Кәрим Тинчурин кайту
Фәнни конференция Шушы көннәрдә бөек татар режиссеры һәм драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булды. Пенза өлкәсенең Аккүл авылында туып-үскән әдип иҗат юлын 1910 елда "Сәйяр" труппасында артист буларак башлап җибәрсә дә, тиз арада милли сәнгать дөньясының якты маягына әверелә. Октябрь инкыйлабыннан соң ул инде Татар дәүләт драма театрының баш...

Шушы көннәрдә бөек татар режиссеры һәм драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булды. Пенза өлкәсенең Аккүл авылында туып-үскән әдип иҗат юлын 1910 елда "Сәйяр" труппасында артист буларак башлап җибәрсә дә, тиз арада милли сәнгать дөньясының якты маягына әверелә. Октябрь инкыйлабыннан соң ул инде Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, моннан тыш әле татар сәхнәсенә 30 га якын пьеса бүләк итә. Ни аяныч, үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннең икенче көнендә үк, 1937 елның 17 сентябрендә Кәрим Тинчурин бер гаепсез рәвештә кулга алына. Аны Гаяз Исхакый белән бәйләнештә торуда һәм япон шпионы булуда гаепләп, 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерәләр. Бөек әдип исеме 1955 елда гына аклана һәм кабат татар сәнгатенә әйләнеп кайта.
Менә шушы юбилей хөрмәтенә Казан каласында бөек шәхесебезгә багышланган бик күп мәдәни чаралар булып узды. Ул Татарстан Фәннәр академиясе бинасында 14 сентябрь көнне Россиякүләм фәнни конференция белән башланды. Конференциягә җыелган кунакларны Академиянең президент урынбасары Д.Заһидуллина, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.Миңнуллин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Ф.Мөсәгыйтов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Р.Аймәт тәбрикләде. Аннары режиссер һәм драматург К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты турында галимнәребез М.Арсланов, Ә.Закирҗанов, А.Салихова, Р.Солтанова, М.Хабетдинова, Э.Галимова, Ф.Миңнуллина, Д.Фәрдиева, Н.Нургаянова һәм Чаллы, Оренбург, Уфа театрларының җитәкчеләре Р.Фәйзрахманов, Б.Бәдриев, Г.Госманова докладлары тыңланды.
Музейда күргәзмә
14 сентябрь көнне төштән соң Кәрим Тинчуринны искә алу чаралары Татарстан Милли музеенда дәвам итте. Юбилей хөрмәтенә республиканың төп музеенда бөек әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган зур күргәзмә әзерләнгән иде. Аны К.Тинчурин исемендәге театр коллективы белән Милли музей хезмәткәрләре бергәләп оештырган. Шул сәбәпле театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән бергә тамашачыларны музей җитәкчеләре дә сәламләде һәм сәяхәткә чакырды.

Егерме елдан, әдип акланганнан соң сәхнәгә әйләнеп кайткан аның әсәрләре турында афишалар, шул әсәрләр буенча әзерләнгән сәхнә декорацияләре Кәрим Тинчурин иҗатының Г.Камал, К.Тинчурин исемнәрендәге, Әлмәт, Чаллы, Уфа, Оренбург, Түбән Кама, Салават шәһәрләрендәге татар театрлары өчен үз булуын сөйли. К.Тинчуринның Салих Сәйдәшев кебек бөек композитор белән дуслыгын чагылдырган якты рәсемнәрне күзәтү дә күңелгә хуш килә.
Даһига бюст

"Соңгы әсәр"
Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның исемен йөртүче драма һәм комедия театры әдипнең "Утыз өч көн" новелласы буенча И.Гали (Шамил Фәрхетдинов) язган инсценировка нигезендә "Соңгы әсәр" дип исемләнгән драма әзерләгән.
Уйландыра, хәтта җанны тетрәндерә торган бик гыйбрәтле әсәр бу. Сәхнәдә 1918 ел - Казан каласы да, тулаем Россия дә кайнап торган заман. Бүген генә татар каласында большевиклар тантана итә иде, әнә, көнчыгыш яклап Казан урамнарына инде Каппель полклары белән ак чехлар бәреп кергән. Ата - улын, ана - кызын таный алмас мәхшәр. Бер гаепсез кешеләрне, яңа властьны алкышлап урамга чыкмыйча, базда качып ятучы бичара кыз белән аның гөнаһсыз әтисен дә атып үтерәләр. Прототибы Кәрим Тинчурин булган язучы Сөләйман кайсы якка кушылырга белмичә бәргәләнеп йөри, ак чехларны колач җәеп каршылаган кичәге шешәдәш офицер да аннан баш чөерә, япь-яшь әдип очраклы рәвештә генә исән кала. Бу мәхшәрдә иң зур газап кичерүче кеше дә, иң тыныч дип саналган почмакта җанын саклаучы да - бары берәү генә, ул - кабер казучы Мөҗәһир. Ләкин анысы да вафатларга кабер казып өлгерә алмый, Россия упкынга, канлы террорга тәгәри.

Спектакльнең сәхнә декорациясе искиткеч тә зәвыклы әзерләнгән. Сәхнә артындагы паннода - 1937 елның 17 сентябрендә кулга алынган Кәрим Тинчуринның төрмәдә, атып үтерү алдыннан төшерелгән ике фотосы. Сәхнәнең сул ягында - тезелешеп киткән дар агачлары. Кәрим Тинчурин әле алда үзен нинди фаҗигале язмыш көтүен дә белмичә, комиссарлар хакимиятенә хезмәт итеп йөри. Тик үз дәүләтен төзүгә ирешмәгән татар язучысын хәтта хыялында гына йөрткән мөстәкыйльлек омтылышы өчен дә теләсә кайсы хакимияттә дә дар агачы эзәрлекләп йөри шул. Бер үк вакытта ул - бөтен татар милләтенә усал кисәтү дә. Шым бул, авыз ачма, тезеңә чүк, син бит бөек өлкән агаң табынында тик кол гына, татар!
Әсәр бүген газиз телебезне йолкып алу, изү-таптау өчен явыз этлек барган чакта аеруча кыйммәт. 27 ел буена "суверенитет" дигән хыялларга бирелеп, күккә аштың яки йокыга тарыдыңмы? Алай һаваланма, өлкән агаң сине баш түбәңә сугып, тезләндерә белер. Буйсынырга теләмисең, һаман газиз телем дип мең янасың икән, әнә, сиңа элмәк. Тик газиз теленнән ваз кичкән татарны да, барыбер, элмәк көтә. Чөнки синең газиз дәүләтең юк...
Сәхнәгә куярга пьесалар юк бит, дип акланучы режиссерлар өчен дә саллы мисал, берәгәйле җавап бу - әлеге спектакль. Соңгы елларда гел күңел ачуларга, шау-шу һәм Сабан туйларына күнегеп беткән идең. Акылга кил, "Соңгы әсәр" кебек набатны да кара, гыйбрәтлән син, татар!
В.ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз