Мәдәни җомга

«Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Августның 25е. Туган җирдән еракларда Ватан азатлыгы өчен башларын да кызганмаган җәлилче милләттәшләребезне һәм Туфан ага Миңнуллинны да сагынып искә ала, шундый батырлыр, шундый әдипләр биргән милләт баласы булуың белән горулана торган көн.

Августның 25е. Бакчаларда алсуланып-балланып өлгергән алмалар коела: “тып-тып”. Аларга “дөп-дөп” килеп йөрәк тә кушылып, ныграк тибә башлый.

Бакчадагы шушы август алмалары “яңгыры” уйларны ерак алып китә, йокыны качыра. Күз алдына Муса Җәлил һәм аның курку белмәс батыр көрәштәшләре килеп баса. Кайсын гына алып карасаң да – үз эшенең осталары. Күкрәкләрендә шигырь утын сау йөртүче, туган илен яратучы, аның өчен гомерен дә кызганмаучы фидакарьләр. Милләтебезнең өрлек кебек асыл егетләре. Сугышыр, кан кояр, чит җирләрдә башлары киселеп, ят туфракта ятып калыр өчен тумаган булганнар алар бу якты дөньяга. Сайлаган ярларын бәхетле итәргә, сабыйларын назлап-сөеп үстерергә хыялланган булганнар. Тик каһәр суккан сугыш кына барлык планнарын җимереп аткан. Ватаны, иленә куркыныч янаганда кайсы ир тыныч кына кала алсын?! Җәлилчеләрнең дә күбесе каләмнәрен автомат-мылтыкка алмаштырган. Каты яраланып, әсирлеккә төшкәнче сугыш кырларында батырлык үрнәге күрсәткән.

Ләкин язмыш аларга иң зур батырлыкны Герман җирендә кылып, бар дөньяны шаккатыруны насыйп иткән булган. Фашист палачы гильотинада башларын берәм-берәм кискәндә дә берсе дә еламаган да, сыгылмаган да. Горур булып кала алганнар. Камерадан гильотинага кадәр булган 114 адымны дошманны куркытып, ә тоткыннарга рух өстәп, җырлап үткәннәр. Ә бит аларның да гомерләре бер генә булган. “Татарлар елмаеп үлделәр”, – дип язган аннары гаҗәпләнгән немец. Елмаерлар шул, татарлар бит алар! Муса Җәлил язганча: “Бөек җыр ул бөек Ватан өчен сугыш кырларында үлүе”. Тик алар өчен сугыш кыры ул чакта шул Моабитның Плетцензее төрмәсе булган.

Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тулуны билгеләп үттек. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә быел 76 ел була. Берәр башка милләт булса, бу үз батырларын ничек кенә зурламас, исемнәрен данламас иде. Ә без Алишка һәйкәл дә куя алмыйбыз. Йә урыны юк, йә акчасы. Бәлки теләгедер?.. Чөнки без еш кына горурлана да белмибез бугай. Ә бит дөнья мондый батырлык кылучы бүтән бер генә милләтне дә белми. Бары тик татарлар гына шундый кыю адымга барган. Җитмәсә, аларның бу батырлыкларын киметеп күрсәтергә, намуслы исемнәрен каралтырга оялмаучылар да очраштыргалый башлады. Тарих катламнары арасыннан пычрак, кер, эзләргә кирәкми. Киресенчә Җәлил һәм аларның көрәштәшләре белән хаклы рәвештә горурланырга һәм бала- оныклырыбызны алар үрнәгендә Ватанны яратучы батыр малайлар-кызлар итеп үстерергә кирәк бүген.

Августның 25е. Нәкъ шул, Җәлилчеләрне җәзалап үтергән көнне Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче бер малайга 9 яшь тулган. Бу милләтебезнең танылган драматургы булачак Туфан Миңнуллин икәнен әле ул вакытта беркем дә белмәгәндер. Ләкин үзе туган көнне җәзалап үтерелгән Җәлил һәм аның көрәштәшләре алдында үл үзен бурычлы итеп сизгәндер. Ничә тапкыр карасаң да күз яшьләрен тыеп булмый торган “Моңлы бер җыр” әсәре шушы бурычны аз булса да, үтәү максаты өчен тугандыр...

 

Йолдыз Шәрапова
"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: