Мәдәни җомга

ҖӘЛИЛ АВЫЛЫ МОСТАФА

2013 елның май азагында Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада үткәрелгән тантаналарда катнашу бәхете эләкте. Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы әлеге истәлекле авылда элек тә булган бар, андагы тишек түбәле клуб һәм музейларын күрү күңелгә бер дә бәхет һәм юаныч өстәмәгән иде. Инде "Җәлилгә багышланган яңа музей ачарга барабыз", дигән сүз ишеткәч,...

2013 елның май азагында Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада үткәрелгән тантаналарда катнашу бәхете эләкте. Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы әлеге истәлекле авылда элек тә булган бар, андагы тишек түбәле клуб һәм музейларын күрү күңелгә бер дә бәхет һәм юаныч өстәмәгән иде. Инде "Җәлилгә багышланган яңа музей ачарга барабыз", дигән сүз ишеткәч, әлбәттә, җанга җылы өмет тулды. Соңгы егерме биш ел дәвамында Оренбург ягына чыкканым юк иде, шул сәбәпле һәр чакрымны гел күзәтеп, хәтер сандыгына теркәп бардым.
Татарстан чиген узгач, Мос­тафага чаклы Габдулла, Пономаревка, Васильев, Шарлык атлы район җирләре аша үтеп китәсе бар. Юллары тар, нык ватылган булуга карамастан, ике якта тезелешкән авыл-салаларны, басу-кырларны җентекләп күзәтәбез. Баулы белән Оренбург арасында әле 1740-1750 елларда ук нигезләнгән татар авыллары - ям станцияләре тезелешеп кала. Габдрахман (Әлмәт районындагы Габдрахманнан күченгән), Котлымбәт ("Котлымөхәммәт"не өлкән агай шулай сөннәткә утырткан), Дүсмәт (элекке "Дусмөхәммәт"), Сарманай, Чаганлы, Нәүрүз, Яңа Муса, Йөзәй, ниһаять, Мостафа кешеләре - кичә үзебезнең Татарстан җирендә көн күргән татарларыбыз, якын туганнар бит. Мәгълүмат өчен шунысын да өстәп үтә алам. Әлеге авылларда яшәгән борынгы бабаларыбыз Пугачев яуларында да актив катнашканнар. Бик күбесе карательләрне үз чаналарында күчереп йөртергә мәҗбүр ителгән. Нәкъ шулар сигез йөз карательдән торган полковник Чернышев командасын бернинди атышларсыз-нисез Пугачев кулына илтеп тапшырган. Нәкъ шулар ук генерал Карны Мостафа авылы янында фетнәчеләр гаскәренең авызына илтеп керткән. Генерал Кар үзенең ике мең өч йөз кешелек командасы белән нәкъ Муса Җәлил туган авыл янында тар-мар ителгән һәм "мескен, бичара" генерал янәдән Бөгелмәгә чыгып качкан. Шуның өчен Екатерина-Әби патшабыз генерал Карны армия­дән куган. Ә Мостафа авылы янындагы яуда, Пугачевның шәхсән үзеннән тыш, мөселман полклары белән Татарстанның Яр-Чаллы авылыннан Оренбургка күчеп киткән Идеркәй Мәхмүтов җитәкчелек иткән. Күршедәге Йөзәй авылы янында да карательләр "надан вә томана" крестьян полковниклары тарафыннан ничәмә-ничә тапкыр җиңелү ачысы татыганнар!
Татарстан чигеннән соң менә шундый тарихи истәлекле Мос­тафага җиткәнче йөз илле чак­рымнан артык ара узып, бер генә терлек фермасы да, элекке колхоз, бүгенге "җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять" шикелле бер генә оешма да очратмадык. Болар инде егерме еллар элек үк "иреккә" чыккан, авыл хуҗалыгы оешмаларын таратып бетергән икән. Шуңадыр, 150 чакрым арада күзебезгә 20-30 маллы өч-дүрт кенә көтү чалынды, алары да совет иленең хуҗалык системасын онытмаган тырыш җаннар мөлкәте булгандыр. Оренбургта, Татарстандагы шикелле, юлларның ике як читенә күпьеллык үләннәр чәчү, аннан алынган уңышны шәхси хуҗалыкларга өләшү дигән тәртип-йола юктыр. Юл читләре, урман-күл буйлары кыргый далага әйләнгән үлән белән тулган. Иген басуларының яртысында былтыр көнбагыш белән кукуруз үстергәннәр, быел аларга тракторлар кертелмәгән әле. Калган басуларга көздән чәчелгән арыш-бодай шактый матур итеп шытым биргән, күз тимәсен. Әмма җир кадерен белү барыбер юк боларда, су сиптерә торган сыңар гына да агрегат күренмәде. Югыйсә, Оренбургта корылыкка каршы көрәшү һич тә артык түгел. 2010 елда булган коточкыч корылык вакытында меңәрләгән каен агачлары корып беткән, алар өлкән агайның җимерелгән чиркәүләре шикелле үк җансыз утыра, чирле табигатьне күзәтү бик кызганыч.
Ичмаса, татар авылларында булса да тырышлык, бердәмлек юкмыни, дип аларны күзәтәбез. Мостафада хәтта бәрәңге бакчаларын, элекке ферма урыннарын да урап чыктык. Ни галәмәт, болардагы татарларда эшмәкәрлек тә, үҗәтлек тә корыган, юкка чыккан. Биш бәрәңге бакчасының дүртесе буш көенчә ята, алабута баскан. Лапас-сарайларның яртысы җимерелеп беткән, аларда мал мөгрәми, тавык-каз тотучылары да бик санаулы. Меңәр кеше яшәгән Нәүрүз, Сарманай, Яңа Муса авылларында да Сабантуйлар үткәрмиләр икән. Нишләгән бу татар?
Мостафада, түзмичә, авыл старостасы булып саналучы Ринат Рәмиевне күреп сорашабыз. Килде-китте түгел, егет атаклы, укымышлы, булдыклы Рәмиевләр нәселеннән, бабасы утызынчы еллар тегермәненнән Оренбургтан Мостафага күченеп кенә исән калган.
- Авылыбызда 450 гә якын кеше яши, мәктәптә 47 бала укый. Яшьләр бик аз, былтыр ике яңа йорт төзелде. Ә Сабантуйларны оештыра алганыбыз юк шул.
Гаҗәпләнүдән күзгә яшьләр килә. Мостафадагы 180 гә якын хуҗалыктан сөлге-яулыклар, ахыр чиктә йөз мең тәңкә чамасы акча җыеп булмый да, бер тәкә сатып алу кыямәт көненә тиң микәнни? Безнең әби-бабайларга берәү дә Оренбургтан яисә Казаннан акча китереп бирмәгән, ә Сабантуй, Җыен бәйрәмнәрен атналар буена үткәргәннәр бит әле! Ә бүгенге Оренбург татарларына нинди остаз, нинди маяк кирәк?!
Мостафада Җәлил туып-үскән йорт нигезен дә, аның бакча артына кереп, бәләкәй Муса коенып-йөзеп һәм кышын тимераякларда шуып туймаган инешләрен, күптән түгел генә калыккан яңа мәчетләрен, барча урамнарны кат-кат карап чыктык. Гаҗәп икән, сәер икән мондый минутларда. Күңел әллә нишләп гел Мусаны эзли. Ул һаман да исән, менә бервакытны берәр тыкрыктан авызын ерган хәлдә килеп чыгар кебек...
Сытык күңелләрне Җәлил хөрмәтенә төзелгән яңа музей-комп­лекска карап юатабыз. Әйткәнемчә, элек монда бурадан салган агач музей гына тора, ә аның түбәсен хәтта Җәлил каласындагы "Җәлилнефть" идарәсенең хезмәткәрләре килеп, әллә ничә тапкыр яңарткандай итеп киткән иде. Ниһаять, өр-яңа, заманча, таш бина. Музейны шушылай өр-яңадан төзү идеясын Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг күтәреп чыккан, аны безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплап каршылаган. Акчасын ике яктан да шактый мул биргәннәр. Җәлилнең 1976 елда калыккан һәм кат-кат ремонтланган музее урынына затлы кирпечләрдән мәдәният үзәге төзеп куйганнар. Аның Җәлил портретлары белән бизәлгән зур фойесы, 250 урынлы тамаша залы һәм Татарстан Милли музее хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән затлы музее бар. Авылдагы урта мәктәп белән китапханә дә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган корбаннарга һәм Җәлилгә куелган һәйкәлләр дә шушы музей-комплекс составына керә.
- Шушында ук Җәлил туып-үскән йорт макетын төзеп кую фикере дә бар иде, кызганыч, өлгермәдек, - дип аныклык кертә Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.
Музей-комплексны ачу тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килде. Өлкә губернаторы Юрий Берг белән бергәләп Җәлил һәм корбаннар һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. Музей-комплексның тасмаларын кисү, экспонатлар белән танышу тантанасы булды. Күркәм чарага Оренбург өлкәсенең һәр районыннан да җитәкчеләр, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, милли ансамбльләр чакырылган иде. Тантана чын мәгънәсендә татарларның Сабан туе рәвешен алды, шаккатыргыч булды.
Мостафадан Җәлил өчен, милләтебезнең йөзек кашы өчен сөенеп кайтып киттек. Җәлил рухы, милләтебезнең азатлыгы хакына җәллад балтасы астында башын җуйган каһарман шагыйребез моңа лаек иде.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Фотолар:
.Мостафа авылының күрсәткеч-капкасы.
.Музей-комплекс бинасы.
.Президент Р.Миңнеханов һәм губернатор Ю.Берг музей-комплексны ачу вакытында.
.Мәктәп һәм китапханә бинасы.
.Мостафада Җәлил үскән урам.
.Мостафа авылы мәчете.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: