Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

КӨРӘШЧЕ РУХЛЫ, ТЫНГЫСЫЗ ЙӨРӘКЛЕ

Аны беләләр, кайберәүләр үзен сүгә, ә бик күпләр хөрмәт итә. Күп кенә җитәкчеләр аның белән кул биреп күрешә, ә кайберәүләре, киресенчә, күзенә чалынмаска тырыша. Ул үзе спортчы түгел, әмма аның стихиясе - спорт. Бу битарафлык заманында ул күпләребездән тынгысызлыгы белән аерылып тора. Кем соң ул, диярсез. Ул - фотожурналист Шамил...

Аны беләләр, кайберәүләр үзен сүгә, ә бик күпләр хөрмәт итә. Күп кенә җитәкчеләр аның белән кул биреп күрешә, ә кайберәүләре, киресенчә, күзенә чалынмаска тырыша. Ул үзе спортчы түгел, әмма аның стихиясе - спорт. Бу битарафлык заманында ул күпләребездән тынгысызлыгы белән аерылып тора. Кем соң ул, диярсез. Ул - фотожурналист Шамил Абдюшев.


Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел. Менә Шамил Абдюшев та Бөтенсоюз текстиль-җиңел сәнәгать институтының Казан филиалында 5 ел укып, аяк киеме тегү технологияләренә дөньясын онытып гашыйк була алмыйча, аннан китеп барса да, күп еллар үткәч, "Спартаковец" гәзитендә эшләгән вакытта булачак хәләле Луиза белән таныша. Луиза ханым "Спартак" аяк киемнәре тегү фабрикасында гомере буе тырышып хезмәт итә, хәзер инде лаеклы ялда.

Текстиль-җиңел сәнәгать институтында укырга теләмичә, ямансулап йөргәндә, әтисе Шамилгә, күңелен күтәрергә теләптер, "Зенит" фотоаппараты бүләк итә. Менә шуннан башлана да инде. Шамил үз теләге белән армиягә хезмәт итәргә китә. Пенза өлкәсендә төзелеш гаскәрләрендә хәрби хезмәт уза. Шунда измә-бетон узелы бик тә куркыныч хәлдә була. Вакыт-вакыт аннан көлтә-көлтә утлар чәчри. Шамил солдатлар гомере өчен куркыныч тудырган бу галәмәтне фотога төшереп, Идел буе хәрби округының "За родину" гәзитенә язып чыга. Шуннан анда зур тавыш чыга, әлбәттә. Шамилгә дә эләгә. Әмма солдат халкы аны бик хөрмәт итә башлый. Бу хөрмәтне тоеп, Шамил, солдатлар мәнфәгатен яклап, яңадан-яңа мәкаләләр бастыра. "Бу кешене беренче чиратта демобилизацияләргә кирәк", - дигән фикергә килә командование һәм Шамил Абдюшев исән-имин Казаныбызга кайтып төшә. Аннары читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.

Һәм менә инде 40 ел республикабыз матбугатында армый-талмый хезмәт итә ул. Аның фоторәсемнәрен һәр матбагада көтеп алалар, чөнки беләләр - Шамил шәп төшерә. Шулай да хезмәттәшебезнең иң яраткан темасы - спорт. Ул 3 тапкыр иң шәп спорт фотокорреспонденты буларак бүләкләнде. Әмма, әйтергә кирәк, Ш.Абдюшев һәр эшне дә мавыгып башкара. Сәнгать тә күптән инде аның яраткан өлкәсенә әйләнде. Шуңа күрә аңа "Бәллүр каләм" премиясе дә бик лаеклы рәвештә бирелде.

Озак еллар күзәтеп белүебезчә, Шамил - бик нечкә күңелле, намуслы кеше. Әтисенә дә, әнисенә дә соңгы йотым суны ул эчерде. Гәзитебезгә дә ул, әнисен тәрбияләргә вакыты иркенрәк булсын өчен, ярты штатка гына урнашты. Шамил Абдюшев кеше күрмәгәнне күрә белә, гаделсезлеккә каршы күтәрелергә һәрвакыт әзер тора. Шуңа өстәп гомер буе хәмер капмый, тәмәке тартмый. Ә хәзерге заманда аек акыл белән яшәве аерата авыр.

Хезмәттәшебез Шамил Абдюшев кичә үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан тиздән фотокүргәзмә дә оештырмакчы була. Без фото остасын гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа сәламәтлек, тигез гомер, иҗат уңышлары теләп калабыз.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Шамил Абдюшев һәм аның кайбер фотосурәтләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев