Мәдәни җомга

“Көрәшебез бар икән, халкыбызның да киләчәге бар...”

Муса Җәлил турниры ачык статуска ия. Монда теләсә кайсы көрәшче үзе теләгән район өчен бил алыша ала. Бигрәк тә Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр өчен мөмкинлекләр ачыла. Әнә, Башкортстанның иң көчле көрәшчеләре быел да Чистай районы данын яклады...

Узган ял көннәрендә Минзәләдә көрәш буенча каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган турнир үтте. Бәйге 58нче тапкыр оештырылды.

Муса Җәлил исеме белән бәйле ярышларның Минзәләдә оештырылуы очраклы түгел. Беренчедән, шагыйрь нәкъ менә биредә кыска вакытлы политрук курслары уза һәм шуннан сугышка да китә. Икенчедән, Татарстанның көрәш федерациясе көрәш ярышларын республика районнарына да чыгару ягын уйлый. Кемнәрдер бик ризалашып алына, кемнәрдәдер тору урыннары белән проблемалар бар, кайдадыр көрәш бөтенләй кирәкмәскә мөмкин. Ә менә Минзәлә бу бәйгене бик теләп алды һәм югары дәрәҗәдә оештырып та чыкты. Шәһәр статусына ия булу, торак мәсьәләләре белән проблемалар юклыгы, җитәкчелектә спортка, аерым алганда, көрәшкә мөкиббәнлек үз ролен уйнамый калмагандыр. Аннан килеп, бу төбәкнең көрәш традицияләре дә бар. Гомумән, Кама арты районнарында көрәш ярышларын көтеп алалар, трибуналарны тутырып тамашачылар җыелуы – моңа бер дәлил.

 

Искитәрлек ачылыш

Быелгы бәйгенең ачу тантанасы Боз сараен тутырып килгән көрәш сөючеләр күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Театральләшкән тамашасы белән. Бу җирлектә профессиональ театр булу, профессиональ артистлар, режиссерлар булу үзен сиздерә. Танылган рәссам Харис Якуповның барыбызга да билгеле “Хөкем алдыннан” рәсемен сәхнәгә күчерде алар. Казан тәннәрен чыгарырлык итеп шәп күренеш куйдылар.

“Каһарман шагыйребез һәм көрәшебез бер-берсенә тиңдәшләр кебек. Икесе дә милләтебезнең язмышы, аның холкы, ныклыгы, тәвәккәл һәм максатчан булуы турында сөйли. Көрәшебез дә яшьләрне әнә шулай итеп тәрбияләргә тырыша. Көрәшче кеше тормышта югалып калмый. Көрәшебезнең мондый халәте бар икән, халкыбызның да киләчәге бар”, – диде ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.

Матур гадәт буенча ачылыш вакытында узган сезонга нәтиҗә дә ясадылар. Иң яхшы көрәшчеләр (Ренас Кәлимуллин, Динар Кәлимуллин, Муса Галләмов, Раил Нургалиев), иң яхшы тренерлар (Руслан Нургалиев, Рафаэль Хәмидуллин, Илдар Ермолаев, Җәүдәт Хөсәенов, Илнур Хәйбуллин, Ильяс Билалов), иң яхшы командалар, хөкемдарлар, журналистлар бүләкләнде. 30га якын көрәш исә “Россиянең спорт остасы” дигән таныклык белән кайтып китте.

Читтәгеләргә дә, читләштерелгәннәргә дә мөмкинлек
Муса Җәлил турниры ачык статуска ия. Монда теләсә кайсы көрәшче үзе теләгән район өчен бил алыша ала. Бигрәк тә Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр өчен мөмкинлекләр ачыла. Әнә, Башкортстанның иң көчле көрәшчеләре быел да Чистай районы данын яклады. Турал Азимов, Альберт Рәхмәтуллин, Игорь Волобуев, Ринас Садаровлар “татарстанлы”ларга әверелде. Башкортстан көрәшчеләре үзләре аерым команда булып килсә, кызыграк булыр иде сыман. Патриотизм дигән нәрсәне дә онытып бетермик әле.

Хәер, үз егетләребез дә башка командаларга шактый чәчелгән иде. Федерациянең Президиум утырышында әнә кайбер районнарда көрәш белән шөгыльләнүчеләр бер дә юк дип хисап җибәрелүе турында әйтелде. Аксубайда да 0 саны тора икән. Ләкин шул районнан Илсур һәм Илнур Сафиннар ярыштан ярышка җиңүчеләр арасына керә. Димәк бар көрәшчеләре, хисапта гына юк. Хисапта булмау сәбәпледер бәлки, башка район өчен көрәшәләр алар. Үз хисапларына йөри-йөри шомармасалар, башка районнар өчен көрәшмәсәләр Россиянең спорт остасы исеменә ия булырлар идеме икән? Бу юлы да әнә игезәк бертуганнар Минзәлә өчен көрәштә, Илсур исә үз авырлыгында икенче урынны яулады.

“Легионер” төшенчәсе актуаль түгел
Әлмәт командасы сокландырды. Әйе, кайчандыр аларны да легионерлар белән туплануыларын гаеп итә идек. Ул легионерлар күптән Әлмәттә төпләнде, ә шул танылган көрәшчеләрдән үрнәк ала-ала, әлмәтлеләр составында менә дигән яшь егетләр дә үсеп чыкты. Нәтиҗә – Муса Җәлил турнирында командалар арасында беренче урын! Афәрин!

Чаллы командасына да кул чабарга мөмкин. Татарстан чемпионатыннан соң нәкъ менә чаллыларны фаворит итеп саный башладылар. Үзләренең егетләрен бер йодрыкка туплау нәтиҗәсендә янә шәп команда барлыкка килде. Бер генә түгел, өчәр команда белән йөри башладылар алар ярышка. Әйтүләренә караганда, егетләрне шулай бер идея – җиңү максаты белән рухландыра алган җитәкчеләре беренче урынны алган очракта зур гына суммада акчалата бүләк тә вәгъдә иткән икән. Иң истә калган моментларның берсе команда ветераннарыннан берсе Ленар Садыйков белән бәйле. Әйе, ниһаять чемпион исемен яулады ул. Моңарчы Татарстан чемпионатларында – дүрт, Җәлил турнирларында ике финалда катнашкан егет 30 яшендә беренче урынны яулады. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Ленар әгәр дә җиңсәм, көрәшче карьерасын туктатам дигән була. Баксаң, Татарстанны отсам дип әйткән икән. Ә Татарстан чемпионатында Ленар үз ялгышлыгы бәрабәренә генә Рафаэль Кәлимуллинга оттырды. “Әлегә ниндидер карар турында әйтә алмыйм, уйларга кирәк, вакыт алдым, тренер белән уйлашырга кирәк”, диде Садыйков “ШК” хәбәрчесенә.

Ветеран дип әйтерлек көрәшчеләрдән Лениз Абдуллин сокландырды. Бу юлы ул 100 кг.га кадәр үлчәүдә көрәште. Ашыкмыйча, тыныч кына көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, финалга кадәр килеп җитте ул. Дөрес, хәлиткеч бәйгедә Эльдар Хәмитовка оттырды. 

Муса – Раил – Радик “өчпочмагы”нда бу юлы ике көндәшен дә җиңгән Галләмовка бәхет елмайды. Зәйгә “кайткан” 178 килолы Сергей Павлик исә финалда Теләчегә күченгән Фәрхәт Фәйзуллины бирелдерде. Моңарчы шул ук “легионерлар белән көрәшәләр” диелгән Теләче командасында да әлмәтлеләрнең уңай мисалы кабатланырга мөмкин. Ике команда белән килгән алар. Яшь, өметле, иң мөһиме, үз егетләре үсеп килүен күрә алдык. Әлегә Теләче өченче урынны яулады.

 

Радик Сабиров

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: