Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Марат Җәббаров: Татарстанда шикәр буенча резерв булдырылды

Министр Татарстан Президенты шикәр буенча резерв формалаштырырга күрсәтмә биргәнен әйтте.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанда шикәр буенча резерв булдырылган.

Ул кичә республика Президенты Рөстәм Миңнехановта очрашканнарын әйтте. «Ул безгә шикәр буенча резерв формалаштырырга күрсәтмә бирде. Буа һәм Зәй шикәр заводлары белән сөйләштек. Социаль объектлар — мәктәпләр, балалар бакчалары, картлар йортлары өчен резерв булдырыды. Президент акча бүлеп бирде. Яңа уңышка, сентябрьгә кадәр резерв булдырдык», — дип әйтте Марат Җәббаров.

«Соңгы көннәрдә продукциягә ажиотаж күрәбез. Кибет киштәләрендә продукция бетә дигән имеш-мимеш тарала да, кеше күпләп килеп, шул товарга ябырыла — бу күбрәк шикәргә, онга, карабодайга кагыла. Сәүдә челтәрләре үз планы буенча продукция белән тәэмин итеп тора, ә халык кырып-себереп алып бетергәч, физик яктан киштәләрне тутырырга өлгермиләр», — дип ачыклык кертте министр журналистларга.

Марат Җәббаров әйтүенчә, сәүдә челтәрләренең складларда ике-өч көнлек товары бар, ә болай тарату үзәкләренә товарны көндәлек режимда китерәләр.

«Бернинди проблема юк иде. Республикада товар күләмен күзәтеп барабыз. Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы министрлыкларыннан коллегалар тарату үзәкләренә барды — товар бар. Сәүдә челтәрләренең продукция белән тәэмин итүчеләр белән контрактлары бар, бәяләр теркәлгән, продукция җитәрлек», — диде министр. 

 

 Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев