Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Марат Әхмәтов: Җиде районда бер бала да татар теленнән имтихан тапшырмаган

Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында әйтте.

"Җаваплылыкны арттыру максатыннан берничә сан әйтәм: республикабызның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган бер генә бала да татар теленнән имтихан бирмәгән. Югыйсә, 1 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр атнасына кимендә икешәр сәгать татар теле укытылган бит аларга", - дип гаҗәпләнде Марат Әхмәтов.

"Республикадагы балаларның дүрттән бере генә туган телендә белем ала. Чынбарлыкта әле ул саннар тагы да эч пошырырлык булырга мөмкин. Сезнең, укытучыларның, мәгариф идарәләре җитәкчеләренең, мәктәп җитәкчеләренең, уку-укыту буенча урынбасарларының ни дәрәҗәдә татар җанлы булуы мәктәптә татар телен укытуның эчтәлегенә искиткеч зур йогынты ясый», – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова докладына әзерләнгән слайдта да татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшыручылар булмаган районнар күрсәтелде. Бу Апас, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Тәтеш районнары.

Минзәлә, Чистай, Ютазы, Нурлат районнарында да татар теленнән имтихан тапшыручылар саны аз. Алдынгылар исәбендә – Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әлки районнары.

Минзәлия Закирова татар теле һәм укытучыларын балаларда татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыруга кызыксынуны арттыру өчен тырышырга өндәде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/marat-axmatov-ide-raionda-9-ncy-syinyftan-son-ber-gena-

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X