган тарих китаплары әле язылып кына ята. 5 нче сыйныф өчен тарих дәреслеген әле 1 гыйнварга гына язып бетерү турында боерык бирелгән. Бу 6-10 сыйныф дәреслекләре әле планда гына дигән сүз. Шулай булгач, без ничек итеп милләтнең күзен ача алабыз? Ул дәреслекләр юк бит әле", - ди Вахит Имамов.
"Мәдәни җомга" газетасы редакциясендә барлыгы 10 хезмәткәр эшли.
Корреспондент Нәзирә Рәхмәтуллина "Мәдәни җомга" газетасында мәдәният, мәгариф, фән һәм дин темаларын алып бара. "Диндә иң актуаль темаларга килгәндә, террорчылыкка каршы көрәшне атар идем. Безнең Диния нәзарәте бу хакта язучы журналистларга дәресләр дә үткәрә, аларда даими катнашам", - диде ул.
Нәзирә Рәхмәтуллина һәрбер язмасын кулдан яза. Бу аңа фикерен туплап, күпкә нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә, ди ул.
Журналист Сөембикә Кашапова мәдәният темаларын яктырта. Газетада ул аның ачылган көненнән алып, менә инде 22 ел эшли. "Эшемне бик яратып башкарам, чөнки темаларыбыз бик кызыклы. Кая гына барсам да, бик шатланып кайтам. Яза-яза яңа белемнәр дә өстәлеп куя", - диде ул.
"Редакциянең гөл үстерүчеләре"
Вахит Имамов тәрҗемәче һәм корректорны, редакцияне гөлбакчага әйләндерүчеләр, дип атады - бүлмәдәге гөлләрне башлыча ике хезмәткәр үстерә.
Алсу Зәйдуллина "Мәдәни җомга" газетасында тәрҗемәче булып 13 елга якын эшли. "Газетада үземнең "Чуардан-чуар дөнья", "Айга кырын карама", Җиһан шаһит" исемле сәхифәләрем бар. Бик күп матбугат чараларын карап, мәгълүматның иң кызыклыларын эзләп, үзебезгә тәрҗемә итеп бирәм", - ди ул.
"Мәдәни җомга" газетасында корректор булып эшләүче Рәсилә Фәттахованы Вахит Имамов рус телен дә, татар телен дә камил белүче кеше дип атады. Аның хезмәтен югары бәяләвен искәртте.
Рәсилә Фәттахова әйтүенчә, компьютерлар куллана башлау белән хаталар мәсьәләсе шактый җиңеләйгән. "Элек без журналистларның кулъязмаларыннан карый идек, ә хәзер инде безгә күп язмалар компьютерда басылган хәлдә керә. Кызганычка, татар корректорларына ярдәмлекләр - шул аңлатмалы сүзлекләр генә. Яңа сүзлекләр кирәк, чөнки хәзер аңлашылмаган сүзләр бик күп", - диде ул.
Фәридә Хәмәтҗанова "Мәдәни җомга" газетасының офис-менеджеры. "Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Гомерем буе яраткан эшемдә эшләдем. Татар матбугатында эшләвемә менә инде 37 ел була. Үземне редакторның уң кулы дип саныйм. Мин документлар, оештыру мәсьәләләре һәм кунакларны кабул итү белән шөгыльләнәм", - диде ул.
Редакциянең икенче бүлмәсен Вахит Имамов "Асыл егетләр бүлмәсе" дип атады.
"Мәдәни җомга"ның җаваплы сәркатибе Илгизәр Зәкиев турында Вахит Имамов: "Һәрвакыт эштә", - диде. Аның төп вазифаларына газетаны планлаштыру һәм материалларны урнаштыру керә.
"Мәдәни җомга" газетасында патриотик теманы Хәмзә Бәдретдинов яктырта. "Мин күбрәк хәрби темаларга язам. Безнең язмалар башкаларны кабатламаска, яңалык алып килергә тиеш", - диде ул.
"Хәрби-патриотик темада нинди кызык фактлар ачылды" дигән сорауга ул: "Элек Бөек Ватан сугышыннан соң 200 мең кеше хәбәрсез югалган дип йөртелгән. Хәзер акрынлап аларның кайда һәлак булганнары ачыклана. Баксаң, аны үзенә күрә бер сере бар икән. Хәбәрсез югалган дигәч, аларның туганнарына пенсия түләнмәгән. Әгәр дә һәлак булган урыны төгәл билгеле икән, ул чакта аларга пенсия түләү каралган. Хөкүмәт менә шуны хәйләләп калган", - дип мисал китерде.
"Газетаны ясаучылар"
"Мәдәни җомга"ның кадерле ветераны, атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Габдуллинаның гомуми эш стажы - 56 ел. "15 яшемнән "Яшь ленинчы"да эшли башладым. Курьер булып башлаган идем, аннары А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университетында укып, инженер-электрончы булдым. Үзгәртеп кору елларында яңадан матбугат өлкәсенә кайттым. Шуннан бирле версткалаучы-дизайнер булып эшлим", - дип сөйләде ул.
Техник хезмәткәр Зөлфия Мадьярова, "Мәдәни җомга" коллективы зур түгел, эшләү дә җиңел, дип бәяләде. "Монда бик акыллы, үз эшләрен белә торган кешеләр хезмәт куя", - диде ул.
Аның коллегасы Рушания Хафизова вазифаларына исә редакциягә кулъязмада килгән материалларны җыю, аларны сканер аркылы үткәрү керә. Ул, язмаларны төзәтеп, хезмәттәшләренә тапшыра.
"Мәдәни җомга" газетасы атнага бер тапкыр чыга. "Без аена ике "Казан утлары" чыгарабыз дияргә мөмкин. 1 санда 24 биткә 50 ләп мәкалә урнаштырыла. Бәйгеләр оештырмыйбыз, чөнки аның өчен акча кирәк, ә "Мәдәни җомга" акча эшли торган газета түгел", - ди Вахит Имамов.
Редакциядә театр белән уңышлы хезмәттәшлек иткән өчен татар театрының 100 еллыгы уңаеннан тапшырылган Галиәсгар Камал барельефы саклана. Шулай ук Муса Җәлилнең сыны да герой-шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан 2006 елда истәлеккә бирелгән. Редакция бүлмәсендә "Мәдәни җомга"ның беренче баш мөхәррире Зиннур Мансуровның гөле дә истәлеккә калган.
"Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов киләчәктз дә матбугат чарасының алган юнәлешен саклаячагын белдерде.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлүзә Гыймадиева).
8 гыйнвар 2017, 11:46 , Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/08/129872/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: