Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Кырлар төтен астында

Коры үләннәрне яндыру сәбәпле кайчак торак йортларга да куркыныч яный. Татарстанда янгын хәвефе саклана. 18 апрельдә генә дә янгын сүндерүчеләр чакыру буенча 85 тапкыр урыннарга чыккан.

Хәбәр арты хәбәр
Чаллыда Тукай яр буе урамында 17 апрельдә янгын чыккан – коры үлән янган. Шаһитлар сөйләгәнчә, ут гаять зур территорияне колачлап алган. Аны сүндерү өчен берничә экипаж килгән.

Шул ук көнне төш вакытында Казанда “Рус-Немец Швейцариясе” биләмәсендә дә коры үләнгә ут төрткәннәр. Ялкын телләре Казансу ягына таралган. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр бригадасы тиз килеп җиткән. Әмма аларга машиналарын торак йортлар янында калдырырга туры килгән – техника янгын урынына уза алмаган. Янгынны юк итү өчен ут белән көрәшүчеләргә кимендә ике сәгать вакыт таләп ителгән. Ике калкулыктагы үлән тулысынча янып беткән.
18 апрельдә Яшел Үзәннең Украина урамында да зур янгын чыккан. Хуҗасыз калган мунча белән сарай янган. Шунда ук яшәүче балалар янгынның сәбәпчесе дип 11 яшьлек малайны күрсәткән.

Кайнар сезон
17 апрельдә Хөкүмәт йортында үткән шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада үлән һәм чүп-чар януга бәйле вазгыять турында сөйләделәр. Космик мониторинг системасы гына да 36 термик нокта теркәгән. Миңнеханов белдергәнчә, әгәр хәл уңай якка үзгәрмәсә, янгын куркынычы югары калса, урман массивларына керү чикләнергә ихтимал. Президент муниципаль берәмлек башлыкларына торак пунктларны уттан саклау өчен барлык чараларны да күрергә күрсәтмә бирде.

Шул ук вакытта 15 апрельдән Татарстанда рәсми рәвештә янгынга каршы режим игълан ителде. 29 апрельдән – 10 майга кадәр урман хуҗалыгы, полиция һәм башка ведомство хезмәткәрләре урман массивларына якын территорияләрдә кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын күзәтәчәк. Шул рәвешле,  урманнарны янгыннан саклау максатында, табигатьне шашлык кыздырырга яратучылардан арындыру күздә тотыла.

 

Акыл белән эш итик
Шашлык димәктән, узган атнада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре мангалда кыздырылган ит белән ләззәтләнергә яратучылар игьтибарына тиешле күрсәтмәләр бирде. Сүз ачык ут кагыйдәләрен саклау турында бара.
Исегезгә төшерәбез:
- Якындагы корылмалардан кимендә – 50, ылыслы һәм яфраклы агачлардан кимендә – 100 метр ераклыкта учакта ашарга әзерләргә мөмкин. Пикник оештырылган биләмәне чүп-чардан һәм коры үләннән арындырырга, ә тирә-як буйлап кечерәк бер траншея казырга кирәк;
- Учак урыны өчен 30 см тирәнлектәге һәм бер метрга кадәр диаметрлы чокыр казырга кирәк;
- Утта (мангаллар күз уңында тотыла) ризык әзерләү өчен кулланылучы металл савытлар торак биналардан биш метр ераклыкта булырга тиеш;
- Аш әзерләү урыны янында янгын сүндерү җайланмасы яисә су булырга тиеш;
- Ут яныннан читкә китү тыела;
- Аш яисә шашлык әзерләп бетергәннән соң, утны сүндерергә кирәк. Моның өчен су, ком яки җир кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, зур булмаган мәйдандагы утны үз көчең белән дә сүндерергә мөмкин. Моның өчен янган үләнне таптау яки су алып килеп сибү дә җитә (тик үләннең яңадан пыскып утырмавына инанырга кирәк). Янгын чыгу факты турында тиз арада 01 телефонына, кәрәзле телефоннардан 112, 101, 010 номерына хәбәр итәргә була.

Соңгы көннәрдә Россиянең кайбер төбәкләрендә коры үләнгә ут төртү сәбәпле җитди янгыннар булды. Тула өлкәсендә ут чак кына балалар бакчасына күчмәгән, Владимирскида янгын аркасында 11 торак йорт янган.

 

Лилия Гайнуллина

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X