Мәдәни җомга

Мамадышта шәһәр бәйрәме

25 август – Җәлилчеләр көнендә Мамадыш каласында шәһәр бәйрәме узды. Ул соңгы елларда төбәкнең олы бәйрәменә әверелде һәм уңышлы, тантаналы төстә үтүе өчен районның күп оешмалары көч куя.

Мамадыш исеменең рәсми документларда телгә алынуына 637 ел гына булса да, бүгенге урыныннан берничә чакрымда гына урнашкан Аккирмән крепосте Болгар дәүләте чорларыннан ук, Владимир кенәзлеге хакимнәре булган Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя Болгар дәүләтенә каршы оештырган талау яулары вакытында, ягъни ХII гасырлардан бирле тарихта билгеле. Дөрес, бүген калада урыс та, татар да, башка милләт вәкилләре дә иңгә-иң куеп яши һәм ул дуслык бәйрәм тантаналарында да киң чагылыш тапкан. Каланың бер бистәсе кебегрәк саналган Красная Горка авылында, әнә, өр-яңа бер мәчет гомер алса, Мамадышның Нократ елгасы ярында 1933 елда большевиклар тарафыннан шартлатып юк ителгән Троицк чиркәве дә кабат калкып килә.

Әлеге бәйрәм – шәһәрнең туган көнен билгеләп үтү генә түгел, ул – узган елга йомгак ясау һәм киләчәккә үрләр билгеләү дә. Шуңа күрә Мамадышның үзәк мәйданында шәһәрдәге һәрбер оешманың диярлек хезмәт уңышларын чагылдырган күргәзмәләрен күрү дә гаҗәп түгел. Бәйрәм ярминкә төсен алсын дип, шушы ук мәйданга төрле авыл эшмәкәрләре әзерләп китергән бал күргәзмәләрен, җирле осталар кулы белән ясалган кашык, агачтан сын ясау, тегү-чигү үрнәкләрен дә китереп бастырганнар. Мамадышның төбәк музее хезмәткәрләре махсус стендлар ясап та, үзләре тәүге комсомоллар, чабагач белән салам көлтәләрен сугучы яки фронтка китеп баручы яшьләр булып киенеп тә туган җир тарихын күз алдына бастыра. Сәнгать мәктәбе каршында укучылар ясаган рәсем күргәзмәсе, ачык мәйданда шул ук мәктәп укучыларыннан торган оркестр урын алган. Танылган шагыйрь Шәйхи Маннур һәйкәле каршында шигъри Сабантуй гөрли. Китапханәчеләр Мамадыш төбәгеннән чыккан шагыйрь һәм прозаикларның китап күргәзмәсен тәэмин итә. Кунак­лар арасында шушы ук төбәк даны булган рәссам Нәҗип Нәккаш, әдипләрдән Ринат Мөхәммәдиев белән Рафаил Газизов та якташлары белән бергә күңел ача.

Мамадыш – республикада иң беренче булып Яр буе паркы төзеп, андагы музыка көенә биюче төсле фонтаннар ачып та дан алган иде. Нократ буен төзекләндерү эшләре һич тукталмый, быел шул ук яр буенда Яшьләр скверы белән танышу да күңелгә хуш килде. Әле берничә ел элек кенә һәрбер язгы ташу саен сулар кереп интектергән бәрәңге бакчалары урынында калкып чыккан ул. Биек дамбалар корып куйганнан соң хәзер биредә яшьләр генә түгел, барча шәһәр халкы чыгып күңел ачарлык ял төбәге барлыкка килгән. Анда тамашачылар өчен матур трибуналар да, җирле үзешчәннәр үз осталыкларын чарлау өчен биек сәхнә дә бар...

Мамадыш матур, камил, ышанычлы яши. Яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!

В.ИМАМОВ. Автор фотолары.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: