Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Крепостной «Тигез хокуклылык»

"Милләтнең теленә һөҗүм - аның йөрәгенә һөҗүм ул". Генрих Лаубе, немец язучысы (1806-1884) Прокурор һөҗүмнәре Татарстан мәктәпләренең укыту планнарына тарихта моңарчы беркайчан да күрелмәгән куәт белән ябырылды. Уку елы кызган мәлдә бит әле! Әлеге план һәм пропорцияләрнең Конституциядә язылган нормаларга каршы килмәвен дәлилләгән элекке суд хөкемнәрен санга сукмыйча, булмаган дошманны...

"Милләтнең теленә һөҗүм - аның йөрәгенә һөҗүм ул".
Генрих Лаубе,
немец язучысы (1806-1884)
Прокурор һөҗүмнәре Татарстан мәктәпләренең укыту планнарына тарихта моңарчы беркайчан да күрелмәгән куәт белән ябырылды. Уку елы кызган мәлдә бит әле! Әлеге план һәм пропорцияләрнең Конституциядә язылган нормаларга каршы килмәвен дәлилләгән элекке суд хөкемнәрен санга сукмыйча, булмаган дошманны эзләү шаукымы башланды! Уку процессын хәзер үк үзгәртүне, татар телен мәҗбүри укытуны ашыгыч рәвештә туктатуны таләп итеп, мәктәп директорларына янаулы хат-күрсәтмәләр юлланды. Республиканың барлык мәктәпләрендә дә мәхшәр башланды. Шул исәптән элекке татар мәктәпләрендә дә, гәрчә инде аларда болай да, элекке тыюлардан соң, бары тик тел һәм әдәбият кына ана телендә укытыла иде.
Прокуратура дәһшәте, башбаштаклыкның кара пропаганда белән ашланган туфрагына төшкән агулы орлык кебек, телләр арасында туган дошманлыкның беренче шытымнарын күрсәтергә дә өлгерде. Татар теленнән өч миллион сум акча таләп иткән суд дәгъвасы - моңа тәүге мисал. Аны республиканың дәүләт теле буларак өйрәнүгә сарыф ителгән сәгатьләр өчен компенсация дип дәгъвалап карадылар. Татар милләтеннән булмаган мәктәп балаларын "беркемгә дә кирәксез тел" өйрәнүдән "коткару"ын сәбәп итеп, татар теле Татарстандагы барлык мәктәпләрдән куыла. Ул инде хәзер мәктәптә өйрәнелә торган мәҗбүри предмет түгел, ихтыярый "факультатив" яки һәвәскәр түгәрәк дәрәҗәсендә генә "яшәүгә" "лаек". Тулысынча тыю этабы әле резервта, анысына вакыт җитмәгән. Татарлар һәм Россиянең төп халкы саналган дистәләрчә милләт һәм аларның ана теле крепостной крестьяннар шикелле кол хәленә куелды.
Җаннары әрнегән меңләгән татар теле мөгаллиме бүген укучылары, бөтен гомерен багышлаган яраткан эше белән хушлаша, эштән куылуны көтә. Татарстан мәктәпләренең ана теле белән хушлашуы 2008 елдан, федераль белем бирү стандартларыннан милли-төбәк компонентын алып ташлаган һәм татар мәктәпләрендә дә татар телендә БДИ бирүне тыйган 309 нчы закон көченә кергән көннән башланган иде инде. 2017 елның кара көзендәге әлеге хурлыклы вакыйгалар тарихыбызга татар халкын карагруһчыл милли кимсетүнең кара сәхифәсе булып керер.
Әйтерсең лә безне "вакыт машинасы" моннан йөз елга арткарак алып ташлаган да, бүген янә патша хөкүмәтендәге халык мәгарифе министры А.Н.Шварцның 1908 елгы фәрманы яңгырый: "Необходимо неуклонно отстранять всякие притязания инородцев на какую бы то ни было обособленность и национализацию школы. Руководящим началом должна быть единая русская государственная школа, на всех ее ступенях и для всех без исключения инородцев империи... Во всех учебных заведениях должно неуклонно и строго последовательно проводиться образование и воспитание в духе любви к русской народности и русским идеалам... Школа должна быть национальна и консервативна, и никакие в этом отношении послабления не должны быть терпимы". Әйтерсең лә Россия Министрлар Советы рәисе Петр Столыпин бүген татар теле буенча кабат белдерү ясый: "С 1905 года в среде татар Поволжья стало усиленно развиваться национальное оживление, получившее религиозную окрас­ку, выразившееся и в устройстве мечетей в небольших деревнях, и в открытии школ, и в издании литературных произведений… Повсеместно у татар возрос интерес к просвещению, стремление к сознательной жизни, к национальному самоопределению".
Ә Столыпинның 1909 елгы "татарларның белем алуга омтылышы арту" сәбәпле хөкүмәт "йөкләмәсе" телевизордагы кичәге яңалыкларны хәтерләтә: "... к этой местности с инородческим населением должны быть направлены серь­езные усилия к пресечению национально-татарского натиска. Отказаться от этой борьбы значило бы отказаться от своих вековых исторических задач, отрицательные последствия чего неисчислимы. ... Не подлежит сомнению, что в настоящем деле все правительственные силы должны быть мобилизованы, так как важность государственных задач очевидна". Столыпин "йөкләмәсен" үтәү өчен 1910 елда "Идел буе төбәкләрендәге татар-мөселман йогынтысына каршы тору чараларын әзерләү буенча махсус киңәшмә" төзелә. Безнең көннәр белән чагыштыру өчен, аның 11 пунктында тәкъдим ителгән "чаралар" гыйбрәтле: "Устранить из конфессиональных мусульманских школ (мектебов и медресе) предметы преподавания общего характера, в том числе и русский язык, ограничив программу преподавания в означенных школах исключительно предметами, относящимися к изучению мусульманского вероучения, подчинив их в отношении соблюдения этого требования к общему учебному надзору". ("Гасырлар авазы"-"Эхо веков", № 3/4, 1998 ел, 71-72 битләр).
Тыелган татар теле сәгатьләрен эзләп үткәрелгән бүгенге прокурор рейдлары һәм Столыпинның "татарларның белем алуга омтылышын тыюга" "хөкүмәт көчләрен тартуы" заманнарны кыска ялганыш белән тоташтырып куйды.
ТЕЛ ГАУГАСЫ НИЧЕК БАШЛАНДЫ СОҢ?
Президент В.Путинның Йошкар-Олада туган телләр турында ычкындырган репликасы һәм бу җәһәттән "тәртип урнаштырырга" йөкләмә бирүе - Татарстанда тел опричнинасы ялкынын кабызган чаткы менә шул.
Ә бит Президент Путинның туган тел турында башка белдерүе дә хәтердә әле: "В заключение, что бы я хотел сказать по поводу изучения национального языка. Полная дурь и бред, если кто-то, где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия - сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства ... Многие языки у нас под угрозой исчезновения. Мы должны принимать особые меры для того, чтобы сохранить культурное наследие нашей страны… Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка".
Бу В.Путинның Бөтендөнь­я татар конгрессының III съездында 2002 елның 30 августында сөйләгән чыгышыннан. Ул чакта Конституция гарантының тел башбаштаклыгына биргән мондый катгый бәясе карагруһчыл дуамаллыкка хөкем буларак яңгыраган иде! Шулай ук илдәге рус булмаган барлык халыкларның телгә хокуклары закон белән яклануга өмет буларак да күңелләрне җылыткан иде. Әмма соңрак нәкъ киресенчә килеп чыкты. Белем бирү стандартларыннан милли компонентның алынуы һәм ана телендә укыта торган мәктәпләрдә БДИны шул телдә бирүне тыю белән Путин әйткән "ахмаклык һәм саташу" ("дурь и бред") федераль законнар һәм административ закон актлары статусын алды. Дәүләтнең Россия Федерациясендә яшәүче төп милләтләрне үз телләреннән баш тартуга көчләп мәҗбүр итүе дәүләт милли сәясәтенең дәвамына әйләнде.
Әйе, бу инде чын сугыш иде! Нәкъ аның классик билгеләмәсендәгечә: "Сугыш ул - сәясәтне башка, мәҗбүри чаралар белән дәвам итү". Әлеге "формуланы" Карл Филипп Готтлиб фон Клаузевиц чыгарган, "мәҗбүри" сүзен исә В.Ленин өстәп куйган. Сугышлар төрле була: "кайнар" һәм "салкын", икътисади, мәгълүмати, һәм хәтта "гибрид". Әмма "ахмаклык һәм саташу" милли сәясәтнең тиранчыл дәвамына әйләнә икән, формула буенча, телләргә каршы ахмак һәм саташулы сугыш килеп чыга. Россия XXI гасырга нәкъ менә шуның белән аяк басты.
Рус телен татар "изүеннән" "коткарырга" җан талашучыларның оятына, хәтта XIX гасырда Россиядәге рус булмаган халыкларны христианлаштыру һәм руслаштыру реакцион системасын төзегән Николай Ильминскийның да татар теленә хөрмәте хәзерге рус телен "яклау­чыларга" караганда зуррак булган. Оренбург гимназиясендә татар теле укытылуга мөнәсәбәтен ул менә шулай белдергән:
"Напрасно думают, что татарский язык совершенно бесполезен в образовании. Напротив, он способен упражнять и развивать мышление, подобно латинскому языку. Принадлежа к особому, так называемому урало-алтайс­кому семейству, татарский язык имеет устройство совершенно от европейских языков. Законы татарского языка своеобразны, но немногосложны, последовательны и логичны. Чтобы ими пользоваться, нужно отчетливо понять их, по немногосложности и последовательности...
Для русских детей, составляющих большинство воспитанников Оренбургской гимназии, также необходимо начать изучение татарского языка с раннего возраста...
Чиновнику, занявшему значительное место в Оренбургской губернии, знание туземного языка будет полезно, потому что непосредственно сблизит его с инородцами и даст прямо видеть их нужды и положение". ("Материалы по истории образования и просвещения народов Волго-Уралья в рукописных фондах Н. И. Ильминского". Казань, 2015 ).
Бүгенге тел гаугасының башы - белем бирү стандартлары турында 2007 елда кабул ителгән 309 нчы федераль законда. (Сүз уңаенда, анысы да Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның бертавыштан хуплавы белән кабул ителгән). Мәктәптә белем бирү дәүләт стандартларының өчкомпонентлы структурасы бетерелү һәм аннан милли-төбәк компонентының алынуы белән, рус булмаган халыкларга туган тел һәм әдәбият укыту, халыкның тарихын һәм мәдәниятен өйрәтү дәүләт стандартларына, ягъни законга туры килми булып чыга. Милли-төбәк компоненты кысаларында укытыла торган предметлар буенча төбәкләр һәм республикалар үз дәреслекләрен бастыру хокукыннан мәхрүм ителә.
Асылда, 309 нчы закон милли мәктәпләрне үлемгә хөкем итә, БДИны туган телләрдә бирүне тыю, рус телен ана теле дәрәҗәсендә белүне таләп итү исә хөкемне - үлем җәзасын гамәлгә ашыру булып тора. Инде бөтен татар мәктәпләре дә диярлек рус телендә генә укыта.
Нәкъ менә 309 нчы закон федерализм һәм Россия Федерациясе халыклары бердәмлеге астына билгеле бер вакыт узгач шартлый торган бомба буларак салынды.
Мәктәп программаларына туган телләрне ФДББС таләп иткән күләмдә өйрәнүне кертү, туган тел өйрәнүгә сәгатьләр бүлү ведомстволар карамагына калдырылды. Әлеге ведомстволарның норматив актлары, бүген рөхсәт ителгән ике сәгать татар теле укыту иртәгә бер сәгатькә калдырылырга, берсекөнгә исә бөтенләй бетерелергә мөмкин. 309 нчы закон ФДББС һәм укыту планнарында сәгатьләр нормаларын да, яки аларның булмавы өчен җаваплылыкны да билгеләми. Башбаштаклык өчен чиксез мөмкинлекләр ача бу закон!
Шунлыктан, әлеге алдан санап кителгән тел чикләүләрен, тыюларны һәм, беренче чиратта, 309 нчы законны юкка чыгармыйча һәм дәүләт белем бирү стандартларында милли компонентны торгызмыйча, рус телендә укытырга мәҗбүр ителгән милли мәктәпләрнең элекке статусын кире кайтармыйча, рус булмаган халыкларның туган телләрен укыту турындагы мәсьәләне хәл итү принципта мөмкин түгел! Аларны кайбер дәүләт түрәләре белән генә сөйләшеп хәл итәргә маташу - гаепсез хөкем ителгән кешене иреккә чыгару турында төрмә башлыгы һәм каравылчылары белән генә сөйләшүләр алып бару кебек бит ул. Шуңа күрә тел мәсьәләсен "сәясиләштерүдән туктауга" өндәүләр урынсыз. Чөнки Россия Федерациясендәге тел вәзгыятенең катлаулануында Татарстан да, РФ нең башка рес­публикалары да гаепле түгел. "Сәясиләштермәскә" өндәү - хәзерге карагруһчыл вәзгыять белән килешүгә өндәү; димәк, бу өндәү үзе дә сәясәт булып тора.
Тел мәсьәләсе - 100 процентка сәяси мәсьәлә ул. Халыкларның мәктәп-тел хокукларын һәртөрле законлы һәм административ чаралар белән чикләү - шул карагруһчылыкның асылы. Бүген Татарстанда тел мәсьәләләрен хәл иткәндә, киресенчә, сайланган сәясәтчеләребезнең сәясиләшүе җитми. Мәсәлән, нигә әле Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына сайланган депутатларның һәркайсына аерым-аерым һәм үзенең альтернатив закон проекты варианты белән чыгыш ясамаска һәм федераль белем стандартларының 2007 елда гамәлдән чыгарылган өчкомпонентлы структурасын кабат торгызуны таләп итмәскә? Закон чыгару инициативасы - аларның хокукы бит!
Ни өчен һәркайсына аерым чыгыш ясаргамы? Чөнки бер үк мәсьәлә буенча барлык альтернатив закон проект­лары бергә карала, аларның һәркайсының авторына доклад ясауга, сорауларга җавап бирүгә һәм йомгак­лау сүзенә бер үк күләмдә вакыт бирелә. Ягъни, шул рәвешле бөтен Думаны проблеманың асылына төшендерерлек һәм аның җимергеч куәтен аңлатырга җитәрлек вакыт отып булыр иде. Моннан тыш, депутатның парламент йөкләмәсенә, депутат сорау­ларына, вазифаи затларны "хөкүмәт сәгатенә" чакыруга хокуклары бар.
ГАМӘЛДӘГЕ ТЕЛ ВӘЗГЫЯТЕН НИЧЕК ҖАЙЛАРГА СОҢ?
Проблеманы оештыру-техник яктан хәл итү бик гади. Проблема - бары үз илеңдәге халыкларга, аларның теленә, мәдәниятенә, традицияләренә, дәүләт ихтыярына хөрмәт кытлыгында. Ә хөрмәтне кайтару өчен бу гамәлләр кирәк: 1) белем бирү стандартларыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдыру турында 2007 елда кабул ителгән 309 нчы федераль законны гамәлдән чыгару; төшереп калдырылган милли-төбәк компоненты кысаларында укытылган туган тел һәм әдәбият, милли мәдәният, татар халкы тарихы дәресләрен тулы күләмендә торгызу; 2) РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәктәпләрдә укучыларга БДИны туган телләрендә бирүне тыйган 362 нче боерыгын (2008 ел, 28 ноябрь) гамәлдән чыгару; 3) рус мәктәпләрендә укымаучылардан рус теленнән имтиханны туган тел дәрәҗәсендә түгел, бәлки милли мәктәпләрдә таләп ителә торган дәрәҗәдә бирдертү; 4) Татарстандагы һәм Татарстаннан читтәге соңгы елларда мәҗбүриләп русча укытуга күчерелгән йөзләрчә татар мәктәбенә милли статусны кире кайтару һәм аларда кабат татар телендә укыта башлау; 5) ябылган педагогика институтларын ачу һәм татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүне кире кайтару; 6) Татарстанның кайбер югары уку йортларында (медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария, төзелеш...) милли (нигездә, гуманитар) бүлекләр (кафедралар) ачуга каршы килмәү; 7) бик соңга калып булса да, 1995 елда (!) Татар дәүләт милли университетын ачу турындагы Татарстан Республикасы Югары Советының 1994 ел, 20 июль карарын, ниһаять, гамәлгә кертү. Һәм артка чигенмәскә, хәсрәткә батмаска, рухны төшермәскә, өметне өзмәскә кирәк - шул чагында гына без дәгъвалаган һәр таләп тормышка ашачак! Чөнки безнең дәгъваларыбыз хаклы, законлы, гадел һәм башка беркемнең дә хокукларын кысуга юнәлтелмәгән.
Болар эшләнә калса, милли мәктәп­ләрне тәмамлаучыларга рустелле югары уку йортларында укуларын дәвам итү мөмкинлеге бирелсә, бернинди бәхәсләрсез һәм дәгъваларсыз гына республиканың башка барлык мәктәпләрендәге телләр нисбәтен дә билгеләп булыр иде. Милли мәктәп­ләрдә алынган белемнең рус телле югары уку йортларында укуны дәвам итәргә җитәрлек булмавы турында сүзләр - күрәләтә ялган.
Безгә тарих сабак бирмәгәнме?
Ил тарихында мәктәпләргә, шул исәптән милли мәктәпләргә дә, абсолют кагылгысыз чор булган. Сугыш вакытында. Мин - сугыш чоры баласы. 1944 елда мәктәпкә укырга кердем. Безнең Азнакай районындагы 40 хуҗалыклы Актүбә авылында башлангыч мәктәп кенә бар иде. Татар мәктәбе. Мәктәп бинасы - ике бүлмәгә бүленгән гади авыл йорты. Мәктәп штатында - ике укытучы гына. 1944-1945 уку елы. Мәктәп бер сменалы, ике бүлмәдә икешәр сыйныф утырабыз. Кышкы суыкларда яки укытучыларның берсе авырып китсә, дүрт сыйныф та бер бүлмәдә укыйбыз. Барлык күрсәтмә материал - иске глобус та таушалып беткән бер-ике географик карта. Дәрес­лекләр юк диярлек. Бөтен уку елына бер тапкыр бирелә торган икешәр дәфтәр, икешәр корыч каләм... Язу карасын корымнан ясыйбыз. Бөтен илдә мәктәпләрдә хәл шундыйрак иде. Әмма илдәге бөтен көч дошманны җиңүгә юнәлтелгән, каләмгә дигән корыч та фронт ихтыяҗларына җибәрелгән чакта да сыйныфларны тыгызлап, рус булмаган телләрне катгый нормаларга буйсындырып, туган телдә имтихан бирүне тыеп, милли мәктәпләрне ябып яки санын киметеп, мәктәпләрне "оптимальләштерү" фикере берәүнең дә башына килмәгән. Ә хәзер әйдәгез, мәктәпләрдәге бүгенге вәзгыятьне 1941-1945 елларга күчерүне күз алдына китереп карыйк әле. Милли мәктәп­ләрдә рус телендә генә укыту, туган телдә имтиханнар бирүне тыю, милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләүне туктату, ана телләрендәге "артык" сәгатьләрне эзләп прокурор рейдлары үткәрү, татар теле һәм рус булмаган башка милләт телләре укытучыларын меңәрләп кыскарту... Милли мәктәп­ләрдә милли телләрне мәҗбүри укытуга рөхсәт алуга өметләнеп көннәр буе башкала түрәләренең кабул итү бүлмәләрендә утыручы союздаш һәм автономияле республикалар министрларын күз алдына китереп карыйк әле... Мондый карагруһчыл вакханалия тылда һәм сугыш кырында нинди кәеф тудырыр иде икән? Фронттагы төрле милләт халыкларының сугышчан туганлыгы, армиянең әхлакый рухы нишләр иде? Тылда көнне төнгә ялгап эшләүчеләр моны ничек кабул итәр иде? Җавапны күзаллавы кыен түгел: бу Советлар Берлеген җиңелүгә китерер иде. Ә хәзерге хәлләрне ничек аңлатырга? Безнең барыбызны да һәм илебезне нинди упкынга әзерлиләр? Авыр заманнар хәтердән җуелып, халыклар бердәмлеге тарих сәхифәләрендә генә калдымыни инде?
Фәндәс САФИУЛЛИН.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев