Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Әлмәт гимназиясе

Быел Әлмәт районы мәктәп­ләрен өч меңләп укучы тәмамлады. Шулардан 44 укучы, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең  11 нче сыйныфыннан соң, урта белем алу турындагы аттестатка ия булды, ә 83е шунда ук тулы булмаган урта белем алып чыкты. Баласы биредә укыган бер ата-ана алдында да: “Балабызны кайсы мәктәпкә  бирергә икән?” – дигән сорау тормагандыр. “Гимназия җитәкчеләре мәктәптә өйдәгечә мохит тудыра алды. Тәртип үрнәк.

Укытучылар балаларыбызга чын тәрбия һәм тормышта да, бизнеста да кирәк булырлык ныклы белем бирде”. Әлеге сүзләр “Соңгы кыңгырау”да педагоглар адресына дулкынланган әти-әниләр авызыннан яңгырады. Гимназия хуҗасы Фирүзә Вәлиуллина бу уку йортының бусагасын ун ел элек урынбасар булып атлап керә һәм 2011 елда директор итеп билгеләнә.


– Фирүзә ханым, Ризаэддин Фәхретдин исемен йөрткән  татар гимназиясе халыкның милли үзаңы уянган чорда – туксанынчы еллар башында оештырылган. Ул кем идеясе иде?

– Моннан 27 ел элек гимназия үзенең ишекләрен ачты һәм беренче елны ук бирегә 243 укучы белем алырга килде. Аны оештыручылар үз алдына иҗади яктан сәләтле, милли үзаңы булган укучы тәрбияләү максатын куйды. Заман таләпләренә туры килгән уку йортын булдыру өчен яңа бина һәм тиешле финанс кирәк иде. Шул еллардагы Әлмәт район мәгариф идарәсе җитәкчесе Габделвахит Гыйзатуллин, гимназиянең беренче директоры Ядкәр Шакиров һәм Әлмәт татар драма театрының хәзерге директоры Фәридә Исмәгыйлева әлеге үтенеч белән «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Галиевкә мөрәҗәгать итә. Ул җитәкләгән идарә иркен урында мәктәп төзүгә старт бирә. 
Ачылуының беренче елларында татар гимназиясе иске бинада эшли. Берничә елдан нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңа зур бина төзелеп бетә. Бүген гимназиядәге 1021 укучыга 58 мөгаллим белем бирә. Монда Әлмәт балалары гына түгел, күрше район авылларыннан килгән малай һәм кызлар аның беренче укучылары була. Бүген микрорайоннарда урта мәктәпләр күп булса да, әти-әниләр балаларын безгә алып килә. 

– Бу үзенчәлекле уку йортының стратегиясе нинди? Әхлакый тәрбия һәм сыйфатлы белем бирү белән генә чикләнмисездер. 

–Заманалар үзгәрә. Бүгенге әти-әниләр педагоглар алдына уку процессында гына түгел, тәрбия эшендә дә югары таләп­ләр куя. Без сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, милли традицияләрдә тәрбияләүне дә төп максат итеп күрәбез. Йомгак­лау аттестациясе математика һәм рус теле фәннәренең югары дәрәҗәдә укытылуын раслады. Моннан тыш, гимназия оешуның беренче елларыннан хәзергәчә бездә бик күркәм традиция яшәп килә. Бу – балаларга эстетик тәрбия бирү. Укучылар хореографиягә яратып йөри, театраль осталык дәресләрендә сәхнә серләрен үзләштерә. Шунысы үзенчәлекле, мондый дәресләр һәр сыйныфта үткәрелә. Безнең гимназиядә берничә сәнгать ансамбле эшләп килә: берәүләргә милли биюләр ошый, икенчеләр 50 нче елларда да, бүгенге көндә дә популяр булган рок-н-ролл бии. Укучыларыбыз, бик теләп, туган як тарихын өйрәнә, музей эше буенча сыйныфтан тыш чараларда катнаша. Балалар берничә ел буе педагоглар белән бергә “Офык” газетасын нәшер итте. Кызганыч, үз типографиябез булмау сәбәпле, әлеге юнәлеш тукталып калды.

Безнең бөтен уку программасы федераль стандарт таләпләренә туры китереп төзелә. Коллективның төп максаты – укучыларның талантын үстерү һәм татар зыялыларының лидерларын тәрбияләү. Соңгы вакытта югары сыйныфларга, якын-тирә авыллардан гына түгел, Сарман, Лениногорск, Азнакай районнарыннан да безгә укырга киләләр. Гимназия берничә югары уку йортының педагогика кафедрасы белән килешүләр төзеде. Инде күп еллар рәттән Әлмәт муниципаль хезмәт институтының студентлары безнең гимназиядә кайбер фәннәрне укыта, укучылар бигрәк тә психология фәнен ярата.

– Апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада үтте. Анда 13 илдән, Россия һәм Татарстанның 26 регионыннан вәкилләр катнашты. Сезнең укучылар нинди нәтиҗә күрсәтте?

–Быелгы олимпиадада финалга чыккан 400 кеше арасында татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиадаларның җиңүчеләре һәм призерлары, интернет-тестлар һәм әңгәмәләрдә катнашучылар көч сынашты. Олимпиадада җиңү өчен дәреслекләрдән генә түгел, ә махсус әзерләнергә кирәк. Бу эштә  һәр педагогның үз сере. Без 8 нче сыйныфтан Эльмира Сабированың 1 нче урын алуы белән горурланабыз. 11 нче сыйныфлар арасында Алсу Мансурова 2 нче урынны яулады. Әлеге укучыларны олимпиадага Рания Гиниятуллина белән Розалия Хәбипова әзерләде. 

– 2018 елның апрель аенда Санкт-Петербургта Сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетында укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы узды. Сезнең мәктәптән дә көч сынашучы булган дип беләбез.

– Әлеге олимпиадада җиңү яулау өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 186 укучы катнашты. 11 нче сыйныф укучысы Камил Яһүдин хезмәт дәресе буенча призер булды. Ул бәйгегә мөгаллим әтисе Рамил Яһүдин әзерләде. Икесенең дә куллары алтын. Әлеге номинациядә катнашу өчен  үз кулларың белән эшләнмә әзерләргә кирәк иде. Камил аны бер дигән итеп 
башкарды.

– Узган ел азагында республиканың барлык мәктәпләрендә дә Прокуратура тикшерүләре үтте. Яңа уку планы үзгәрү нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбиятына бүлеп бирелгән сәгатьләр саны киметелүе беркемгә дә сер түгел. Кайдадыр моңа җитәкчеләр позициясе, кайдадыр әти-әниләрнең теләге сәбәпче булды. Сезнең гимназиянең укыту программасында үзгәрешләр бармы?

– Безнең гимназиядә укыту ике дәүләт телендә алып барыла. Аларга инглиз телен тирәнтен өйрәнү өстәлә. Әлеге чит телне белмичә, медицина, мәгълүмати  технологияләр белән бәйле профессияләрне үзләштереп булмый. Чыннан да, һәрбер уку йортының җитәкчесе тәкъдим ителгән биш уку планы вариантларының берсен сайлый ала иде. Безнең коллектив алган вариант буенча татар теле һәм әдәбияты фәннәренә бирелгән укыту сәгатьләре кимемәде. Татар теле – атнага өч, ә әдәбият ике тапкыр укытыла. Әти-әниләр мәктәпне, укытучыларны һәм балаларын яклап чыкты: берсе дә татар телен һәм әдәбиятын укытуга каршы гариза язмады. Беркемгә дә сер түгел, барлык укучылар да бирегә әлеге фәннәрдән тирән белем алу, милли традицияләрне өйрәнү өчен килә. Татарстан Прокуратурасы күрсәтмәләрен алганнан соң без рус теленнән дәрес сәгатьләренең санын, ФДББС таләпләренә туры китереп,  6 сәгатькә җиткердек. Рус әдәбиятына тагын 3 сәгать бирелә.

Безнең гимназия милли укыту һәм тәрбия буенча база мәйданы булып тора бит. Монда әти-әниләр өчен дә бердәм республика имтиханнары үткәрелә. Апрель аенда үз белемнәрен тикшерергә теләгән утызлап әти-әни тест биремнәрен чиште. Мондый әти-әниләр – балалары өчен дә яхшы үрнәк. 

– Соңгы вакытта балалар телефонга ун төрле кушымта ясаган. Алар арасында “Ничек татар телен өйрәнергә?” дигән кушымта да бар. Сезнең балалар шундый проектларда катнашамы?

– Әлеге проект Әлмәттәге 1 нче лицей тарафыннан тәкъдим ителде, ә безнең укучылар әлеге кушымтаны тест рәвешендә гамәлдә кулланып карады. Өлкән буын телиме-юкмы, гаджетлар яшь буын тормышына ныклап кереп урнашты һәм киләчәктә без дә информацион грантларда катнашачакбыз. Әлмәт шәһәренең төрле яшьтәге укучылары бик теләп “Кванториум”га йөри. Биредәге суперҗиһазлар, 3Dпринтерлар уникаль проектлар уйлап табарга мөмкинлек бирә.

– Сезнең гимназия милли стильдә бизәлгән. Хәтта гөмбәзе дә әллә манара, әллә Сөембикә ханбикәнең баш киемен хәтерләтә. Диварларны Ризаэддин Фәхретдиннең зирәк фикерләре бизи. Аның «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән хикмәтле сүзләре хәтеремә сеңеп калды. Чыннан да, тәрбиянең нигезе бала чакта ук, гаиләдә салына. Моңа дәүләт дәрәҗәсендә игътибар күрсәтелүе аеруча күңелле. Соңгы вакытта яшьләрне милли традицияләрдә тәрбияләүне алмаксат итеп куйган төрле бәйгеләр һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Сезнең уку йорты әлеге юнәлештән читтә калмыйдыр бит?

–Милли традицияләрне саклау максаты белән ел саен “Сөембикә” һәм “Татар кызы” бәйгеләре үткәрәбез. Минемчә, чараларга әзерлек һәм алар вакытында алган тәҗрибә балаларга уку процессында да ярдәм итә. Чөнки хезмәт дәресендә өйрәнгән тегү күнекмәләрен, аш-су әзерләү осталыгын бәйге алдыннан чарларга туры килә. Әлеге күнекмәләр аларга алдагы тормышларында да ярдәм итәчәк. Моннан тыш, мәктәп конкурслары гаилә фестивальләренең нигезе булып тора. Боларында инде көнкүрештәге осталыкларын әти-әниләр дә, балалар да бергәләп күрсәтә. Нинди генә осталар юк безнең әниләр арасында! Картиналарны чын рәссамнар кебек иҗат итүчеләр дә, ыргак белән зонт бәйләүчеләр дә. 

Гимназиядә кызлар өчен генә түгел, малайлар өчен дә конкурслар үтеп тора. Безнең Әтиләр советы бик актив эшли. “Кәләпүшле малай” бәйгесе өчен эшләнмәләр ясарга укучыларга әтиләре булыша. Быел конкурста катнашучылар берсеннән-берсе матуррак сыерчык оялары ясап, аларны паркка элде.

P.S. Гимназиядә очраткан һәр бала чын күңелдән мөгаллимнәргә дә, әти-әниләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Ныклы белем, сыйныфташлары һәм тирә-юньдәгеләр белән дуслык кора белүнең нигезе –  хөрмәт һәм әдәплелек, намуслылык һәм бер-берләренә ярдәм итү, гаделлек һәм җаваплылык хисләре аларның күңелләренә салынган. Бу уку йортының ата-аналар, балалар арасында абруе зур. Шулай да, Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт татар гимназиясенең Актанышта эшләүче татар гимназиясе дәрәҗәсенә күтәрелүе өчен бер шарт кирәк әле. Ул – нефтьчеләребезнең, туксанынчы еллар башындагы кебек тагын бер талпынып, бу үзенчәлекле уку йортына ярдәм кулы сузуы. Көндәшлеккә сәләтле булу өчен штатта тәҗрибәле педагогларны саклау, җитәкченең яхшы менеджер булуы гына җитми. Моның өчен мәктәпкә вакытында заманча ремонт ясау, яңа лаборатор һәм компью­тер җиһазлары урнаштыру өчен яхшы финанс тылы да кирәк. Шул шарт үтәлгән очракта, Р.Фәхретдин исемендәге гимназиянең  Бөтенроссия техник-гуманитар татар гимназиясенә әйләнү мөмкинлеге бик зур.

Сөмбел ТАИШЕВА. Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X