Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

"Үлгән булып кылан...": мәктәптә ата башласалар, нишләргә?

Атканнарын ишетсәң — тышка йөгереп чыгарга кирәк, әмма паникага бирелгән халык агымы таптап китмәслек булсын.

1 кагыйдә. Төп бурыч — атучының күз уңыннан югалу. Бу исән-имин котылуның беренче шарты. Кая йөгерергә, кайда качарга икәнен тиз генә уйларга кирәк. Атучының күзенә чалынмаска, күренмәскә тырыш. Телефонны алып камерага төшерү турында уйлап та торасы түгел. Бу фаҗигадә дә өстәл астына яшеренгән вахтер исән калган.

2 кагыйдә. Атканнарын ишетсәң — тышка йөгереп чыгарга кирәк, әмма паникага бирелгән халык агымы таптап китмәслек булсын. Фаҗига урыныннан мөмкин кадәр ераккарак китәргә тырыш. Читкә киткәч, әти-әниеңә шалтыратып, үзең белән бар тәртиптә булуын әйт. Полициягә шалтыратып, кайда нәрсә булуын ачык итеп әйтеп бир. 

3 кагыйдә. Әгәр синең яныңда яки сиңа таба аталар икән, җиргә (идәнгә) ят. Мәктәптә булганда парта астына, метрода яки бинада булганда колонна артына, сәүдә үзәгендә булса, стена артына яки берәр почмакка качарга тырыш. Ничек итеп булса да ишекләрне томаларга кирәк, моның өчен урындыклар, өстәл, такта, сәүдә үзәгендә булса, витринадагы манекеннарны да кулланырга мөмкин.   

4 кагыйдә. Әгәр атучы сиңа таба килә икән — хәлгә карап эш ит. Паника вакытында бу җиңел түгел, әмма «ул үлде» һәм «ул террористның башына урындык белән сукты һәм исән калды» дигән сүзләрнең аермасы бик зур. Һәрвакыт яшәүне, тормышны сайларга кирәк. Коткару хезмәтләренең киңәше: әгәр качар урын юк икән, үлгән булып кылан, кычкырма, йөгермә. Әгәр үтерүче корбаннарын үлгәнме-юкмы дип тикшереп йөрми икән, бу шанс. Гадәттә, үтерүчеләр алай эшләми. 

5 кагыйдә. Качарга уйлагансың икән, артка борылмыйча, куян кебек боргаланып чабарга тырыш, шулай иткәндә ядрәнең сиңа тию ихтималы азрак була. Бары тик профессионаллар гына төз ата. Белгечләр киңәше: «өч адым алга, сулга бер адым һәм уңга дүрт адым» ысулы белән йөгерү — исән калу шансы бирә. 

6 кагыйдә. Әгәр якында шартлау булган икән — бинадан теләсә нинди ишектән чыгарга тырыш. Смартфоныңны алу турында уйлама да! YouTube`та караулар саны өчен һәлак булу — ахмаклык. Бина ишелергә, икенче шартлау булырга мөмкин, шуңа күрә мөмкин кадәр ераккарак йөгереп китәргә кирәк.   

7 кагыйдә. Егылудан курыкма һәм аннан оялма. Киемеңне ертсаң да, хәтта ул бик кыйммәтле булып «киемне пычраткан өчен әниең үтерсә дә» уйлап торма. Бу сүзләрне әти-әниләр чын әйтми, бигрәк тә мондый хәлдә калганда. Яралар төзәлә, яңа киемне алып була, ә менә гомерне кире кайтарып булмый. 

8 кагыйдә. Бу бик мөһим кагыйдә. Әгәр классташың яки дустын социаль челтәрләрдә, яки үзенең аккаунтында, шәхси хатларда укытучыларны, әти-әнисен һәм «10 Б классындагы исәр Вәлине» үтерергә, мәктәпне шартлатырга телим дип яза икән — бу хакта олыларга әйт. Әгәр кемнеңдер шартлаткыч ясаганын яки кемдәдер корал барлыкка килгәнен белеп алгансың икән — полициягә яз. Шалтыратырга оялсаң, аларга язып була. 

9 кагыйдә. Проблеманы булдырмый калу һәрвакыт яхшырак. Олыларның күпчелеге кинодагы геройлар кебек текә түгел, сезнең башта нинди уйлар булганын алар бөтенләй аңламый торган «мамонтлар». Әмма ул «мамонтларга» ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, алар синнән кычкырып көлмәячәк, ә шул минутта ук ярдәмгә киләчәк. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп синең һәм башкаларның гомерен саклап калачак.

 

Интертат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X