Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ләйлә Фазлыева: Үзлектән изоляцияләнүче кешеләргә «больничный» биреләчәк

ТР Премьер-министры урынбасары коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта кешеләргә үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга киңәш итте.

Татарстанда үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә «больничный кәгазьләре» биреләчәк дигән карар кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Әгәр дә сез теләсә кайсы чит илдә булып кайтканнан соң яки башка илдән килгән йөткергән, төчкергән кеше белән элемтәгә кергән булсагыз һәм үзегездә югары температура сизеп, үзегезне начар хис итә башласагыз һәм үзегездә коронавирус инфекциясе булуына шикләнсәгез, поликлиникага бармаска, ә табиб чакыртырга кирәк. Бүген республикада шундый карар кабул ителде: «больничный кәгазьләре»н үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә дә бирәләр. Бу карар карантиндагы кешеләргә ярдәм итү өчен кабул ителә», — диде Фазлыева.

Ул шулай ук коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, татарстанлыларны үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга өндәде.

«Теләсә кайсы матбугат чарасын кисәтергә теләгән беренче нәрсә — препаратларны киңәш итү кирәкми. Халык медицинасын киңәш итү дә — дөрес түгел. Беренче — вирус тулысынча өйрәнелмәгән әле, шунлыктан киңәшләр белән ярдәм итеп булмый. Без үз-үзебезне дәвалау белән шөгыльләнергә күнеккәнбез — моны теләсә нинди вирус һәм теләсә нинди авыру вакытында эшләргә ярамый. Препаратларны киңәш итәргә ярамый, чөнки һәрберебезнең үз иммун системасы һәм һәр кешегә үз препараты туры килә», — дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев