Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ләбиб Лерон: Татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк

Ләбиб Лерон әйтүенчә, Башкортстанда безнең күп кенә шәхесләребезгә бөтенләй игътибар юк.

 «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк дип саный. Бу хакта ул татар газета-журналлары баш мөхәррирләренең Башкортстан сәфәренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Уртак халыкның, башкорт белән татарның шушы шәхесләрне зурлап һәйкәлләр кую, урам исемнәрен бирү, музейлар булдырырга кирәк. Безгә ике милләт арасына чөй тыгып яшәү кирәкми», — ди «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире.

Ләбиб Лерон әйтүенчә, Башкортстанда безнең күп кенә шәхесләребезгә бөтенләй игътибар юк.

«Ике халык арасын бутаучылар бик күп. Безнең якта да бар. Иң күбесе, әлбәттә, Башкортстан җирендә», — диде ул.  

 

Ләйсән Рәхмәтуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев